Accessibility links

Кайнар хәбәр

Матвиенко Русиянең кайбер төбәкләрен берләштерергә кирәк диде


Валентина Матвиенко
Валентина Матвиенко

"Төбәкләрнең исемен атамыйм, әмма минемчә берләштерү кирәк булган төбәкләр бар, алар бер-берсен икътисади һәм социаль яктан тулыландырыр иде. Моның вакыты җитәчәк", дигән Матвиенко.

Төбәкләрне эреләндерү - илнең нәтиҗәлелеге мәсьәләсе һәм бүген кайбер төбәкләрнең берләшүгә "ихтыяҗы бар". Бу хакта "Новости" агентлыгы белән сөйләшкәндә Федерация шурасы рәисе Валентина Матвиенко әйткән. Аның сүзләренчә, мондый карарларның да вакыты киләчәк.

Матвиенко белгечләр бу мәсьәләдә даими фикер алыша, тик сәясәттә әле моның турында сөйләшмиләр ди.

"Төбәкләрне эреләндерү - илебезнең нәтиҗәлелеге мәсьәләсе, тик бу карарлар бары тик икътисади, фәнни нигезләүләрдән соң гына кабул ителергә тиеш", дигән ул.

Түрә сүзләренчә, халык саны билгеле бер дәрәҗәдән кимрәк булган төбәкләр икътисадны үстерми. Бюджет оешмаларында, тәртип саклау оешмаларында эшләүчеләр, түрәләр бар, ә икътисадны үстерү өчен кирәкле ресурслар юк, ди ул. Матвиенко халык фикерен дә исәпкә алырга кирәк ди.

"Төбәкләрнең исемен атамыйм, әмма минемчә эреләндерү, берләштерү кирәк булган төбәкләр бар, алар бер-берсен икътисади һәм социаль яктан тулыландырыр иде. Моның вакыты җитәчәк", дигән Матвиенко.

Бүген, 24 апрельдә Федерация шурасы пленар утырышында Русия фәннәр академиясеннән ил киңлеген үстерү концепциясен әзерләүгә катнашуын сораячак. Матвиенко фикеренчә, бу концепциядә иң төп бүлекләрнең берсе - Русиянең бүленеше турында булырга тиеш. Аерым алганда "кешеләр, икътисад һ.б. өчен иң яхшы нәтиҗәләргә ирешү максатында нинди төбәкләрне берләштереп булуы" дәлилләнергә тиеш.

2021 елда Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Марат Хөснуллин да төбәкләрне берләштерергә тәкъдим итте.

"Әлегә бу минем шәхси фикерем, рәсми позиция түгел. Ул хөкүмәт белән килештерелмәгән. Минемчә, безгә 85 төбәк (аннексияләнгән Кырым һәм Акъярны кертеп – ред.) кирәкми. Иң элек эшне шуннан башларга кирәк. Минем Яһүд автономияле бүлге белән шөгыльләнәсем килми. Аны Хабаровски крае белән берләштерергә кирәк һәм губернатор шуның белән шөгыльләнсен. Яки Курганны алыйк. Ни өчен 190 километр ара гына булуына карамастан, курганнар төмәннәрдән начаррак яшәргә тиеш? Берсенең нефтьтән кереме бар, икенчесенең – юк. Нәрсә, алар башка ил кешеләреме?", диде ул.

Шул ук вакытта бер ел элек кенә, 2020 елның февралендә Хөснуллин Русия төбәкләрен берләштерү тәкъдимнәрен "провокацион" дип атаган иде.

"Бернәрсәне дә берләштерергә кирәкми. Бүген эшләргә теләүчеләрнең бөтен мөмкинлекләре бар: милли проектлар бар, идарә итү структурасы бар. Үзара бәйләнеш юлларын табарга кирәк ", дигән иде Хөснуллин вице-премьер итеп билгеләнгәннән соң беренче интервьюсында.

Сәясәт белгече Руслан Айсин элегрәк төбәкләрне берләштерү фикеренә Татарстан каршы чыкканга хәзер Хөснуллинга әйттергән булулары ихтимал дип фикер белдергән иде.

"Бу мәсьәлә хакимият даирәләре тарафыннан инде берничә тапкыр күтәрелде. Алексей Кудринның (Русия хисап пулаты рәисе) берничә тапкыр әйткән фикерләре бар. Җириновский (ЛДПР башлыгы) һәм башка депутатлар да әйткәләде. Шулай итеп алар халыкның реакциясен карый. Бу юлы татар кешесе исеменнән әйттерделәр", диде ул.

  • Татарстанны күрше төбәкләр белән кушып, Идел буе агломерациясе булдырырга мөмкиннәр. Аның үзәге булып Татарстан тора ала. Әлеге тәкъдим белән 2022 елда Русия хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин Татарстан хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә чыкты. Ул моннан республика отачак дип кат-кат ассызыклады. Рөстәм Миңнеханов моның белән ризалашып, эшче төркем оештырырга тәкъдим итте. Ул Татарстан янәшәсендәге төбәкләрне, аеруча Башкортстанны телгә алды.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG