Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кудрин Татарстанны күрше төбәкләр белән берләшеп агломерация корырга чакырды


Алексей Кудрин
Алексей Кудрин

Ул Татарстанның көче җитәрлек түгел дип саный.

Татарстанга Идел буе төбәкләре белән берләшеп, агломерация булдырырга тәкъдим ителде. Бу хакта 21 гыйнварда Русия хисап пулаты рәисе Алексей Кудрин Татарстан хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә белдерде. Утырышта республика президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

"Татарстанда 3,8-4 миллион кеше яши. Русиянең язмышын халыкара дәрәҗәгә туры килә торган зур агломерацияләр хәл итәчәк. Татарстанның нәтиҗәле, энергияле һәм максатчан булуына карамастан, көче җитәрлек түгел. Моның өчен 8, 9, 12 миллион кеше яши торган төбәк кирәк. Бу очракта ул яшәү сыйфаты туры килә торган халыкара үзәк була ала", диде ул.

Кудрин Миңнехановка Идел буе агломерациясе турында уйланырга чакырды.

"Бу агломерация Татарстан мәнфәгатьләренә дә туры килә. Шәһәрләр елга буенда урнашкан. Сез моннан базар һәм хезмәт ресурсы алачаксыз. Әлеге агломерация эчендә көчле үзәк булачаксыз", диде ул.

Рөстәм Миңнеханов эшче төркем булдырырга тәкъдим итте.

"Түбән Новгород, Самар, аеруча Башкортстан, Сембер янәшәдә, Чуашстан, шулай ук Удмуртия Чаллыдан 150 км гына урнашкан. Тирә-юньнәрне карарга кирәк", диде Татарстан президенты.

— Татарстан моннан отачак, — диде ахырда Кудрин.

— Юк, моннан Русия отачак һәм без дә, — дип җавап кайтарды Миңнеханов.

2017 елда Алексей Кудрин Казан, Самар һәм Семберне бер агломерациягә берләштерү тәкъдиме белән чыккан иде. Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов Татарстан беркем белән дә берләшергә җыенмавын әйтте.

Төбәкләрне берләштерү тәкъдимен узган ел Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Марат Хөснуллин яңгыратты. Ул Русиягә 85 төбәк кирәкми дип белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG