Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европада Обамамания


АКШ президентлыгына демократлар намзәте Барак Обама бу атнада Европа буенча сәфәрен дәвам итә. Европада да Обамамания таралырмы?

Обама Германияга килер алдыннаң илнең танылган “Der Spiegel” журналы “Германия Суперстар белән очраша” дигән баш исем белән Обама фотосын бастырып чыгарды.

Әйе, хәзер Европада Обаманың исеме Бушныкыннан eшрак телгә алына башлады. “Обамамания” агымы хәзер Европаны да урап алды. Белгечләр, демократ сенаторның сайлануы Европа халкы арасында АКШка карашны үзгәртәчәк, дип фаразлый. Чөнки АКШ тарихында беренче тапкыр африкан-америкалы берәү Ак йортка сайланачак. Моның белән европалылар Американың демократия сәясәтенә карата ихтирамнарын яңадан арттырачак, дип фаразлана. Ягъни бу адым европалылар арасында Американың асыл сәяси нигезен тәшкил иткән демократия һәм иреклек көчен тагын бер тапкыр искә төшерәчәк.

АКШ белән Европа арасындагы мөнәсәбәтләр өлкәсендә белгеч һәм Германия тышкы мөнәбәтләрендә АКШ сәясәтчесе Йосеф Брамл, Обаманың тормыш юлы европалыларга кызык булуын әйтә. Ягъни аның әтисенең Кеньядан килеп, Кансаста яшәгән ак тәнле бер хатынга өйләнүе һәм Обаманың бу ике үзгә милләттән булган гаиләдә тууы, европалылар арасында кызыксыну уятты, ди Йосеф Брамл.

“Америка - демократия, иреклек һәм моны барлыкка китергән мөмкинчелекләре белән мәшһүр ил. Ягъни анда президент, яисә югары урыннарны биләү өчен әтиегезнең сенатор, яки гаиләгезнең бай элитадан булуы шарт түгел. Обаманың тормыш юлы Америка хыялына туры килә. Ягъни кешенең нинди гаиләдә тууына карамастан, "тырыш кеше ул, максатына ирешер" төшенчәсе өстенлек итә. Бу Hollywood сәхнәләрендә eш кабатланган һәм без күрергә теләгән сценарий”, дип белдерде Йосеф Брамл.

Белгечләр әйтүенчә, европалылар АКШка ике күзлектән карый:

1. Көндәшлек өчен бер-берсен ашаучы, башкаларны ихтирам итмичә үз мәнфәгатен генә кайгыртучы.
2. Теләгәнчә иреклек, киң күләмдә ачык мөмкинчелекләр һәм "без булдыра алырбыз" төшенчәсе гамәлгә ашкан ил.

Европалылар өчен Обама күбрәк Кеннеди мисалында - яңалык керткән шәхес буларак кабул ителә. Йосеф Брамл әйтүенчә, Обаманың гади тормышы, европалыларда аңа карата уңай караш тудыра.

“Шәхес буларак Обама Кеннедидан да кызыграк, кешеләр алдында ул үзенчәлекле тормыш мизгелләрен сөйли ала. Кеннеди бай гаиләдә үскән, бу европалылар өчен бик гадәти күренеш. Обаманың исә үзгә бер тормыш юлы бар”, Германия тышкы мөнәбәтләрендә АКШ сәясәтчесе Йосеф Брамл.

Европада уздырылган фикер билешү нәтиҗәләренә караганда, ноябрь аeнда АКШта булачак сайлауларда катнашу мөмкинчелегегез булса, кемгә тавыш бирер идегез дигән сорауга, Франциядәге өлкәннәрнең 64 % "Обамага" дип җавап кайтарган. Шулай ук, Обаманы сайлаганнар саны Алманияда - 62 % , ә Англиядә - 60 %.
XS
SM
MD
LG