Accessibility links

Путин инаугурациясе көнне Мәскәүдә һава һөҗүменнән саклаучы куәтле җайланмалар куелачак


Владимир Путин
Владимир Путин

Шулай ук бу көнне "Вагнер" сугышчыларына урамга чыкмаска кушканнар.

Русия хакимиятләре 7 май - Владимир Путин инаугурациясе алдыннан иминлек чараларын көчәйтәчәк. Моның өчен Мәскәүгә һава һөҗүменә каршы өстәмә системнар китерәчәкләр, ә шәһәр үзәгендә пилотсыз очкычларны бастыру өчен куәтле радиоэлектрон көрәш чаралары куелачак. Бу хакта "ВЧК-ОГПУ" Telegram-каналына хәбәрдар булган чыганаклары сөйләгән.

Моннан тыш, канал чыганаклары әйтүенчә, полиция кешеләр күпләп җыеласы урыннарга, машина юлларыга якын булган бөтен торак йортларны да тикшереп чыгарга тиеш.

Моның белән беррәттән "Вагнер" хосусый хәрби ширкәтенең элемтәдә калган бөтен сугышчыларына да кураторлары аша 7 май көнне өйдән чыкмаска кушылган. Аларга җәмәгать урыннарына чыгу, зур төркемнәр белән йөрү, камуфляж, шеврон һәм бүләкләрен тагып күзгә күренү тыелган.

  • Путин быел бишенче тапкыр президент итеп сайланды. Үзәк сайлау комиссиясе мәгълүматынча, анда Путин 87,28 процент тавыш җыйды.
  • Шул ук вакытта белгечләр Путинга кәгазь бюллетеньнәр белән бирелгән кимендә 22 млн тавышны хәрәмләшеп биргән булулары бар дип саный.
  • Узган атнада Европарламент Путинны легитим президент итеп танудан баш тартты. Кабул ителгән резолюция текстында Русиядә узган сайлаулар "фарс" дип атала, ә Путин турында әйткәндә махсус рәвештә "президент" сүзен кулланмыйлар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG