Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 23:06

Моннан 65 ел элек җәберләнеп ватаннарыннан сөрелгән кырымтатарлары Кырымда үз җирләрен таләп итә.

Киевтагы протест чараларына 88 көн тулды. Хөкүмәт бинасы алдына җыелган халык барабаннар кагып, үз шигарьләрен кычкырып торды. Кырымның төп халкы булган кырымтатарлары II дөнья сугышы вакытында сөргенгә җибәрелгәндә дәүләт тарафыннан тартып алынган җирләрнең кире кайтарылуын сорый.

Ләкин аларның протестына рәсмиләр тарафыннан бер нинди кызыксыну яисә реакция булмаган.

Mахсус комитет эше

Украина президенты Ющенко бу мәсьәләне чишү өчен былтыр махсус комитет булдырган иде. Комитетны җитәкләгән Табигатьне саклау министры Володимир Хаптар, бу мәсьәлә тиз арада чишеләчәк дип ышандырып, протестчыларга өйләренә кайтырга тәкъдим итте.

"Безнең эш бик авыр. Башта җирләр кайтарыласы кешеләрне теркәргә кирәк. Кырымтатарлары үз фикерләрендә ныклы тора, ләкин бу мәсьәлә көч һәм протест белән чишелә алмый", ди ул.

Совет диктаторы Сталин 1944 елдагы дөнья сугышында кырымтатарларын нациларгә ярдәм итүдә гаепләп, Кырымнан сөрергә кушкан иде. Аларга нибары 1980-нче елларда гына яңадан ватаннарына кайтырга рөхсәт ителде.

"Үз җиребезне таләп итәбез!"

Үзбәкстанда тоган кырымтатар артисты Исмәт Шәйехзадәнең гаиләсе - Кырымга кире кайткан гаиләләрнең берсе. Ләкин аларга мөгамәлә әле дә яхшылардан түгел.

Исмәт бу турыда: "Әни туган һәм сөргенгә кадәр яшгән өйдә хәзер 5 рус гаиләсе яши. Белогорскидагы әтиләрнең өендә дә инде рус гаиләләре яши. Без бу өйләрне кире ала алмыйбыз, бу зур низаг тудырыр иде. Без килешеп һич югы буш җир бирелүенә дә риза, ләкин тирә яктагы халык моны аңламый, алар татарларны хөкүмәттән үзләренә махсус җир сорый дип уйлый", ди ул.

Кырымтатарлары Кырым халкының 12 % тәшкил итсә дә, алар эшне шактый оешкан төстә алып бара.

Фикер аермaлыгы

Кырымтатарлары 18 майда беренче тапкыр Бөтендөнья кырымтатар корылтаена җыелып, сөргеннең 65 еллыгын искә алды. Корылтай белән бер үк вакытта 20 мең протестчы Акмәчеткә хокукларын таләп иткән йөрешкә чыкты.

Ләкин хокукларны таләп итү мәсьәләсендә кырымтатарлары арасында фикер аерымaлыгы күренә.


Кырымтатар мәҗлис башлыгы Мустафа Җәмилоглу, Киевтагы протестчыларга ризасызлыгын белдерде, ул мондый мәсьәләне дипломатик юллар белән хәл итүне хуплый.

"Без моңа башыннан бирле каршы чагабыз. Без моны махсус комиссиягә тапшырдык һәм алар бу мәсьәләне карый. Кемнеңдер барабан кагып хөкүмәт бинасы алдында кычкырып йөрүдән мәсьәлә чишелмәячәк", ди ул.

XS
SM
MD
LG