Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ике айдан артык кайдалыгы билгесез. Кырымтатарларның хәбәрсез югалуы дәвам итә


Кырымтатарлар Сервер Алиев һәм Фархад Солиевның инде ике айдан артык кайдалыгы билгесез. Аларны узган елның ноябрендә машинага утыртып алып китәләр.

Кырымның Акьяр (Севастополь) шәһәрендә былтыр 3 ноябрьдә хәбәрсез югалган Сервер Алиев һәм Фархад Солиев хакында һаман бер мәгълүмат юк дип белдерә аларның туганнары. Адвокатлар һәм хокук яклаучылар Русия полициясенә, тикшерү комитеты, ФСБга мөрәҗәгать итә, мәхкәмә сайтларын тикшереп тора, ләкин егетләрнең кайдалыгы әлегә билгеле түгел.

33 яшьлек Сервер Алиев белән бергә югалган 22 яшьлек Фархад Солиев Акъярда ялланган фатирда бергә яшәп, төзеләштә эшләгәннәр. 3 ноябрьдә аларны ФСБ машинасына утыртып алып китәләр. Бу хакта Солиевның әнисе Ленара Сейдалиева сөйли. Мин җыйган барлык мәгълүмат улымны ФСБ хезмәткәрләре тарафыннан тотылуын күрсәтә, ди ул.

"Мин улыма карата канунсыз тикшерү, җәзалау ысулларын кулланалар дип борчылам, шулай ук аның сәламәтлеге өчен генә түгел, ә аның тормышы өчен дә куркам", — дип сөйләде Ленара Сейдалиева.

Серверның апасы социаль челтәрләрдә болай дип язды: "Минем энем Сервер Алиев хәбәрсез югалды. Ул 2023 елның 3 ноябрендә иртәнге 8:30да Акъярның Ерошенко урамында була. Күзәтү камерасы видеоязмасына караганда, Сервер билгесез кешеләр белән бергә фатирдан чыккан. Без аның кайда икәнен белмибез".

"Кырым теләктәшлеге" иҗтимагый оешмасы белдерүенчә, адвокат Эдем Семедляев Фархадның кайдалыгын белергә теләп, Эчке эшләр министрлыгының Акъяр тикшерү идарәсенә мөрәҗәгать иткән. Җавапта аның кайда булуы турында мәгълүмат юк дигәннәр. Акъяр тикшерү бүлеге башлыгы урынбасары Р.Дегтярев белдерүенчә, Солиевны Акьярның полиция бүлекләренә китермәгәннәр, аңа карата бернинди тикшерү эше дә ачылмаган, мәхкәмәләрдә аны кулга алу ордеры юк.

Адвокат Лиля Гемеджи хәбәр иткәнчә, алар бу мәгълүматны Солиев урланганнан соң бер ай узгач кына белә алганнар. Адвокатлар күп кенә оешмаларга, аерым алганда Русия эчке эшләр министрлыгына, Русия хәрби прокуратурасына, ФСБга мөрәҗәгать иткәннәр, әмма беркем дә җавап бирмәгән. Бер тапкыр гына Фархад Солиевның әнисенә шалтыратып, нинди документлар күрергә теләвен сораганнар.

Русия эчке эшләр министрлыгы, ФСБның тоткарланганнарны 15 көнгә тоткарларга хокукы барлыгын искәртеп, урлауны тикшерүдән баш тарткан.

Хәбәрсез югалганнарны эзләү белән шөгыльләнүче "Лиза Алерт Крым" волонтерлар хәрәкәте Солиев белән Алиевны эзләргә керешкән иде, ләкин соңрак полиция хезмәткәрләре аларның кайда булуын белә дип эзләү эшләрен туктатты. Шул ук вакытта, адвокатлар сүзләренчә, Кырым мәхкәмәләренең интернет сәхифәләрендә урланган кырымтатарлар турында бернинди мәгълүмат та урнаштырылмаган, аларны сак астында тоту үзәкләрендә һәм тикшерү изоляторларында эзләү омтылышлары нәтиҗә китермәгән.

Шуны да әйтергә кирәк, Фархад Солиевның югалуы турында "Кырым теләктәшлелеге"нең интернеттагы битендә язып торсалар, Сервер Алиев турында мәгълүмат күренми. Аның туганнары "Кырым теләктәшлеге" белән хезмәттәшлек итүчеләрне тагын да ныграк җәзалаудан, озак мөддәткә төрмәгә утыртыртудан куркып, Сервер турында бу оешмага мөрәҗәгать итәргә ашыкмыйлар дип сөйләделәр Азатлыкка.

Украина президентының Кырымдагы даими вәкиле Тамила Ташева 2023 елда вәкиллек эшенең нәтиҗәләренә багышланган брифинг вакытында 2023 елның декабрь ахырына Кырымда яшәүчеләргә карата сәяси сәбәпләр белән ирегеннән мәхрүм итүнең 191 очрагы теркәлгән, шуларның 123е кырымтатарлар дип белдерде.

Былтыр 19 декабрьдә БМО гомум мәҗлесе аннексияләнгән Кырымда һәм Акъярда кеше хокуклары белән бәйле вазгыять турында яңартылган резолюция кабул итте. Бу инде сигезенче шундый документ һәм аны 78 әгъза-ил хуплады.

"Быелгы резолюция вакытлыча оккупацияләнгән барлык территорияләрне үз эченә ала. Анда оккупантларның җинаятьләре турында яңартылган фактлар бар. Беренче чиратта, дуамалга кулга алынулар һәм кешеләрне канунсыз сак астында тоту турында. Резолюциядә Русиянең авыр җинаятьләрнең берсенә – украин балаларын урлауга аерым басым ясала, бу массакүләм һәм системлы күренешкә әверелә. Бу резолюция аларны яклауга, Украинага кайтаруга һәм гаиләләре белән яңадан берләшүгә юнәлдерелгән", белдерде Украина тышкы эшләр министры урынбасары Эмине Джеппар.

Резолюциядә аерым алганда Украинаның вакытлыча оккупацияләнгән территорияләрендә кеше хокуклары белән бәйле хәлне күзәтүне тәэмин итү, кеше хокуклары бозылуны җентекләп документлаштыру турында язылган.

БМОның кеше хокуклары югары комиссары Фолкер Түрк үз чыгышында 2022 елның февраленнән Русия армиясе контролендә булган тыныч җирләрдә сивил халыкны җәзалауның 142 очрагы ачыкланганын сөйләде.

"Без тоткарланганнарга карата җәзалаулар һәм мәрхәмәтсез мөгамәлә, шул исәптән җенси көч куллануны, шулай ук оккупацияләнгән территорияләрдә хәбәрсез югалуларның күп санлы очракларын документлаштырдык" диде ул.

Киевтагы Кырымтатар ресурс үзәге хәбәр иткәнчә, Русия репрессияләреннән зыян күрүчеләрнең күпчелеге - кырымтатарлар.

"2017 елдан 2023 елга кадәр Русия тарафыннан оккупацияләнгән Кырымда 9 меңнән артык кеше хокуклары бозылу очрагы теркәлгән, шуларның 6400 меңгә якыны - кырымтатарларга каршы", диелә үзәк хәбәрендә.

Белешмә: Кырым аннексиясе

Русия Кырымны 2014 елда канунсыз референдум нәтиҗәләре нигезендә аннексияләде. Тавыш бирү Украина кануннарына каршы килеп һәм Кырымны Русия хәрбиләре үз кулына алгач уздырылды. Киев һәм Көнбатыш илләре моны халыкара хокук нормаларын бозу дип саный. Мәскәү Кырымны Русиягә кушуны "тарихи гаделлекне торгызу" дип атый.

  • 16 март 2014 — Кырымда дөнья танымаган референдум уза
  • 17 март 2014 — бәйсез Кырым республикасы игълан ителә
  • 18 март 2014 — Кырымның Русиягә керүе турында килешү имзалана

🛑Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG