Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш башланганнан соң Русиянең 10 хәрбиен гаскәр турында ялган мәгълүмат таратуда гаепләп хөкем иткәннәр


Даниил Фролкин
Даниил Фролкин

Алар арасында Даниил Фролкин да бар. 2022 елның августында Даниил Фролкин журналистларга Андреевка авылында талаулар һәм тыныч халыкны үтерүләр турында сөйләде. Ул коралсыз украиннарга атарга боерган хәрби җитәкчеләрнең исемнәрен дә атады.

Русиядә илнең барлыгы ун хәрбиен "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" турындагы җинаять маддәсе нигезендә хөкем иткәннәр. Бу хакта Югары мәхкәмә каршындагы мәхкәмә департаменты белешмәләренә таянып "Медиазона" яза.

Журналистлар ачыклавынча, күпчелек очракта хәрбиләрне бергә хезмәт иткән иптәшләре белән сугыш турында сөйләшеп торганнары өчен хөкем итәләр, иптәшләре алар өстеннән әләк яза диелә. Беренче хөкем карары 2022 елда ук чыккан - Камчаткадан Илья Карпенкога 800 мең сум штраф салганнар. Бу җинаять эшенең нечкәлекләре билгеле түгел: хөкем карарын ачык чыганакларга чыгармаганнар.

2023 елда мәхкәмәләр фейклар турындагы маддә нигезендә тагын тугыз хәрбине хөкем иткән. Карелиядәге мәхкәмә Бучадагы хәлләр, тыныч украиннарны ату, Русия солдатларының наркотиклар куллануы турында бергә хезмәт иткән иптәшләренә сөйләгән өчен 20 яшьлек "срочник" Дмитрий Строновка 700 мең сум штраф салган.

Мәхкәмә бу сүзләрне "фейк" дип тапкан, гомумән Русия мәхкәмәләре илнең саклану министрлыгы биргән мәгълүматтан аерылып торган хәбәрләрне "фейк" дип таба.

2017 елга кадәр Украинада яшәгән һәм үзен украин дип санаучы Стронов гаебен таныган диелә.

Даниил Фролкинга исә "гаскәр турында ялган мәгълүмат тарату" турындагы җинаять эше "Важные истории" басмасына әңгәмә бирүе өчен ачылган. 2022 елның августында Даниил Фролкин журналистларга Андреевка авылында талаулар һәм тыныч халыкны үтерүләр турында сөйләде. Ул коралсыз украиннарга атарга боерган хәрби җитәкчеләрнең исемнәрен дә атады.

2024 елда хәрбиләргә каршы ачылган "фейклар" турындагы эшләр әлегә мәхкәмәләргә кермәгән, дип искәртә "Медиазона".

  • "ОВД-Инфо" исәпләп чыгарганча, сугыш башланганнан бирле Русиядә "фейклар тарату" маддәсе нигезендә 270тән артык эш ачылган. Бу җинаять маддәсе нигезендә иң кырыс җәзаны - 11 шәр ел колонияне читтән торып Conflict Intelligence Team-га нигез салган Руслан Левиев һәм блогер Майкл Наки алган.
  • Җинаять кодексына ил гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату турындагы маддәне Мәскәү Украинага каршы сугыш башлаганнан соң керттеләр. Гаскәр турында ялган мәгълүмат тараткан өчен 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре дә бар.
  • "Фейклар" таратуда гаепләп хөкем ителгәннәр Татарстанда һәм Башкортстанда да булды. Әйтик Чаллы шәһәр мәхкәмәсе "ВКонтакте"да калдырган фикерләре өчен Сергей Новокрещенныхны өч ел һәм бер айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм иткән иде.
  • 22 февральдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе сугышка каршы чыккан активист, пенсионер Раиса Болдованы Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә шартлы рәвештә бер ел төзәтү эшләренә хөкем итте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG