Accessibility links

Кайнар хәбәр

Стәрлетамак мәхкәмәсе "фейклар" тарату эше нигезендә активист Раиса Болдованы бер ел төзәтү эшләренә хөкем итте


Раиса Болдова һәм Айдар Хызыров
Раиса Болдова һәм Айдар Хызыров

"Мәхкәмәнең төзәтү эшләренә хөкем итүе, бигрәк тә шундый кыска мөддәткә – мондый хәл беренче мәртәбә булды бугай", ди адвокат Айдар Хызыров. Раиса Болдова исә "хөкем карары шактый йомшак булса да, мин үземне гаепле санамыйм", дип белдерде.

Бүген, 22 февральдә Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе сугышка каршы чыккан активист, пенсионер Раиса Болдованы Русия гаскәре турында ялган мәгълүмат тарату маддәсе нигезендә шартлы рәвештә бер ел төзәтү эшләренә хөкем итте. Бу хакта Idel.Реалии хәбәр итә. Ул эшләгән акчаларның 15 проценты дәүләт файдасына тотылып калачак.

Прокурор активистны тугыз айга төзәтү эшләренә хөкем итеп, ул эшләгән акчаның 15 процентын дәүләт файдасына тотып калуны сораган булган.

"Раиса Болдованы төрмәгә җибәрүне сорамаулары белән канәгатьмен, нәтиҗәдә мондый карар чыкмады да", ди адвокат Айдар Хызыров.

"Минем белешмәләремә күрә, Русиядә "фейклар" белән бәйле 176 эш ачылган, аларның 40тан артыгына хөкем карары чыкты. Мәхкәмәнең төзәтү эшләренә хөкем итүе, бигрәк тә шундый кыска мөддәткә – мондый хәл беренче мәртәбә булды бугай. Тикшерү барышында ясалган хокук бозуларга игътибар итәргә чакырган идек, бәлки бу да йогынты ясагандыр. Бәлки мәхкәмә якланучымның мадди хәлен дә исәпкә алгандыр - ул кечкенә пенсия алып яши", ди ул.

Раиса Болдова үзе исә хөкем карарын шикаять итәчәкме – әлегә хәл итмәгән.

"Хөкем карары шактый йомшак булса да, мин үземне гаепле дип санамыйм. Эш каралу дәвамында беркем дә гаебемнең нидә булуын аңлатмады. Чыганагын күрсәтеп, өземтә китерү өчен хөкем итмиләр", ди ул.

  • Раиса Болдованы интернеттагы язмалары өчен хөкем иттеләр. Эш материалларында әйтелгәнчә, 2022 елның 14 мартында Болдова "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә язма чыгарган, "анда Киевның Оболонски районында Русия снаряды төшеп өлешчә йорт җимерелүе, ике затның үлүе, тугыз кешенең яралануы әйтелә".
  • Шул ук көнне Болдова "Мариупольдәге бала тудыру йортына бомба ату нәтиҗәсендә йөкле хатын-кыз һәм аның тумаган баласы үлүе турында язма" чыгарган. 14 мартта активистның "Газап чигүче шәһәр" ("город-мученик") дигән пост язуы да әйтелә. Анда "махсус операция"нең беренче көннәреннән Мариупольне атышка, һава һөҗүменә тотулары, Русия гаскәре даими атып торганга, шәһәрдә яшәүчеләрне әле дә эвакуацияли, аларга һуманитар ярдәм китерә алмаулары әйтелә.
  • Былтыр апрельдә Болдованың Стәрлетамактагы фатирында тентү узды, аның ноутбугын һәм кесә телефонын тартып алдылар. Июньдә "фейклар" тарату турында ахырга гаепләү белдерелде (Җинаять кодексының 207.3 маддәсе, 1 өлеше). Болдова эшен карау октябрьдә башланды.
  • Раиса Болдовага психолог-психиатрия экспертизасы билгеләнгән иде. Гыйнвар ахырында узган экспертиза Болдованың "сәламәт" булуын һәм "үз гамәлләренә хисап бирүен" күрсәтте.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Форум

Русия хакимиятләре Азатлык радиосын "теләнмәгән оешма" дип тамгалады. Фикер язар алдыннан Русиянең "теләнмәгән оешмалар" турындагы кануны таләпләре белән танышырга киңәш итәбез.
XS
SM
MD
LG