Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан мәхкәмәсе "фейк" таратуда гаепләнүче 61 яшьлек Раиса Болдованы психиатрия экспертизасына җибәргән


Раиса Болдова адвокаты Айдар Хызыров белән

Активистка җинаять эшен "ВКонтакте"дагы язмалары өчен быел апрельдә ачтылар.

Башкортстанның Стәрлетамак шәһәр мәхкәмәсе активист, Куштауны яклаган Раиса Болдовага психолог-психиатрия экспертизасы билгеләгән, ул Русия гаскәре турында "ялган мәгълүмат" таратуда гаепләнә. Бу хакта "Idel.Реалии"-га активистның адвокаты Айдар Хызыров хәбәр иткән. Аның әйтүенчә, бу - хөкемдар тәкъдиме.

"Моңа 25 ноябрьдәге мәхкәмә утырышында Болдованың җинаять эшен туктатуларын сораганда әйткән сүзләр сәбәпче булды. Ул барган хәлләрнең мәгънәсен аңламавын, үзенә җинаять эзәрлекләве алып баруларын - көч куллану дип санавын әйтте. Бу сүзләрне хөкемдар шушы экспертизаны билгеләү өчен нигез дип бәяләде", ди Хызыров. Ул активистның бу экспертизага, мәхкәмәнең аның адекватлыгын шик астына куюына каршы булуын әйтә.

Мәхкәмә карарына ярашлы, экспертиза чираттагы утырышка кадәр, Уфа янындагы Базилевка бистәсендә урнашкан 1нче республика клиник психиатрия хастаханәсендә үткәрелергә тиеш. Мәхкәмә кушуы белән белгечләр әйтик Болдова мәҗбүри медицина ярдәменә мохтаҗмы, "фейклар" таратканда "нык дулкынланган" рухи халәттә булмаганмы, дигән сорауларга да җавап бирергә тиеш.

Раиса Болдова эше белән бәйле чираттагы мәхкәмә утырышы 25 декабрьгә билгеләнгән.

Стәрлетамакта яшәүче 61 яшьлек Раиса Болдовага каршы җинаять эшен быел апрельдә Стәрлетамак тикшерү комитеты ачкан иде.

Эш материалларында әйтелгәнчә, 2022 елның 14 мартында Болдова "ВКонтакте"дагы сәхифәсендә язма чыгарган, "анда Киевның Оболонски районында Русия снаряды төшеп өлешчә йорт җимерелүе, ике затның үлүе, тугыз кешенең яралануы әйтелә". Шул ук көнне Болдова "Мариупольдәге бала тудыру йортына бомба ату нәтиҗәсендә йөкле хатын-кыз һәм аның тумаган баласы үлүе турында язма" чыгарган. 14 мартта активистның "Газап чигүче шәһәр" ("ГОРОД-МУЧЕНИК") дигән пост язуы да әйтелә. Анда "махсус операция"нең беренче көннәреннән Мариупольне атышка, һава һөҗүменә тотулары, Русия гаскәре даими атып торганга, шәһәрдә яшәүчеләрне әле дә эвакуацияли , аларга һуманитар ярдәм китерә алмаулары әйтелә.

  • Апрельдә Болдованың Стәрлетамактагы фатирында тентү узды, аның ноутбугын һәм кесә телефонын тартып алдылар. Июньдә "фейклар" тарату турында ахырга гаепләү белдерелде (Җинаять кодексының 207.3 маддәсе, 1 өлеше).
  • Болдова эшен карау октябрьдә башланды, эшне хөкемдар Лилия Рәҗәпова карый. Активист гаебен танымый.
  • Русия хакимиятләре илнең саклану министрлыгы фаразларыннан аермалы булган теләсә нинди мәгълүматны "фейк" дип атый. Бу маддә нигезендә 15 елга кадәр иректән мәхрүм итүләре бар.

🛑 Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә? Безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG