Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 15:26

Таҗикстанда хәерчелек, эшсезлек һәм мөмкинлекләрнең чикләнгән булуына шикаять белдергән яшьләр саны арта. Илдәге экстремист төркемнәр исә бу хәлдән үзләренчә файдаланырга омтыла.

Фәрхәт Хәсәнов яшьләр күбрәк мавыккан Вконтакте яисә Facebook кебек виртуаль дөнья галәмәтләре - социаль челтәрләрдән бихәбәр. Кыскасы, ул интернет куллануны да белми.

Шулай да 17 яшьлек таҗик студенты Фәрхәт биш әгъзалы гаиләне асрауның ни икәнен бик яхшы белә:

"Әтиемә утын ярырга, маллар карарга, җимешләр җыярга ярдәм итәм. Чөнки болар безгә кыш буе кирәк әйберләр", ди Фәрхәт Хәсәнов. "Әгәр аларны базардан ала калсак, кыйммәткә төшәчәк. Акчаны боларга тота башласак, кием кебек башка ихтыяҗларны алырга акча җитмәячәк", дип тә өсти.

Фәрхәт Таҗикстанның төньягындагы Исфара шәһәре янындагы Тагисада авылында яши. Фәргана үзәнлегенә якын бу төбәктә халыкның күбесе инде Русиягә эшче буларак күчеп киткән.

Интернетка тоташу яисә кино карау өчен Фәрхәтка автобуска утырып 30 чакрым ераклыктагы Исфарага барырга кирәк.

Авылдагы элекке мәдрәсә алдында иптәшләре белән бергә уйнауны хуп күргән Фәрхәт, мондый хоббилар белән мавыгырга көч җиткерә алмаячагын әйтә.

Бердәнбер уку урыны булган мәдрәсәләр ябык


Фәрхәт һәм аның иптәшләре элек мәдрәсәдә бергә укыганнар. Хәзер алар бу ташландык бина алдында туп кына уйныйлар. Чөнки мәдрәсә, берничә ел элек, кайбер укучыларның Әфганстандагы экстремист төркемнәргә катнашуы турында гайбәтләр таралгач, хакимият тарафыннан ябып куелган.

Таҗик хакимияте экстремист төркемнәрнең илдә дин тәэсирен кулланып яшьләрне үзләренә җәлеп итүе турында борчыла. Икенче яктан Таҗикстанда дини аң үсә. Күзәтүчеләр фикеренчә, биредәге яшьләр Совет режимында үскән әти-әниләренә караганда күбрәк диндар.

Таҗикстанда дәүләттән рөхсәт алмаган мәдрәсәләр белән бергә Фәрхәт укыган рәсми дини мәдрәсәләр дә ябылган. Кайбер мәчетләрдә тентүләр еш була. Хакимият читтә укыган имамнар балаларга Сәләфи, Үзбәкcтан ислам хәрәкәте, Хизбут-тәхрир кебек радикал төркемнәрнең фикерләрен өйрәтерләр дип шикләнә.


Фәрхәт исә "мәчеткә яшьләр белән очрашу өчен баруын" әйтә. Ул намаз вакытын иптәшләре белән бергә көтә. Асылда бу авылда яшьләрне бергә җыйган башка социаль урыннар юк. "Авылда клуб, спорт заллары юк", ди Фәрхәт.

Таҗикстан халыкның 70 % шәһәрдән читтәге авыл һәм районнарда яши. Фәрхәт һәм аның дуслары беркайчан концерт, кино яисә матчка бармаган. Чөнки аларның авылында андый әйберләр юк.

Таҗикстанда эшсезлек саны - 35 %


Һәрбер яшүсмер кебек Фәрхәт тә яхшырак киләчәк турында хыяллана. Ул банкта эшләргә яисә уңышлы сәүдәгәр булырга тели. Ләкин ул бу хыялларының бу шартларда тормышка ашмaячагын яхшы белә.

Таҗикстанда эшсезлек зур социаль проблема. Илдә халыкның 60 % рәсми билгеләнгән хәерчелектә яши.

Рәсми мәгълүматларга караганда эшсезлек 2.2 % дип күрсәтелсә, җирле белгечләр чын эшсезлек күрсәткечeнең 35 % булуын әйтә.

Фәрхәтнең киләчәк турында кайгылары Таҗикстан яшьләренең уртак проблемасы дип әйтергә була. Күп кенә яшьләр киләчәктә яхшы эш таба алачакларына ышанмый.

Ил халкының 60 % - яшьләр

Таҗикстан халкының 60 % ягъни 7 миллион кеше 25 яшькә җитмәгән яшьләр тәшкил итә. Таҗикстан ислам яңарыш партиясенең яшьләр комитеты башлыгы Кыяметдин Авазов, хакимият илне иң күп борчыган проблемнарга игътибар юнәлтергә теләмәвен әйтә.

"Яшьләр арасындагы эшсезлек илдә зур проблемнарга этәрә ала. Яшьләр үзен чарасыз хис иткән вакытта экстремизмга бирешергә мөмкин", ди ул.

Авазов фикеренчә, хәерчелек, эшсезлектән кала, сәяси ирекнең дә булмавы илдә вәзгыятьне тагын да катлауландыра икән.

"Яшьләр эшсез калса, алар илдә бик күп проблемнар тудыра ала. Илдә вазгыять бу дәрәҗәгә җиткәч, әлбәттә, экстремист төркемнәр буш утырмаячак, аларны үзләренә тартырга тырышачак.

Дәүләт күргән чаралар җитми

Дәүләт комитеты бу хәлне яхшы белә. Комитет зур шәһәрләрдә өч айга бер тапкыр эш эзләүчеләр өчен ярминкәләр оештыра. Комитет яшьләргә бу исәптән чит илләрдә дә вакытлыча ачылган төзелеш яисә авыл хуҗалыгы тармагында легаль эшләр табарга ярдәм итә. Хакимияттән кала хөкүмәттән бәйсез оешмаларда ярдәм күрсәтергә тырыша.

Шулай да Авазов әйтүенчә, бу хакта тиз чаралар күрү кирәк. Ул ил эчендә күбрәк эш табу мөмкинлекләре тудырырга тәкъдим итә.

XS
SM
MD
LG