Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТНВ белән БСТ каналлары хезмәттәшлек башлый


27 декабрьдә Татарстанның “Яңа Гасыр” телевидениесе (ТНВ) башкортча, ә Башкортстанның иярчен телевидениесе (БСТ) татарча сөйләячәк. Шулай итеп ике телеканал үзара хезмәттәшлек башлый. Әлеге хезмәттәшлекнең беренче карлыгачы – иртәнге уртак тапшырулар булачак.


27 декабрь иртәсендә ТНВның “Хәерле иртә!” һәм “Доброе утро!” тапшыруларын алып баручы Раил Өметбаев белән Лия Сергеева Уфага килеп БСТның “Сәләм!” иртәнге тапшыруын алып барачак. Ә “Сәләм!” тапшыруы алып баручылары Наил Юнысов белән Айгөл Кантюкова Казанга килеп татар телевидениесе тамашачыларын “Хәерле иртә!” дип сәламләячәк. Телеканалларның икесе дә әлеге уртак проектка бик җаваплы карый. Махсус роликлар төшерелгән. Алар инде берничә атна дәвамында эфирда күрсәтелә.



Алып баручылар белән алмашу идеясен БСТ җитәкчелеге тәкъдим итте. 2011 ел Башкортстанда “Милләтара татулыкны ныгыту елы” дип игълан ителгән иде. Күрәсең, компания җитәкчелеге, БСТ эфирына татарча сөйләүче алып баручыны чакырып, татар-башкорт дуслыгын ныгытырга тели. ТНВ җитәкчелеге әлеге фикерне хуплады һәм шундук ризалыгын бирде. Бу хакта “Азатлык”ка “Яңа Гасыр”ның иртәнге һәм төнге тапшырулар бүлегендә хәбәр иттеләр.

Алга таба телеканаллар үзара ни рәвешле хезмәттәшлек итәчәк? БСТда ТНВ тапшырулары, ә ТНВда БСТ тапшырулары урын алачакмы? Бу сорауга ике компаниянең дә вәкилләре әлегә җаваптан тотылып калды.



Телеканалларның тарихына күз салсак, аларның икесе дә 2002 елның 26 августында тәүге тапкыр эфирга чыга. Тапшыруларны эфир антеннасы, чыбыклы (кабельле) ТВ, иярчен һәм интернет аша карарга мөмкин. Шунысы кызык: БСТны Казанның чыбыклы ТВ челтәрләрендә 2003 елдан бирле карарга мөмкин булса, Башкортстанда ТНВ каналын карау зур проблемга әйләнде – 2003 елда республикада эшләүче барлык кабельле операторлар “Яңа Гасыр” телевидениесен күрсәтми башлады. Башкортстан президенты итеп Рөстәм Хәмитов билгеләнгәч кенә, вазгыять уңай якка үзгәрде. Хәзер ТНВны Башкортстанда иярчен һәм интернет аша гына түгел, кабельдә дә карап була. Ә 2011 елның августында Уфада “Яңа Гасыр” телевидениесенең хәбәрчеләр пункты ачылды.

БСТдагы чыганагыбыз хәбәр иткәнчә, Башкортстанда ТНВ иркенләп күрсәтә башлагач, БСТның рейтингы бермә-бер кимегән икән. Шул ук вакытта җәмәгатьчелек БСТда милли тапшыруларның ТНВга караганда һәрвакыт күбрәк булганын ассызыклый һәм еш кына “Яңа Гасыр” телевидениесен милли юлдан тайпылуы өчен тәнкыйтьли. ТНВ җитәкчелеге моны тапшыруларны Татарстанның ике дәүләт телендә бертигез күләмдә алып барырга мәҗбүр булуы белән аңлата һәм 2012 елда “ТНВ-Планета” каналын эфирга чыгарырга вәгъдә итә. “Азатлык” радиосы инде хәбәр иткәнчә, әлеге каналда тапшыруларның 90%ы татар телендә булачак.

БСТ телевидениесе – тулысынча дәүләт компаниясе булса, “Яңа Гасыр” – “ТАИФ” компанияләр төркеменә керүче ачык акционерлык җәмгыяте булып тора.
XS
SM
MD
LG