Accessibility links

Кайнар хәбәр

11 балалы гаиләгә ниһаять фатир һәм автобус


Чаллыда яшәүче Артур һәм Светлана Толпеевлар гаиләсендә 11 бала. Күп балалы әлеге гаилә моңа кадәр 3 бүлмәле фатирда яшәгән. Быел август аенда Татарстан президенты күрсәтмәсе белән аларга 4-әр бүлмәле ике фатир, кечкенә автобус бирелде.

Толпеевлар - 11 бала һәм әти-әни, җәмгысы 13 кеше - элек 3 бүлмәле фатирда яши. Олы балага 14, кечесенә 3 яшь. 1999 елдан бирле ташламалы фатирга чират торалар.

Моннан 3 атна элек мәктәпкә йөрүче 8 бала белән ата-ана Татарстан президенты исеменә хат яза. Әлеге мөрәҗәгать җибәрелеп 3 көн узуга, гаиләгә шалтыратып, белешә башлыйлар. Аннан соң видеоконференция барышында президент Рөстәм Миңнеханов Чаллы башлыгы Васыйл Шәйхразиев белән әңгәмәсендә бу мәсьәләне күтәреп чыга. Шәйхразиев үз чиратында, яңа салынган йортта 4әр бүлмәле ике фатир булуын әйтә.
Толпеевлар гаиләсе


Эшне кызу тоттылар


Президент белән әңгәмә барышында Светлана Толпеева фатирдан тыш тагын транспортка мохтаҗ булуларын да әйтә. Президент Миңнеханов әлеге гаиләгә 14 урынлы FIAT Dukato автобусы вәгъдә итә. 24 август көнне президент вәгъдә иткән автобус, фатир ачкычлары Толпеевларга тапшырылды.

“Минем өчен зур могҗиза булды. Барысы да тиз һәм көтелмәгәнчә эшләнде. Моны күптән көткән идек”, диде тантанада гаилә башы Артур. Җавап йөзеннән ул Чаллы башлыгы Васыйл Шәйхразиевка Коръән китабы бүләк итте.

Президенттан фатир сораучылар саны арткан

Бүләк ителгән өй җиһазлары
Ун һәм аннан күбрәк балалы гаиләләр Чаллыда тугыз. Шуларның 3-се фатирлы булган. Президент бүләк иткән 8 бүлмәле фатирга йорт җиһазлары шәһәр казнасы хисабына сатып алынган. Монысы да Миңнеханов кушуы белән эшләнгән.

Соңгы мәгълүматларга караганда, Толпеевлар гаиләсенә фатир бирү хәбәреннән соң Чаллыда Татарстан президентына хат язучылар саны арткан. Алар да торак шартларын яхшыртуны сорый.

Шәһәр хакимияте Толпеевлар гаиләсенең фатир чиратында инде 11 ел торуына карамастан, аларга яңа фатирны Татарстан президентына мөрәҗәгать иткәннән соң гына таба. Шушы көздә Чаллыда шәһәр шурасына сайлаулар узачак.
XS
SM
MD
LG