Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ничек итеп без Европа Шурасы вәкилләре белән "очраштык"


PACE вәкилләре Андреас Гросс (с) һәм Гиорги Фрунда(у) тәрҗемәчене тыңлый, Казан, 20 гыйнвар 2011
PACE вәкилләре Андреас Гросс (с) һәм Гиорги Фрунда(у) тәрҗемәчене тыңлый, Казан, 20 гыйнвар 2011

Европа Шурасының парламент мәҗлесе мониторинг комиссиясе өчен хисап әзерләүче Швейцария вәкиле Андреас Гросс һәм Романия депутаты Гиорги Фрунда Татарстанда кеше хокуклары, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр торышын өйрәнеп берничә көн үткәрде.

Бу ике агайның сәфәре Татарстандагы чынбарлыкны мөмкин кадәр дөресрәк итеп күрүне куйса да, аларны татар җәмәгатьчелеге белән очраштырмау өчен бөтен чаралар да күрелгән иде.

БТИҮнең идарә әгъзалары 20 гыйнварында иртәдән башлап ПАСЕ вәкилләре белән очрашу юлын эзли башлады. Кунаклар белән очрашуны Җәмәгать пулаты үткәргәч, бу мәсьәләне пулат рәисе Илгиз Хәйруллин хәл итә диделәр, ләкин аның белән һич тә очрашу мөмкин түгел иде.

Кичкә таба пулаттан "исемлек ябылды һәм ул инде кирәкле урынга тапшырылды" дигән җавап алынды. Шундый ук җавап президент аппаратыннан да килде. Алар "иртәрәк мөрәҗәгать итәргә кирәк иде" диделәр. "Ник бер татар җәмәгать оешмасына да хәбәр итмәдегез, нишләп Европа вәкилләре белән очрашуны яшерен-качып үткәрәсез, без анда шигарләр күтәреп барабыз" дигәч, “бу шантаж кебек бит”, дип үпкәләгән булдылар.

Сәгать 17.30да башланасы очрашуга татар милли хәрәкәтеннән бер төркем кеше президент аппаратына килеп утырды, ләкин аларны очрашуга кертмәделәр, төркемнән бары бер генә вәкилгә - миңа - катнашу рөхсәте бирелде.

Бу чара "дәүләти булмаган җәмәгать оешмалары белән очрашу" дип аталса да, анда бары тик Татарстан президенты аппараты тарафыннан билгеләп куелган "җәмгыять пулаты" кешеләре генә иде. Анда барысы да үз эшләре турында хисап бирү белән чикләнеп, кеше яки милләт, дин хокукы турында сүз бөтенләй булмады диярлек.

Президент аппаратында эчке сәясәт идарәсен җитәкләүче Терентьев күзәтүе астында оештырылган бу очрашуда бар катнашучылар да сайланып, "Татарстанда бар да ал да-гөл, бездә үтә толерантлык" дип тутый кош кебек тәкрарлап торучылар җыелган иде. Гросс белән Фрунда, биредәгеләр үз сүзләрен әйтергә курыкмасыннар дип хәтта прессаның чыгып китүен үтенделәр, ләкин андый кыюлык татар милли хәрәкәте вәкиленнән башка барыбер беркемдә дә юк иде.

Очрашуда катнашучыларны иләк аша үткәреп җыйганнар булып чыкты. Ә кем җыйган аларны? “Толерант – ул “түземле” дигән сүз, ә бездә бары тик татарларны гына нишләтсәң дә, алар түзә ул" дигән фикердә торучылар хәл иткән бу эшне дигән хис калды.

Чакырылмыйча гына килгән кеше буларак, мин иң соңгы булып чыгыш ясадым һәм анда Татарстанда кеше хокукларыннан аерым була алмый торган тулы бер милләтнең хокуклары бозылуын, Русиянең бөтен дөнья күз алдында тулы бер халыкны юк итәргә керешүен әйттем.

Татарның мәдәнияты, әдәбияты басым астында, тарихы бозыла, мәгарифе корытыла (Русиянең үзендә татар мәгарифе инде тәмам юк ителде), Башкортстандагы 1300 тирәсе булган татар мәктәбе бетерелеп, алар урынына урыс мәктәпләре булдырыла һәм ниһаять, чират Татарстанга җитә - чыгышта болар барысы да әйтелде.

Бары тик соңгы өч уку елында гына да 176 мәктәп ябылды, аларның барысы да татар мәктәпләре иде. Татарстандагы радиоларда татар тапшырулары бетә баруын, хәтта инде соңгы хәбәрләрне дә татарча ишетеп булмавын, чын татар телендә сөйләүче бер генә телеканал да эшләмәвен әйткәч, заказной "җәмәгать" кешеләре “Ничек юк, бар! ” дип шаулый башлады.

Безнең парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Европага, андагы парламентка еш йөри. Казан Кирмәнендә Европа вәкилләре белән шулай азаплана-тырнаша очрашкач, һәм чынбарлык турында хәбәрне көчкә җиткергәч, ул анда нәрсәләр генә сөйли икән соң дигән сорау туа.

Галишан Нуриәхмәт
БТИҮ идарәсе рәисе
XS
SM
MD
LG