Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көнбатыш лидерлары Җиңүнең 70 еллыгына барудан баш тарта


Ангела Меркель Владимир Путин белән бергә Җиңүнең 65 еллыгы парадын карый. Меркель 70 еллык парадында булмаячак
Ангела Меркель Владимир Путин белән бергә Җиңүнең 65 еллыгы парадын карый. Меркель 70 еллык парадында булмаячак

Көнбатыш илләрнең җитәкчеләре берсе артыннан берсе Кремльнең Җиңүгә 70 ел тулу тантанасына чакыруыннан баш тарта.

Соңгы бер атна эчендә генә Нидерланд премьер-министры Марк Рютте, Болгарстан президенты Росен Плевнелиев, Грузия президенты Георгий Маргвелашвили, Словакия президенты Андрей Киска, Финляндия президенты Саули Ниинисте һәм Норвегия президенты Эрна Сольбергның Мәскәүгә бармаячагы билгеле булды. 26 мартта Израиль президенты Реувен Ривлинның да 9 майда Мәскәүдә булмаячагы билгеле булды. Бу хакта Израильнең Русиядәге илчесе Дорит Голендер РИА Новостига белдергән.

Кремль 70 еллыкка киләсе рәсмиләр исемлеген әледән-әле үзгәртеп тора. Башта Русия мәгълүмат чаралары 9 майга дөньяның 30 дәүләте башлыгы килергә җыена дип язып чыкты. Март ахырына таба Мәскәүгә 26 ил лидеры киләчәк дип белдерделәр, әмма әлеге җитәкчеләрнең бөтенесе дә әлегә кадәр барабыз дип рәсми җавапларын җибәрмәгән.

Маҗарстан, Италия, Кыпрыс президентлары йә булмаса Нидерланд патшасының Җиңү тантанасына килү-килмәве билгеле түгел. Русия тышкы эшләр министрлыгы төгәл исемлекне апрель башында игълан итәргә җыена.

Британия премьер-министры Дэвид Кэмирон (с) һәм АКШ президенты Барак Обама иң беренчеләрдән булып парадка бармау турында белдерде
Британия премьер-министры Дэвид Кэмирон (с) һәм АКШ президенты Барак Обама иң беренчеләрдән булып парадка бармау турында белдерде

II дөнья сугышыннан соң Советлар Берлеге белән дөньяда тынычлык урнаштырган илләрнең лидерларының 9 майда Мәскәүдә булмаячагы инде бүгеннән үк билгеле. АКШ президенты Барак Обама һәм Британия премьер-министры Дэвид Кэмерон иң беренчеләр булып Мәскәү танатанасына бармаячакларын белдерде. Бу карарга аларны Русиянең 1994 елгы Будапешт меморандумын бозып, 2014 елның язында Кырымны аннексияләве этәргән. Будапешт меморандумы Ялта килешүе кебек үк Британия, Советлар Берлегенең варисы Русия һәм Кушма Штатлар тарафыннан имазаланган иде.

II дөнья сугышы вакытында Һитлерга каршы коалициягә кергән илләрнең лидерлары, аерым алганда, Польша президенты Бронислав Коморовский Русиягә бәйрәмгә бармаячагын рәсми белдерде. Әлегә Мәскәүгә бару-бармавын тәгаенләмәгән Франция президенты Франсуа Олланд Германия канцлеры Ангела Меркельга кушылырга мөмкин ди белгечләр. Меркель Мәскәүгә 9 майда түгел, ә парадның икенче көнендә Русия башкаласына килеп Кремль дивары янындагы билгесез солдат каберенә сугышта һәлак булганнар истәлегенә чәчәк салырга җыена.

Европа шурасының рәисе Дональд Туск та узган атнада Җиңү парадында катнашмаячагын белдерде. "Хәзерге агрессорлар һәм Украина көнчыгышында тыныч халыкка каршы корал кулланган кеше белән бергә хәрби парадта катнашуны аңлый алмыйм", диде Туск.

Европа Берлегендәге "Путинның дуслары" дип аталучылар шулай да парадка җыена. Алар арасында Греция премьер-министры Алексис Ципрас һәм Чехия президенты Милош Земан да бар. Земанның бу теләге илдә каты тәнкыйтькә дучар булды. Праламентта аның бу сәфәренә акча бирмәскә дигән чыгышлар да яңгырады.

Чехия президенты Милош Земан
Чехия президенты Милош Земан

Чехия президенты матбугат хезмәтенең махсус белдерүендә Земан Нормандиядә беректәшләр очрашуына чакыруны кабул иткәнгә, Владимир Путин чакыруын да кире какмаячагы турында әйтелә.

Европа Берлеге илләре белән чагыштырганда Азия һәм Көнчыгыштагы Мәскәү белән дус булган дәүләтләр киресенчә Җиңү көненә килергә теләп ризалаша. Әрмәнстан, Вьетнам, Казакъстан, Төньяк Корея, Кытай, Таҗикстан президентлары Мәскәүгә килергә җыена. Беларус һәм Сербия президентлары да барачакларын белдерде. Беркадәр илләр Мәскәүгә рәсми төркем җибәрәчәк. Бу исемлектә Украина да бар, әмма бу төркемгә Югары Рададан кемнәр керәсе әлегә билгеле түгел.

АКШның Украинадагы элекке илчеләре Стивен Пайфер, Джон Хербст һәм Билл Тейлор 9 майда Мәскәү урынына Киевка барырга дигән мөрәҗәгать белән чыкты.

"II дөнья сугышында Совет кешеләренең каһарманлыгын искә алу өчен Көнбатыш лидерларның башка мөмкинлеге дә бар. Кэмерон, Меркель һәм Обама бу мөмкинлектән файдаланырга тиеш, чөнки сүз зур юбилей турында бара. Җиңү көнен Мәскәүдә искә аласы урынга алар Киевка барырга тиеш", диелә мөрәҗәгатьтә. Элекке илчеләр фикеренчә, бу хәл Украинага агрессиясе өчен Владимир Путинны изоляцияләү турында Русиядә яшәүчеләргә көчле ишарә булыр иде ди.

XS
SM
MD
LG