Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан Төркия һәм Кытайдан туристлар җәлеп итәргә җыена


Казан думасының тышкы элемтәләр һәм туристлык комитеты башлыгы Евгения Лодвигова сүзләренчә, Казан үзен туристлык үзәге буларак Русия белән беррәттән Кытай һәм Төркиядә дә тәкъдим итәргә җыена.

Элек Казанга Германия һәм Британиядән килүчеләр күбрәк булса, хәзер Кытай икенче урынга күтәрелергә мөмкин. Әмма, аның сүзләренчә, Кытай туристлары күбрәк совет чоры белән кызыксына, Казанда мондый урыннар аз һәм интернетта кытай телендә дә мәгълүмат җитәрлек түгел. Соңгы вакытта Кытайдан килүчеләр 25%ка, Төркиядән килүчеләр 20%ка арткан.

Лодвигова Казанны дөньядагы бөтен татарларның башкаласы, милли һәм мәдәни үзәк буларак түгел, ә христиан дине юнәлешендәге хаҗ кылу урыны итеп кенә атый.
"Португалиянең 10 мең кешелек Фатыйма шәһәре елына 6,5 миллион турист кабул итә. Ул Казан шикелле үк Изге Мәрьям ана белән бәйле урыннар", ди Лодвигова.
XS
SM
MD
LG