Accessibility links

Кайнар хәбәр

Нидерланд һәм Австралия белгечләре Боинг төшкән урынны тикшерә башлады


Җомга көнне 70ләп Нидерланд һәм Австралия экспертлары Малайзиянең Боинг очкычы һәлакәте урынына килеп җәсадларны эзләгү кереште. Бу хакта Нидерланд юстиция министрлыгы хәбәр итте һәм эзләүләрнең берничә урында алып барылуын әйтте.

Элегрәк Украина вице-премьеры Владимир Гройсман очкыч төшкән урында әле юлчыларның җәсадлары калуын хәбәр иткән иде. Австралия тышкы эшләр министры Джули Бишоп әйтүенчә, әле ул урында 80ләп кешенең мәете калырга мөмкин.

Барлыгы 200ләп табут инде Нидерландка җибәрелгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, очкыч фаҗигасендә һәлак булучы 298 кешенең 196сы Нидерландтан булган.

Атнакич көнне Русия тарафлы сепаратистлар һолланд белгечләренә 25 җәсад калдыгы һәм 27 юлчының шәхси әйберләрен бирде.

XS
SM
MD
LG