Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юлай Шамилоглы: “Көчле университет инглиз телле булырга тиеш”


Юлай Шамилоглы (c) һәм Висконсин-Мэдисон университеты ректоры Кэролин Бидди Мартин (у)
Юлай Шамилоглы (c) һәм Висконсин-Мэдисон университеты ректоры Кэролин Бидди Мартин (у)
Шушы елның июнь ахырында Казакъстан башкаласы Астанада яңа уку йорты ачыла. Астананың яңа университеты дип аталачак бу уку йорты президент Нурсолтан Назарбаев исемен йөртәчәк һәм Һарвард, Оксфорд кебек югары дәрәҗәле университет булачак дип вәгъдә ителә. Яңа уку йортын оештыру эшендә АКШтагы Висконсин-Мэдисон университеты профессоры, милләттәшебез Юлай Шамилоглы да катнаша. Без аңа берничә сорау белән мөрәҗәгать иттек.

Юлай әфәнде, мәгълүм булганча, сезнең университет АКШта казакъ телен укытучы бердән-бер университет булып тора һәм Астанадагы яңа уку йортын оештыру эшендә дә катнаша. Аңлатып китмәссезме, сезнең эшегез нидән гыйбарәт һәм бу яңа университет чыннан да “Казакъстанның Һарвард”ы булачакмы?

Назарбаев университеты бик кызыклы бер күренеш. Аның Евразия буенча әһәмияте булырга тиеш. Безнең университетыбыз бу университет белән гуманитар һәм иҗтимагый фәннәр өлкәсендә стратегиялы хезмәттәшлек алып барырга әзерләнә. Киләсе атна бер делегацияне Астанага алып барам [әңгәмә сәфәргә кадәр алынган иде a.g.], анда бу эшне ничек оештыру турында утырып сөйләшербез. Мәсәлән, аларның укытучылары белән безнең укытучыларның арасында бәйләнеш нинди була ала? Без аларның профессорларын эшкә аларга, деканнарны билгеләргә тиеш булабыз.

Бу университетта укыту нинди телдә булачак?

Укыту инглиз телендә булачак. Американ системасына күрә, BA һәм BS (һуманитар һәм табигый фәннәр бакалаврлары), киләчәктә магистратура, хәтта PHD буенча да укыту булырга мөмкин. Укыту Америка система буенча булган өчен, технология фәннәрдән белем алган укучылар шул ук вакытта гомуми фәннәрдән дә дәрес алырга тиешләр.

Укыту программасында казакъ теле мәҗбүри булачак. Университетта укыган һәр кеше, чыгышы белән кем генә булса да, иң азында бер ел казакъ теленнән дәрес алырга тиеш булачак. Шулай ук Казакъстан тарихы буенча дәрес мәҗбүри булачак.

Моннан тыш технология, фән юнәлешендә нинди фәннәр булыр дип көтелә?

Минемчә, биология, биотехнология, компьютерлар, инженерлык фәннәренә күбрәк басым ясарга телиләр. Беренче елда инглиз теле програмы булачак, чын дәресләр 2011 елда башланыр дип көтелә. Укучылар беренче елда гомуми белем алырга тиеш: тарих дәресләре, тел дәресләре. Моннан тыш химия, физика кебек дәресләр булырга тиеш.

Күпме студент укыячагы билгелеме?

Соңгы тапкыр сөйләшкәндә биш йөз укучыны кабул итәбез диделәр. Димәк, дүрт елның ахырында ике мең – ике мең биш йөз чамасы укучы булыр.

Бу университетта уку түләүле булачакмы?

Сез моны дөрес кешедән сорамыйсыз. Мин моны төгәл белмим. Ләкин миңа беренче тапкыр аңлатканда шаккаттым, бу университетның 250 миллион долларлык вәкыфы булачак диделәр. Ягъни, бу дөньяның иң бай университетларының берсе булачак.

Икенчедән, Казакъстанның әле "Болашак" (“Киләчәк”) програмы бар. Бу програм нигезендә һәр ел Казакъстаннан читтә иң яхшы университетларда өч мең бала укый. Яңа университетта стипендияләр шул програм нигезендә бирелә ала.

Соңгы ишетүем буенча яңа стипендия программасы ачылган. Димәк, яңа университетта уку бушка булырмы, арзан булырмы, казакъстаннар өчен бушка, читтән килүчеләр өчен түләүле булырмы – анысын белмим.

[Соңгы хәбәрләргә караганда, Назарбаев университетында уку бәясе елына кимендә 12 мең фунт стерлинг булачак. Моны каплау өчен беренче иң яхшы 500 студентка дәүләт махсус стипендия булдыра. – a.g.]

Юлай әфәнде, сез университетта эшләүче галим буларак әйтегез эле, шулкадәр зур күләмдә акча салып һәм чит ил белгечләрен чакыртып кына тиз арада югары дәрәҗәле университет оештырып буламы?

– Бик дөрес сорау куясыз. Мәсәлән, Төркиядә күп йөрим, анда һәр күз ачканда, һәр күз йомганда яңа университет ачыла. Мин һәрвакыт сорыйм: “Китапханәгез бармы?” Мәсәлән, безнең Висконсин университетының китапханәсендә Шпилевскийның борыңгы Болгарстан турында китабын күрдем. [Шпилевский С.М. "Древние города и другие булгаро-татарские памятники в Казанской губернии", 1877 – a.g.] Аны XIX гасырдамы, әллә XX гасыр уртасында сатып алганнармы? Димәк, мин ул китапны күрер өчен кемдер аны йөз ел элек сатып алган. Китапханә университетның нигезе, факультетлар – икенче нигезе, ә биналар ул буш бер әйбер, аларны акыллы итеп тутырырга кирәк.

Алар [Казакъстан ягы] чит илдәге университетлар белән хезмәттәшлек алып барачакбыз, биш еллык контрактларга кул куячакбыз, диләр. Бу әле биш еллык кына түгел, кимендә егерме еллык эш булыр, диләр. Димәк, кимендә, моны аңлыйлар.

Без яңа корылган университетларны тикшердек, чит илләрдәге университетларның тәҗрибәсен файдаланырга тырышабыз, диләр. Минемчә, бу дөрес юнәлеш. Фән һәм технология өлкәсендә алар иң яхшы җиһазлар сатып алырга, иң көчле лабораторияләр корырга әзер. [Табигый фәннәрдә] бу чыннан да дөрес юл. Ләкин, иҗтимагый һәм гуманитар фәннәрдә интеллектауль капитал кирәк. Бу инде кешеләрдән тора. Моның өчен алар 10, 20, бәлки 30 ел дәвамында башка университетлар белән хезмәттәшлек алып барырга җыена.

Укыту теленә килгәндә, дәресләр инглиз телендә алып барылачак, дидегез. Сезнеңчә, мондый университетны милли университет дип атап буламы? Гомумән, бүгенге көндә төрки халыклар өчен нинди университет кирәк: инглиз теллеме, әллә инде үз телләрендә укыткан университет төзеп карарга тырышырга кирәкме?

Юлай Шамилоглы Астанада
Бу да бик катлаулы мәсьәлә. Беренчедән, алар чыннан да “милли” сүзен кушарга телиме, юкмы, анысын белмим. Икенчедән, бүген фән һәм технологиянең теле – инглиз теле. Киләчәктә дә шулай булыр. Казакъстан дөнья дәрәҗәсенә чыгарга теләсә, дөньядагы көчле университет оештырырга теләсә, ул рус телендә була алмый, казакъ телендә була алмый.

Русиядәге фәнгә каршы берни әйтергә теләмим, Казакъстанда да урыс телле университет ачарга мөмкинлек бар иде. Ләкин Казакъстан хөкүмәте моны уңышсыз тапты. Алар фикеренчә СССР системасыннан ераклашырга кирәк. Дөнья системасына керер өчен инглиз телле университет корырга кирәк. Ишетүемчә, хәзер Русиядә бу уңайдан, ни өчен эле Казакъстан инглиз телле университет ача, дип борчылучылар бар.

[Табигый фәннәрне инглиз телендә укыту кирәклеге турында Азатлыкка биргән әңгәмәсендә Татарстан фәннәр академиясе президенты Әхмәт Мазһаров та сөйләгән иде. – a.g.]

Берничә ел элек Татарстан зыялылары да милли университет төзү фикерен күтәреп чыккан иде. Берничә концепция төзелде, шуларның берсен Сез дә тәкъдим иттегез. Ни аяныч, бу хыяллар тормышка ашмады, кәгазьдә генә калды. Сезнеңчә, моның сәбәбе нәрсәдә?

Беренчедән, Казакъстан белән Татарстан арасында бер зур аерма бар. Казакъстанда казакъ телендә укыткан [совет чорыннан калган] көчле университетлар бар. Татарстанда андый нәрсә [милли университет] юк дисәк, дөрес булыр. Берничә ел элек милли университет турында сөйләшкәндә, мин Сезгә сүз биргән идем, президент Шәймиевтән рәхмәт хаты килсә, хәбәр итәрмен, дип. Ул хатның эле дә килгәне юк. Минемчә, ул теманы инде ябарга була.

Милли университет темасы бик катлаулы мәсьәлә. Казан белән хәбәрләшеп торырга тырышам. Минем аңлавым буенча, хәзерге дәвер бераз катлаулырак, чөнки федераль университет төзелә. Бу университет төзелгәндә, аңлавымча, Казан дәүләт һуманитар һәм педагогия университеты аның бер өлеше булып калачак. Исеме бәлки калмас, бәлки Татар һуманитар һәм педагогия институты буларак калырмы, монысын ачыктан-ачык аңлый алмадым.

Шундый фикердәмен, моны татар телле университет я институт буларак дәвам итәргә кирәк, һичьюгы саклап калырга. Моннан тыш тагын бер нәрсә турында борчылам, КДУның татар тарихы кафедрасы югалырга мөмкин. Федераль университетның киләчәге турындагы карарлар Татарстан кулыннан ычкынып китсә, бу да куркыныч булырга мөмкин. Бәлки киләчәктә янә милли университет мәсьәләсен күтәрергә кирәк булыр.

Сез телгә алган федераль университетның яңа ректоры итеп Алабуга шәһәрнең элекке хакиме Илшат Гафуров билгеләнде. Университет халкының бер өлеше моңа каршы чыкты. Алар фикеренчә, Казан университеты кебек абруйлы уку йортын гади идарәче түгел, абруйлы галим җитәкләргә тиеш. Сезнең фикерегезчә, университетның ректоры кем булырга тиеш? Американ университетларда бу эш ничек куелган?

Бу яңа ректор турында бик аз мәгълүматым бар. Экономика фәннәренең докторы булганын ишеттем. Ректор галим дә, менеджер да булырга тиеш. Университетларны берләштерү эшенең никадәр авыр булганны аңлыйм. Бу эшләрнең башында уңышсыз менеджер торса, ул да яхшы түгел.

Бездәге университет белән чагыштыру бераз авыррак. Күп илләрдә ректорлар сайлана. Безнең университетларда андый система юк. Факультетның деканы, университетның ректоры сайланмый. Ул башка университеттан килергә мөмкин. Моны факультетлар хәл итми. Профессорлардан торган комитет намзәтләрне тикшерү эшендә катнаша ала. Эмма, ахыр чиктә университетның идарә хәяте карар бирә, алар да профессорлар түгел, читтән килүчеләр.

Милли университет концепциягез тормышка ашмады. Бәлки киләчәктә Астана университеты рәвешендә берәр университет корырга язар?

Алла насыйп итсен. Без бу университет аша Казакъстанга гына түгел, бар төрки дөньяга, төрки халыкларга, шул исәптән, татарларга да хезмәт итәргә тырышабыз.

Димәк, Сез бу университетны бар төрки дөньясына караган уку йорты итеп күрәсез?

Бәлки, миннән башка шулай уйлый торган кеше юктыр. Әмма мин шуны аңладым, бу төрки дөньясында иң бай, элекке совет киңлегендә иң яхшы университетларның берсе булырга мөмкин. Дөнья стандартларына күрә бердән-бер яңа проект, төрки дөньясында иң мактаулы университет була ала. Безгә дә, татар дөньясына да файдасы тисен.
XS
SM
MD
LG