чәршәмбе, 23 апрель 2014, Казан вакыты 13:42

татарстан

Иҗтимагый очрашулар сак астында

ТИҮ бинасы сак астында. Моңарчы анда вахтада татар апалары тора иде. Сак Хәтер көне узганчы булачак.

мультимедиа

аудио
хәреф зурлыгы - +

Иҗтимагый җыелышлар һәм мәдәни очрашулар уза торган бинада очрашыр өчен рәсми рөхсәт кирәк булачак, дип татар конгрессында эшләүче аноним чыганак әйтте. "Бина безнеке, анда тәртип булырга тиеш", дип саный ул.
 

Сакчылар халыктан саклар өчен ялланган

 

Юныс Камалетдинов бинадан читләштерелә. 

Сакчылар "Астра" оешмасыннан 12 үктәбер көненә кадәр бинаны килүче яшьләрдән, кешеләрдән саклап торырга ялланган. Сакта торучы "Азатлык" хәбәрчесенә, "техник сәбәпләр аркасында" бина ябылып торыла, дип тә белдерде.

Бюджет хисабында утыручы бинаны шулай иттереп анда аек очрашулар ясаучы үзфикерле халык агымыннан туктатып торачаклар.

Төп сәбәп нәрсәдә?

 

Бу бинада соңгы айда “Шәрык” клубы очрашулары, яңа оешучы татар журналистлары клубы һәм Хәтер көнен оештыру комитеты чаралары узып торды. Бинага көчәйтелгән сак куюга соңгысы төп сәбәп булгандыр, дип Марат Мөлеков исемендәге татар иҗтимагый үзәге вәкилләре әйтә. Җитәкчеләре Юныс Камалетдинов: "Безне шулай иттереп Хәтер көнен ясаудан тыярга телиләр", диде.  

Хәтер көнен оештырырга алынсаң


Юныс Камалетдинов һәм активист Айрат Хәтмулла бинага кеше күп килә башлавы, Хәтер көненә ныклы әзерлек башлану конгрессның, аерым алганда шунда эшләүче Тәлгать Бариевның ачуын чыгарды, дип исәпли.
Бариевне “эшләми торган”, рәсми хакимияткә "якын торган" ТИҮ җитәкчесе, дип атыйлар. 

 

Сакчылар бина хуҗасы итеп Тәлгат Бариевне әйтте.

Тәлгать Бариев исә киресенчә, каршы якны "шайка" дип атый. Бина да Хәтер көненә кадәр ябылып торылачак, ди. Аннары да бинага “фейс контроль” белән кертәчәкләр, ди ул.

 

Хәтер көнен рәсми рәвештә теркәлмәгән ТИҮ (Юныс Камалетдиновлар тарафы) оештыра алмый, ди Тәлгать Бариев. Ә рәсми теркәлүе булса да "активистлары булмаган һәм эше күренмәгән" Тәлгать Бариев ТИҮсе Хәтер көнен үзе генә ясый алырмы? Юк. Быелгы Хәтер көнен 2008 елда узган өченче форумыннан соң активлаша башлаган Татар яшьләре форумы оештырачак, ди ул.

 

Бина бурычлардан котылып саклап калынган
 

Бу бинага 2007 елда да Бөтендөнья татар конгрессы узган вакытта  кораллы сак куелган иде. Элек ТИҮ бинасы буларак билгеле булган бина бүгенге көндә “Казан” милли мәдәни үзәге карамагында, ди Тәлгать Бариев. Бариев, алар карамагына күчереп кенә бинаны бөлгенлектән һәм бурычлардан коткарып, исән-имин саклап калып булды ди. “Казан” үзәгенең дә,  татар конгрессының да җитәкчесе булып Татарстан депутаты,  "Татарстан - Яңа гасыр" хәрәкәте вәкиле Ринат Закиров эшли.

 

Конгресс белән милли хәрәкәт

 

Татарларны Казанга җыеп бәйрәмнәр һәм фикер алышуларны еш ясаучы  конгресс һәм Казанда татарлык юкка чыгарыла дип пикетлар, даими кыю белдерүләр ясаучы милли хәрәкәт арасында уналты еллык каршылык бар. Ул 1992 елдан ук барлыкка килгән. Милли хәрәкәт үзен кизүгә алу яки юкка чыгару өчен конгресс оештырылды, дип әйтә килде. Тик соңгы елларда милли фикерле Фәүзия Бәйрәмова, Дамир Исхаков кебек аерым авторлар белән татар конгрессы тыгыз хезмәттәшлектә тора. Шуңа күрә аның каршылыгы һәр милләтчегә яки милли фикер ияләренә дә кагылмый.

Ә даими эшләп һәм халык фикерен җиткереп торучы хәрәкәт юлбашчысы Юныс Камалетдинов исә "кадерсез" булып чыккан. Татар конгрессы җитәкчеләрен ачык сәясәт ясамауда, латиница яки милли мәгариф кебек әйберләрне аяк терәп саклап калу өчен көрәшмәүдә, урамнарда өшеп пикетлар ясаучыларга карата шәфкатьсезлек күрсәтүдә гаепли. "Ә безгә ярдәм итү мөмкинлекләре бар, аларның эше шул бит", ди ул.
 

Урамда фикер белгерткән апалар урамда калды.

Бүген конгресста эшләүче Тәлгать Бариев исә Камалетдинов ягын "имансызлыкта" гаепли. Бариев Камалетдинов тарафдарлары милләтпәрвәр Рәшит Ягъфәровны мәхкәмәләргә йөртеп хаста ясадылар, дип тә уйлый.

Башка очрашулар?

Пәнҗешәмбе көнне ТИҮ бинасында "Шәрык" клубы җыела. Активистларын кертерләрме, иртәгә күренер. "Без барыбер киләбез", ди Наил Нәбиуллин. Ә якшәмбе көнне шул ук бинада татар журналистлары клубы җыелышы да булачак иде. Анысын Журналистлар йортында күчерделәр кебек, ди Тәлгать Бариев. Ул клубны оештыручы Искәндәр Сираҗи белән исә тоташып булмады.
 

ТИҮ бинасы

 




Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
фикерләр
     
кем: Фагим Валиев кайдан: Челны
09.10.2008 18:41
Татарстан. «Чужие» у себя на Родине

8 октября 2008года председатель Набережночелнинского отделения ТОЦ Рафис Кашапов был вызван в прокуратуру города Набережные Челны для предупреждения о том, что ему запрещается ехать в Казань для участия в мероприятиях Дня Памяти татарского народа. Следователь прокуратуры по особо важным делам Галимуллин Рустам Ильдусович заявил ему, что если он выедет из города «тут же будет арестован и посажен в камеру».

Перед Днем Памяти, который отмечается в этом году в Казани 12 октября, спецслужбы Российской империи, находящиеся в Татарстане, приведены в состояние повышенной готовности как будто перед боем. Как написано в газете «Мадани жомга», студенты казанских ВУЗов получают СМС-сообщения на свои сотовые телефоны с угрозой исключения их из учебного заведения, если они будут участвовать в мероприятиях Дня Памяти.

Аналитический центр Набережночелнинского ТОЦ считает, что Московский Кремль боится массовых выступлений нерусских народов Поволжья, Кавказа и Сибири с требованием признания независимости их национальных республик по примеру Абхазии и Южной Осетии.

Несмотря ни на какие происки и угрозы спецслужб активисты Татарского общественного центра г. Набережные Челны, представители интеллигенции, мусульманского духовенства и молодежи поедут в Казань 12 октября на День Памяти.


кем: Wesil кайдан: Qazan, Şerıq
03.10.2008 22:22
Şerıq yortın minimum bir ay boyı yabıq keliş totaçaqlar. Kelesi aylarğa bek olı niyetler bar edi bizniñ... Oşbo arasından Şerıq yortınıñ yözyılığın beyrem etmekçi edik te...

Oyatı bolmağaç endi, yabtırğan yaqnıñ yerdemçisi bolaraq Mansur Kaşapovskiy de öz faydasın körmekçi bola. Kongres binasında köçlep studentlar cıyıp tatarinskiy komsomol oyıştırmaqçı bolıp yöriy endi ol yalğız partokrat malay, qolından hiç bir ney çıqmas.

кем: Rawil Safij кайдан: Surgut rajoni
03.10.2008 14:44
Tatarning celegen qorituchi marginallar tatar ictimagij yzegeneng haqiqij julbashchilari Marat Muljukoff belen Rashit Jagfarofflarni da terelate ashadilar ich! Tatarda ber chin milletche jaki dinche mejdanga chiqsa, anga shunda uq jalgan milletchler belen ikejozle dincheler ajaq chala bashlijlar. Tatarlarning bu jaman holqi hanlar zamanindan birle ber de yzgermede. TIY binasin kochejtelgen saq astina alip tatarning Qazandagi jalgan sejasetchelere yzlerene sejasi sermaja tuplap qalirga ometleneler bulsa kirek.

кем: кеше кайдан: Казан
03.10.2008 12:50
Тэлбарый, Дэулэт кирек дип йори, кыл да кымылдатмый. Кеше эшлэгэнгэ конлешеп, этлек эшлэп йори.
Мансур Кашапов просто акылсыз. Бу анын диагнозы. Бер ай буе Шэрыкта ифтар барды, э Закиров ярдемендэ Шэрык президиумы рэисе булып сайланган Мансру берни эшлэгене юк. Мансур, оятын бармы синен?

кем: Mansur Kashapov кайдан: Kazan
02.10.2008 23:03
Дуслар! Аек фикер йортучелэр, башка яхшы кешелэр!
Бу бары тик провокация.
Беркемне беркаян читлэштеру, беркемне кертмэу юк.
Татарны бер-берсе белэн сугыштыру, махсус котырту очен язылган мэкалэ ул.

кем: мохаммәт кайдан: Мәскәүдән
02.10.2008 22:59
Минемчә юкка шапрына Тәлгать Бариев. Кирәкмәс иде милли хәрәкәтне конгресска каршы куярга, эш җитәрлек икесенәдә җитәр, әле калыр да. Ә Т.Бариев үзе эшләми һәм башкаларга эшләргә комачаулый, монысы бер дә аңлашылмый, элгәре елларда милли җанлы иде шикелле Тәлгать, әллә ялгыштык инде аның белән, әллә ул ялгыш юл сайлаган? Һәр хәлдә кирәкмәгән, мәгнәсез үз-ара тартышуны туктатырга вакыт. Билгеле, әгәр бу хәлләр килеп чыкмаган булса кемнеңдер кушуы буенча. Ни кызганыч, мин-минлек күкне каплаган.

кем: Рашит кайдан: Чаллы
02.10.2008 22:20
Ябарга телиләр, димәк куркалар.