киләсе тапшыру

кыска дулкыннар

Казан вкт   kHz|m
0700-0800  6000|49
0700-0800  7285|41
0900-1000  
9535|31
1900-2000  9545|31
1900-2000 11720|25

2300-2400  7530|41

партнерлар
 


татарстан

Дин мәдәнияте нигезләре: дәреслек дәреслеккә тиңме?

22.02.2010

Русиядә “Дин мәдәниятләре һәм дөньяви әхлак нигезләре” дәреслеге әзерләнгән. “Просвещение” нәшрияты җитәкчесе белдерүенчә, ул март азакларына барлык эксперимент узачак 19 төбәккә җибәреләчәк. Татарстанның Балтач районында инде 12 ел “Әхлак” дәресләре укытылып килә. Тиздән дәрес эшкәртмәләре бер китап булып чыгарга тиеш.

Татарстанда диннәр мәдәнияте нигезләрен укыту мәсьәләсе әледән-әле күтәрелә. Күптән түгел бу хакта Татарстан Дәүләт Шурасының мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында да сүз барды. Анда Татарстан казые Җәлил хәзрәт Фазлыев та үз фикерләрен җиткерде. Аның сүзләренчә, әлеге дәресне тирән дини белеме булмаган укытучылар да укыта ала.

“Без мәктәптә теологлар, руханилар әзерләргә җыенмыйбыз. Үз динебез турында башлангыч мәгълүматны җиткерү максаты тора. Гади генә әйберне аз гына белеме булган укытучы да укыта ала. Ул укытучы беренче чиратта әдәпле, икенчедән, дингә мәхәббәте, өченчедән биш вакыт намаз иясе булырга тиеш дип саныйм. Артык дини белеме булмаса да, педагогик тәҗрибә мөһим. Чөнки 45 минут бала белән эшләргә тиеш”, диде ул “Азатлык”ка.

Шулай ук ул динне укыту дәүләт мәктәбендәге төрле фәннәр белән дә каршылыкка кермәскә тиеш дигән фикердә.

Билгеле булганча, “Җәлил хәзрәт дәресләре” китабы нигезендә Татарстанның Балтач районында “Әхлак” дәресе укытылып килә. Күптән түгел әлеге китап урыс телендә дә чыкты.

Әлбәттә, дин укыту өчен Русиядә дәреслекләр шактый әзерләнде. Менә мартта чираттагысы чыгачак. Ул диннәр яисә әхлак нигезләрен укыту эксперименты алып барылачак 19 төбәккә җибәреләчәк.

“Просвещение” нәшрияты җитәкчесе Александр Кондаков “Интерфакс”ка белдерүенчә, дәреслек барлык төп дин вәкилләре катнашлыгында әзерләнгән. Һәм ул фәнни генә түгел, ә психологик-педагогик тикшерү дә узган икән.

Дәреслек 330 мең данә булып нәшер ителәчәк. Аның 125 меңе дөньяви әхлак, 80 меңе – православ, 60 меңе – дөнья диннәре, 40 меңе – ислам, 14 меңе – будда, 12 меңе – яһүди дине мәдәнияте нигезләре китаплары. Нәшрият җитәкчесе белдерүенчә, шундый күләмдә булуы төбәкләрдән килгән мөрәҗәгатьләргә бәйле.

Җәлил хәзрәт Фазлыев әйтүенчә, алар киләчәктә яңа үзенчәлекне искә алып, үз эшне дәвам итәргә уйлый.

Әмма аларның Балтачта “Әхлак” дәресләрен укыту нигезендә инде дәрес эшкәртмәләре дә, методик шуралары да бар. Тиздән дәрес эшкәртмәләре бер китап булып чыгарга тиеш икән.

“Шулай ук балалар бакчасында эшләү өчен ике кечкенә генә китапчык әзерләнә”, диде баш казый.



Безнең язмаларны Facebook челтәрендә дә күзәтеп бара аласыз. 
Язмада хата күрсәгез, безгә хәбәр итегез: azatliq@rferl.org

бу форум ябык
фикерләр тәртибе:
     
фикерләр
кем: гази кайдан: татарстан
03.03.2010 19:49
"Шулай ук ул динне укыту дәүләт мәктәбендәге төрле фәннәр белән дә каршылыкка кермәскә тиеш дигән фикердә."
Бүген дәүләт мәктәпләрендә барлык фәннәр дә материализмның дәлиле буларак, ислам диненә каршы, Коръәнгә каршы дәлил буларак биреләләр бит.Пәйгамбәрләр тарихы мифлар дрәҗәсендә генә искә алына. Физика, химия , биология, кеше фәннәрен дә табигать законнары белән генә аңлатырга тырышалар. Җәмгыят белемендә ислам дине субектив идеология (ягни борынгы кешеләр тарафыннан иҗат ителгән) буларак кына бирелә.Шулай булгач , мәктәптәге фәннәр үзләре ислам дине, Коръән белән каршылыкка керәләр бит. Аларны Коръән белән яраклаштыру өстендә эшләүчеләр бармы?

кем: ураллы
23.02.2010 14:56
40 мен китап мосолмандар осон етэме hун ул? Миненсэ, мэгариф органдары был мэсьэлэне ойрэнеп тэ торманы.
     
текст зурлыгы - +