Accessibility links

Кайнар хәбәр

Танылган һәм танылмаган геноцидлар: кырымтатарлар


Кырымтатарларның сөргенлек фажигасына 18 майда 66 ел тула. Сөргенлек нәтиҗәсендә кырымтатар халкына зур матди зыян салынды. 80 мең йорт, 130 мең сыер, 357 мең баш сарык алынды. Китапханәләр, мәктәпләр, музейлар, институтлар юк ителде. Бу фажиганең кырымтатар халкы менталитеты, генофондына китергән зыяны әле куп еллар сизелечәк.

Партия документлары буенча сөргенлеккә җибәрәлгән 194 мең кырымтатарының 52% балалар, 32% хатыннар, 15% өлкән яшьтәге кешелер булган. Чичән тарихчысы Абдурахман Авторханов исә 423 мең кырымтатары сөрген ителде, алардан 188 меңе һәлак булды, дип исәпли. Сөргенлектә кырымтатарларның паспортлары тотып алынган. Анын урынына махсус бланклар бирелген. Бу бланклар 1937 елда Ленинградта басылган икән. Курәсең, кырымтатарларны сөрген иту мәсьәләсе инде ул елларда уйланылган, дип фараз итәргә мөмкиндер. Сугыш исә сөрген итү өчен тик унай бер сылтау кебек кулланган булса кирәк хакимият тарафыннан.

Кырымтатарлар 1987 елның 18 маенда Мәскәүдә матәм чарасын уздыра

Бу фажиганең кырымтатар халкының менталитеты, генофондына китерген зыяны әле куп еллар сизелечәктер. Кырымтатар мили хәрәкәте кырымтатарларның 46,2 % ачлык, төрле авырулардан, начар шартларда яшәүдән һәлак булганы геноцидка тиң бер җинаять, дип саный.

Дәүләт иминлеге хезмәте сөргенлекне тикшерүне туктатты...

2005 елда кырымтатар халкы корылтае сөргенлекне халыкка ясалган геноцид итеп таныды һәм геноцид буенча махсус комиссияне барлыкка китерде. 2009 елда бу комиссиянен эше активлашты. Президент В. Ющенконың «Сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне уңаеннан» һәм «Кырымтатарларның милләте буенча сөргенлеккә җибәрелгеннеренең 65 еллыгына багышланган чаралар» хакында фәрманнәр нигезендә Акмәчәттә узган СБУ (дәуләт куркынычсызлыгы хәзмәтәнең) кучмә утырышы узды. Утырышта коммунист режим кырымтатарларына каршы оештырган репрессияляре буенча архив язмалары ачылганы хәбәр ителде.

Сөргенлек турында җинаять эше кузгату мәсьәләсен карап чыгарга дигән күрсәтмә дә бирелген иде генераль прокуратурага һәм СБУга Ющенко тарафыннан. СБУ һәм прокуратура кырымтатарларның, болгарлар, әрмәннәр, греклар, алманнарның канунсыз сөрген ителгәннәре хакында документларны өйрәнә башлыйлар. Бу эш нәтижәсендә сөргенлеккә хокукый бәя биру күздә тотыла иде.
Әнием, ни өчен халкыбызны сөрген иттеләр? Без ярамый торган халык идек мени? ...


Мәҗлес каршында геноцид буенча эшләп килгән махсус комиссия СБУда төзелгән комиссия белен элемтәдә эшләп аңа кырымтатарларының «Онытма» акциясе дәвамында жыелган сөргенлек хәтирелерен юллый башлаган иде. Бу хәтирәлернең кайберләре кырымтатар матбугатында да басылды.

Ләкин соңгы айларда СБУда эшләгән бу комиссия уз эшене туктаткан. Бу хакта 15 майда Кырым Югары Радасында сөргенлекнең 66 еллыгына багышлап матбугат очрашуын үткәргән «Курултай-Рух» фракциясе җитәкчесе даими комиссиянең рәисе Ремзи Ильясов хәбәр итте. Кайбер мәгълүмат чаралары хәбәр итүенчә, президент итеп В. Янукович сайланганнан соң президент сайтыннан Ющенко заманында Һолодомор сәхифәсе юкка чыккан. Сөргенлек буенча комиссиянең дә СБУда юкка чыкканы яна президентның килүе белән бәйлеме-юкмы билгесез.

Шуны да әйтергә кирәк - кайбер украин жәмәгәтчелек оешмалары, мәсьәлән, Украинаның милли оешмалары конгрессы кырымтатарларның сөргенен Һолодомор, Холокост, әрмәннәрнең ХХ гасырда күпләп үтерелүе кебек җинаятьләрне геноцид дип саный.

«Онытма, йөрәгеңдә ут яндыр!»

Мәҗлес каршындагы геноцид буенча комиссиянең рәис урынбасары Әлведдин Чубаров комиссия сөргенлек хакында жыелып барган мәгълүматлар нигезендә халыкара оешмаларга, мәхкәмәгә мөрәжәгать итә ала, ди. Бөтен хәтирәләр тупланып аерым китапта чыгарылачак, диде Чубаров.

Сөргенлекне балачагында башыннан уздырган кырымтатар морзалар нәселеннән булган Ненкедҗан ханым әнисенә, ни очен безнең халыкны сөрген иттелер, без ярамый торган халык идек мени, дигән сорауны бирә торган булган. Сөргенлектә үлгән әнисе «Юк балам, без бик арув халыкбыз, тик без Совет хакимиятәнә ярамадык!» дип жавап кайтарган.

2009 елда сөргенлекнең 65 еллыгы искә алынганда Кырымда Бөтендөнья кырымтатар корылтае җыелды

Шул совет хакимиятенә ярамаганнар арасында Кырымда яшәгән 6 меңләп казантатары да бар иде. Аларны да кырымтатарлары белән бергә Кырымнан сөрген иттелер. Бу хакта профессор Рәфыйк Мозаффаров үзенең энциклопедиясында яза.

Быел матәм чаралары 15 майда кырымтатар яшьлеренең Чатыртау тавының иң югары ноктасына күтәрелеп анда кырымтатар байрагын урнаштыру акциясеннән башланды. 16 майда кырымтатар театрында «Онытма» исемле әдәби-музыкаль матәм чарасы узды. Монда Төркиядән, Румыниядән килгән кырымтатар диаспорасы да катнашты.

17 майда Кырым хакимиятләре сөргенлеккә җибәрелү очен кырымтатарлары 1944 елда жыелган урыннарда куелган истәлек ташларына чәчәкләр салды, украин театрында матәм утырышы узды. Кич Акмәчәтнең узәк мәйданында «Йөрәгеңдә ут яндыр» дигән акция барышында узәк мәйданда Кырым харитасын сурәтләгән, 1944 ел кебек язулар яндырлган шәмнәр белән сурәтләнде, зур экранда кырымтатар симфоник әсерлере яңгырады.

18 майда Акмәчәттә көндезге сәгать 1дә Бөтенкырым матәм җыены узачак.
XS
SM
MD
LG