Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иске Кызылсу авылы инвесторга өметләнә


Иске Кызылсу авылы урамы
Иске Кызылсу авылы урамы

Рәсми исеме Татар Урайкины булган Иске Кызылсу авылының киләчәге өметле кебек.


Һәрхәлдә, авыл хакимияте башлыгы Шәүкәт Исламов шундый фикердә. Авылның бүгенге халәтен ул менә ничек тасвирлады:

- Бүген авылда 750 кеше яши. Шуларның 450се – пенсиядә. Авылда “Кызылсу” исемле авыл хуҗалыгы кооперативы – СПК эшли. 4 мең гектар җирнең быел 3500ендә ашлык чәчтеләр. Тик шунысы бар: быелгы корылык аркасында хәлләр беркадәр авырайды. Уңыш аз – гектарыннан 4 центнер чамасы гына. Бу, әлбәттә, җитми инде: халыкка җир пае өчен дә, эш хакы да түләргә кирәк. Фуражга да кирәк әле. Колхозның 150 баш савым сыеры бар, яшь буыны белән – 380 баш. Корылык аркасында, мал ризыгы җитмәс – сатып алырга туры килер. Шунысына өметләнәбез: быел безгә инвестор килмәкче. Ул 10 миллион бурычларны капларга вәгъдә итә. Шул исәптә – 1,5 миллион эш хакын да. Бурычтан коткарып, колхозны күтәрергә исәпли. Коммунизм, социализм төшенчәләре артта калды – хәзер инде бар нәрсә дә шәхси милеккә әйләнә. Бөтен ил буенча да шул бит, шартлар шундый.

- Монысы – икътисади яктан. Ә халык тормышы?

- Халык тормышы… 450 пенсионер – пенсиясе килеп тора. Кемнең гаиләсендә пенсионер бар – алар чагыштырмача яхшырак яшиләр. Пенсия үз вакытында акчалата килеп тора бит. Ә эшләгән кешегә акчалата түләү дә юк: ашлык, печән, салам белән генә бирелә.

- Мондый вәзгыятьнең мәдәни тормышта да чагылышы бардыр бит. Клуб эшлиме соң?

- Клуб эшли. Җәй көннәрендә аеруча җанлана аның эшләре. Чөнки шәһәрдә яшәүче яшьләр әби-бабайларына кайталар. Танцы-мансылар гөрләп тора. Ә болай, авыл балалары саны күп түгел шул. 600 укучыга исәпләнгән 3 катлы мәктәп бинасында нибары 39 бала укый. 4 бала мәктәпне тәмамлады, алар урынына 4 бала беренче сыйныфка килде. Клуб бинасы да яхшы. Инвестор килгәч, бала табу ягыннан да алгарышка өметләнәбез. Ул яшьләр өчен фатирлар вәгъдә итә, чөнки яшь эшче куллар кирәк булачак. Шунысы да бар: шәһәрдә дә эшсезлек киңәя бара бит. Кайтырга теләүчеләр дә байтак. Димәк, инвестор тудырган эш урыннары да авылның киләчәгенә өметләрне ныгыта төшә.

- Мәктәп мәсьәләсенә кайтыйк әле. Аны кыскарту омтылышлары сизелмиме?

- Сизелә шул. Әлегә безнең мәктәп урта мәктәп статусында. 9 еллыкка калдырмакчылар.

- Ә моңа каршы торып буламы?

- 3 елдан бирле инде бу турыда сүз алып барабыз. Бу бит район буенча бердәнбер милли мәктәп. Әлбәттә инде, балалар кими барса, берни дә эшләп булмас. Өч катлы зур мәктәп бинасын җылытуга гына да байтак акча кирәк бит әле. Әлегә шулай тырмашабыз. Өлкәнең кануннар чыгару җыелышы рәисе Борис Иванович Зотовка да мөрәҗәгать итәргә исәплибез. Ул яхшы кеше бит, абруе да зур, безнең авылны якыннан белә, берничә мәртәбә килгәне дә бар.

- Тик шунысы бар бит әле: өстән нинди генә ярдәм булмасын, үзең тырышмасаң, алгарыш булмас. Син дә түрә бит әле, ни әйтсәң дә. Синең карашка, халык санын ишәйтү ягыннан нинди эшләр майтарып булыр иде?

- Иң мөһиме – эшкәртү цехлары ачып, эш урыннары булдыру ярдәм итә алыр иде. Шәһәргә киткән балалар да кайтырлар иде. Кечкенә май заводы, ипи пешерү, кием-салым тегү цехлары ачарга була. Әнә урыс очында кирпеч заводы төземәкчеләр. Шәһәрдә дә хәзер әллә ни яхшы түгел ич инде – эшсезлек көчәя бара. Авылда исә, ичмаса, үз бакчаң белән дә йорт тотып була. Бездә бит шартлар ярыйсы гына: юллар яхшы, газы, суы кертелгән. Шунлыктан кайтырга омтылучылар да бар.

- Бу максатны тормышка ашыру өчен нинди чаралар күрәсез?

- Без инвесторларын җәлеп итү өстендә эшлибез. Бай инвесторлар авылда цехлар ачса, шәһәргә караганда салымы да, башка чыгымнар да азрак бит. Авылда җитештергән тауарны шәһәрдә сатып булыр иде. Шундый максаттан инвесторлар белән сөйләшүләр алып барабыз. Яшьләр кайтыр иде, авыл балалары санын ишәйтә алыр идек.

- Ә мондый уңай күренешләр бүген бармы соң?

- Шөкер, бар. Әнә урыс очында кирпеч корылмасы төзетер өчен 200 гектар җир бирдек. Бу корылма эшли башласа, авыл халкына да эш булачак, иншаллаһ. Документларын төзеп бетергәч, төзелеш башланыр, дип өметләнәбез.

- Димәк, авылның киләчәге бар әле, дип санарга була?

- Бар әле, бар, шөкер.
XS
SM
MD
LG