Accessibility links

Равил хәзрәт Гайнетдин: "Җәмигъ мәчетен тагын да гүзәлрәк итеп халкыбызга бүләк итәчәкбез"


Равил хәзрәт Гайнетдин
Равил хәзрәт Гайнетдин

Мәскәүдә яңадан корылып төзелә башлаган Җәмигъ мәчете турында сүзләр дә, бәхәсләр дә тынып тормый. Кайберәүләрдән "искесе сүтелгәч, инде яңасын төзетмәсләр, төзелсә дә, аны чеченнарга бирәләр икән, ул татар мәчете дигән исемен югалтыр микәнни?" дигән һәм башка шундый имеш-мимешләр ишетелә. Мәскәү мәчете төзелешендәге хәлләр турындагы сорауларга Русиянең мөфтиләр шурасы рәисе, Русиянең Европа өлеше мөселманнар дини идарә рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин Азатлык радиосына җавап бирде.


– Мин бу Җәмигъ мәчете төзелеше турында халыкка ачык сүземне әйткәнем бар инде. Мәскәүдә без – үзебезнең эзебезне калдырган, тарихыбызны булдырган, урыныбызны тоткан халык. Без бу урыннан бер җиргә дә китәргә тиеш түгелбез. Безнең Җәмигъ мәчетебез 107 ел буе шушы урында торган һәм ул моннан бер җиргә күчәргә тиеш түгел дип әйткән идем инде. Мин, әлхәмделиллаһ, үземнең сүземдә торам. Беркем дә безне бу урыннан Мәскәү читенә чыгармаячак.

Мәчет төзелеше
Мәчет төзелеше
Иске мәчет заманында ашык-пошык кына биш ай эчендә кыш көнендә тиешле фундаментсыз (нигезсез) төзелгән мәчет иде ул. Ашыгып төзүнең дә үз сәбәбе булган. Аны төзергә рөхсәтне мәчет дип түгел,бары тик гыйбадәт йорты итеп төзер өчен генә биргән булганнар. Инде бирелгән рөхсәтне патша хөкүмәте кире тартып алмасын дип, мәчетне фундаментсыз гына салып куйганнар.

2005 елда мәчет җимерелү куркынынчы астында калгач, без фәнни-тикшерү институты аша мониторинг уздырдык. Бу соңгы Ураза гаете алдыннан анда тикшерү институты белгечләре безгә: “Гает намазын анда укымагыз, иң кимендә аз санлы гына халык керсен, мәчет җимерелү куркынынчы астында”, дип кисәткән иделәр.

Без мәчеткә кергән халыкның санын бик киметеп, анда укырга карар кылдык ул вакытта. Гаеттән соң мәчетнең уты, су килү киселде, җылылык килми башлады. Әлбәттә, без намаз укытуларны туктаттык. Намаз вакытында җимерелсә, җавапны беркем дә түгел, без бирергә тиеш бит.

Иске мәчетнең ябылачагын без алдан ук белдек. Бу мәчеттән читкә китмәс өчен искесеннән дә зуррак урын биләгән вакытлы мәчет салырга мәҗбүр булдык. Аны бүгенге көндә бик тә уңайлы дип саныйлар. Хәзерге вакытта биш вакыт намазлар да шунда уздырыла, Корбан гаете дә шунда укылачак.

Яңа мәчет проекты
Яңа мәчет проекты
Равил хәзрәт шулай ук бу бәйрәм намазын Мәскәү мәчетләренең берсендә укырга һәм шуннан телевидение аша күрсәтергә дип тәкъдим иткәннәрен дә әйтте. Ләкин алар ничек кенә булмасын, иске мәчет җирлегеннән читкә китмәскә карар кылганнар. Гает намазы да шунда укылырга тиеш дип, ул сүзен болай дип дәвам итте:

– Әлбәттә, безнең ниятебез вакытлы мәчеттә калу түгел. Без мәчетебезне тагы да гүзәлрәк, тагы да уңайлырак итеп, тагы да йөзләрчә ел хезмәт итәрлек итеп төзергә ниятлибез.

Бүгенге көндә торгызу эшләре дә, төзү эшләре дә бара. Русия хөкүмәте башлыклары да, Мәскәү хөкүмәте дә ярдәмен күрсәтеп тора. Мәскәү мэры Собянин соңгы матбугат очрашуында:”Без Мәскәү мәчетен бик матур итеп төзеп бетерәчәкбез”, дип әйтте.

Төзүчеләр фикеренчә, 2013 елда мәчетнең төзелеш комплексы гөмбәз астына керергә тиеш. Аннары эчке, бизәү эшләренә тотыначаклар.

Минемчә, Мәскәү Җәмигъ мәчетенең яңа бинасы 2014-2015 еллар арасында халкыбыз, мөселманнар, хөкүмәт башлыклары катнашында тантаналы рәвештә шатлык белән ачылачак, иншаллаһ! Бүгенге көндә куелган планнар тормышка аша бара, төзү оешмабыз да, проект эшләрен алып баручылар да, төзелеш өчен акчаларыбыз да бар”.

Равил хәзрәт шулай ук Җәмигъ мәчете өч каттан торачак, анда берьюлы 350 кеше тәһарәтләнә алырлык урыннар булачак, аяк, өс киемнәре өчен дә уңайлы итеп җиһазландырылган чишенү бүлмәләре, һава алыштыргычлар, хәтта гарипләр өчен лифтлар да булачак дип белдерде. Шулай ук мәчетне карар өчен генә килүчеләргә дә уңайлы шартлар тудырылачак дип тә әйтте. Һәм сүзен болай дип дәвам итте:

Иске мәчет урынында нигез салу эшләре бара
Иске мәчет урынында нигез салу эшләре бара
– Мәскәүдә, менә шушы Җәмигъ мәчетендә егерме бишенче елымны хезмәт итәм. Бу иске Җәмигъ мәчете миңа караганда беркемгә дә алай ук кадерле түгел. Бу мәчет өчен беркем дә, хәтта элекке имамнар да минем кебек сәламәтлекләрен югалтып, тирләрен түкмәгән. Бәйрәм гаетләрен Русия һәм БДБ илләренә телевидение аша күрсәтүне дә мин оештырдым. Бу елларда тарихи мәчетне мөселманнарга кайтарып, аны сафка бастырдык, яңа Шаһәдәт мәчете салдырдык, мәдрәсәләр, Ислам көллияте, аннан соң Ислам университеты оештырдык. Яңа имамнар әзерлибез. Алар барысы да шушы мәчеттән торып эшләнде. Шуңа ул миңа бик кадерле. Әле без аны тагын да гүзәлрәк итеп халкыбызга бүләк итәчәкбез.

Мин татар мәчете төзим дип әйтә алмыйм, чөнки Мәскәүдә төрле милләт халкы ислам динен тота. Мәчетнең эчен бизәү эшенә без Татарстанның халык рәссамы, Тукай бүләге иясе Фердинат Халиковны чакырдык. Димәк, бу ни булса да аңлата.

Әлбәттә, мәчет эчендә татар халык бизәкләре белән беррәттән, башка мөселман халыкларның бизәкләре дә булачак. Казанда бер Сөембикә манарасы булса, Мәскәүдә шул шәкелдә ике манара калкып чыгачак. Биредә халкыбызның рухы урын алачак дип уйлыйм.

Үзләрен татар дип санап, мәчетнең ишеге кай якка ачылганын белмәгән, мәчеткә кереп ике рикагать намаз укымаган, авызы иман, арты комган күрмәгән кешеләргә минем ни әйтер сүзем бар? Сез башта иманга килегез, татар икәнлегегезне онытмагыз. Татарның мәдәнияте, дине, теле, гореф-гадәтләре бар – башта сез шуны саклагыз. Башта татарның рухын уятыгыз. Татар рухы ул дискотекаларда безнең яшьләребезне аздыруда түгел, менә шул турыда уйлагыз, дип әйтер идем.

Мәскәү шәһәренең уртасында, Кремльдән өч чакрым ераклыктагы урында безгә бирелгән җиребез, урыныбыз югалмасын, халкыбыз өчен гүзәл бер мәчет төзелсен дип тырышкан көнем.
XS
SM
MD
LG