Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстан Диния нәзарәте 2012 елны Коръән елы дип игълан итте


Җыелыш Коръән уку белән башланып Коръән уку белән тәмамланды.
Җыелыш Коръән уку белән башланып Коръән уку белән тәмамланды.

26 декабрьдә Казанда 2012 елны Коръән елы дип игълан итүгә багышланган җыелыш үтте. Оештыручылар әйтүенчә, бу ел кысаларында Русиядә һәм Татарстанда дини тотрыклылыкны тәэмин итүгә юнәлтелгән чаралар үтәчәк.


Быел Коръәннең Казан басмасының беренче тапкыр нәшер ителүенә 225 ел тула. Барыннан да элек әлеге түгәрәк дата 2012 елны Татарстанда Коръән елы итеп игълан итүгә беренче этәргеч булды, дип сүзен башлады республика Диния нәзарәте рәисе Илдус Фәиз. Моның белән беррәттән без хакыйкый ислам диненә игътибарны юнәлтер өчен дә бу елны Коръән елы итеп игълан итәргә булдык дип дәвам итте ул бу чарада катнашучылар алдында чыгыш ясап. Коръән елы берүк вакытта Татарстанда игълан ителгән тарихи-мәдәни мирас елы кысасында да билгеләп үтеләчәк.

Түрәләр дә Коръән елына игътибарлы

Җыенда депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар катнашты
Җыенда депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар катнашты
Катнашучыларга килгәндә, моңа кадәр Диния нәзарәтендә узган җыеннарда министрлар, депутатлар, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар һәм башкалардан торган бу кадәр күп кешене бергә күренгәне юк иде әле.

Татарстанда Коръән елын оештыру комитетының беренче утырышы фәкать татар телендә генә барды. Бу ягы белән ул, түрәләрнең башка җыеннарыннан аерылып торды.

Үз чыгышында Казан басмасы Коръәннең татарларга ясаган тәэсирен аңлаткан Диния нәзарәте вәкиле Вәлиулла Якубов, без моннан 225 ел элек бабаларыбызның Коръәнне беренче тапкыр басма рәвештә нәшер итүләре белән горурланырга тиешбез, дип белдерде.

Әлбәттә Коръән баштарак халкыбыз арасында кулъязма формасында тарала. Бездә тулаем кулъязма культурасы калыплана. Моңа дәлил итеп, бүгенге көндә Казанда 50 мең кулъязма китап саклануын әйтергә була.

Вәлиулла Якубов: “Татарлар Казан Басмасы” феноменын булдырган”

Басма китапка килгәндә гарәп хәрефләре белән беренче китап Европа илләрендә басыла. Шәрекъ илләрендә китап бастыру эшенә башта шикләнеп карыйлар. Ә татарлар тарафыннан беренче басма Коръәннең нәшер ителүе очраклы түгел. Чөнки татарлар мөселман булу белән бергә техника-технология темасына да ачык халык була электән үк. Нәкъ менә татарлар тарафыннан беренче басма Коръән 1787 елда Петербур шәһәрендә тормышка ашырыла. Хәрефләрнең рәсемнәрен муллабыз Госман Исмәгыйль хәзрәт әзерләп бирә. Алга таба бу Коръән күп мәртәбәләр яңадан бастырыла һәм шулай итеп “Казан Басмасы” исемле феномен калыплана. Соңыннан Коръәнне башка илләрдә баса башлагач, Казан басмасын үрнәк итеп ала башлыйлар. Шуны да әйтергә кирәк, 1802-1859 еллар арасында Казанда бу басма Коръән 150 мең тираж белән дөнья күрә, дип бәян итте мөфтиятнең уку-укыту бүлеге җитәкчесе Вәлиулла Якубов.

Разил Вәлиев: “Татар халкы ислам диненә бурычлы”

Татарстан Дәүләт Шурасы депутаты, шагыйрь һәм җәмәгать эшлеклесе Разил Вәлиев бу елны Коръән елы итеп игълан итүне басма Коръәнгә генә бәйләп карамаска, ә ислам дине татар халкын бүгенгә кадәр саклап кала алган бер дин буларак карарга кирәк, дип белдерде.

Бүгенге көндә татар халкы исән, татар халкы яши, аның гореф-гадәтләре, йолалары бар икән, без иң беренче чиратта ислам диненә бурычлы. Халкыбыз ислам дине тәгълиматлары буенча яшәмәгән булса, дәүләтсез калган халыкның бүгенге көндә нинди булуын күз алдына китерүе бер дә авыр түгел, дип белдерде Разил Вәлиев.

Баш казый: “Коръән елында конкрет эшләр башкару зарур”

Татарстан мөселманнарының баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләренчә, җәмәгатьчелекнең игътибарын Коръәнгә юнәлтү һәм беренче Казан басмасы Коръәннең нәшер ителүенә 220 ел тулуны билгеләп үтүне сорап моннан 5 ел элек Балтач районы мөселманнары тәкъдим керткән булган. Әмма ул вакытта безне ишетүче булмады, ди ул. Аның бүгенге җыелышта да әйтәсе килгән сүзләре бар булып чыкты.

"Безгә бу елны Коръән елы дип игълан итеп, төрле ярышлар үткәрү белән генә чикләнеп калмаска кирәк. 225 ел буена безгә Казан басмасы хәрефләре яраган, әмма хәзер гарәп басмасына кереп барабыз. Әйтик китап бастырасың, аятьне Казан басмасы белән бир дип әйтәсең, әмма компьютерда Казан басмасының булмавы ачыклана. Компьютерга Казан басмасын кертү бүгенге көндә бик актуаль тора. Моны эшләргә кирәк", дип, Коръән елында конкрет гамәлләр дә эшләргә чакырды баш казый.

Рәфыйк Мөхәммәтшин: "Татарлар Коръәнне беренчеләрдән тараткан"

Русия Ислам Институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин үз чыгышында Коръән елында без беренче чиратта татарларның Коръәнне өйрәнүгә керткән ролен күрсәтергә тиешбез, дип белдерде.

Без үзебезнең мирасыбызны күпме кайтарсак та әле һаман да татарлардагы дин традициягә генә таянган дин дип сөйләүчеләр бик күп. Әмма чынлыкта татарлар бөтен дөньяда беренчеләрдән булып Коръәнне бастырып чыгарып аны басма китап буларак таратканнар, дип әйтте Рәфыйк Мөхәммәтшин.

Аннан соң сүзне кабат Татарстан мөфтие Илдус Фәиз алды.

Ни өчен безнең басма Коръәннәребез, аның тәфсирләре, башка китапларыбыз да халыкта әдәпне тәрбиялиләр, ә яңа килеп кергән безгә ниндидер динне аңлата торган кешеләр гомумән әдәпсезлекне беренче планга куялар икән? Әлеге сорауга җавап табу елы да булачак әле бу Коръән елы. Бу елны шушындый исем белән атау, ул бармактан суырып чыгарылган бер фикер генә түгел. Ә җәмгыятебезнең милли, мәдәни, дини якларын чолгап ала торган бер чара, дип белдерде Фәиз.

Әдәпсезлекне кем алгы планга куя?

​Татарстан мөфтие үз чыгышында динне аңлата торган кайбер кешеләр халыкта әдәпсезлек тәрбияләүне беренче планга куялар дbп әйтсә дә, бу кешеләрнең кемнәр булуын ачыкламады. Җыелыш беткәч Азатлык радиосының сорауларына ул иркенләбрәк җавап бирде.

– Илдус хәзрәт, диннән әдәпсезлек таратуда файдаланалар дип сез атаган кешеләр кемнәр алар?

Татарстан мөфтие Илдус Фәиз
Татарстан мөфтие Илдус Фәиз
– Алар надан кешеләр. Болар динне өстән-өстән генә өйрәнеп, фәнни яктан өйрәнмичә дин исеменнән үз хисләренә, үз нәфесләренә таянып йөрүчеләр.

– Алар шәхесләрме, оешмалармы?

– Шәхесләр.

– Аларның исемнәре билгелеме сезгә?

– Алар берән-сәрән шәхесләр генә түгел әлбәттә. Алар үзләренә күрә төркемнәргә, оешмаларга оешкан бәндәләр, дип белдерде Илдус Фәиз.

* * * *

Коръән елында Татарстанда 31 чара оештыру планлаштырыла. Алар арасында иң төп чаралар булып хәзерге вакытта Кол Шәриф мәчетендә торучы дөньяның иң зур басма Коръәнен Болгарга күчерү, һәр районда Коръән укучылар ярышларын уздыру, "Коръән һәм фән", "Коръән һәм музыка", "Коръән һәм әдәбият" темаларына түгәрәк өстәлләр һәм башка чаралар оештыру уйланыла. Ә ел ахырында Камал театрында Коръән бәйрәме чарасы үтәчәк дип белдерде Илдус Фәиз.
XS
SM
MD
LG