Accessibility links

Кайнар хәбәр

Уфада Мортазага таш ату йоласы үткәреләчәк


Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов
Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимов

Уфада Габдулла Тукай исемендәге татар гимназиясе төзү өчен бирелгән бинаны җимерүгә биш ел тула. Шул уңайдан аны җимертүче, Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовка таш ату йоласы үткәреләчәк. Бина булган урынга элекке президентның рәсемен куеп аңа таш атачаклар.


5 февраль республиканың башкаласында төзелә башлаган татар гимназиясен җимертүгә биш ел тула. Шул уңайдан Уфада кайбер чаралар үтәчәк. Башта сүз әлеге гимназия тарихы турында. Болар хакында Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Айрат Гыйниятуллин шуларны сөйләде:

Айрат Гыйниятуллин
Айрат Гыйниятуллин
“Уфада Рәми Гарипов исемендәге 1нче санлы башкорт гимназия-интернаты эшли. Анда уку өчен конкурс белән бөтен республикадан иң сәләтле балалар сайлап алына. Ул мәктәп чын-чынлап башкорт элитасын әзерләү мәктәбе. Мондый мәктәп хәтта Татарстанда да юк. Без шуның үрнәгендә татар гимназиясе булдыру хыялы белән яшәдек. Башкортстан татарларының икенче корылтаенда эшкуар Рәмил Бигнов гимназия төзүгә бер миллион акча бирәчәген ирештерде. Ләкин алга китеш булмады. Хөкүмәт тә моны күрмәмешкә салышты. Шуннан Рәмил Бигнов офис итеп төзелә башлаган бинасын гимназиягә бирде. Дөрес, бинаны ул бирергә мәҗбүр иде. Чөнки аңа төзи башлаган бинаны артабан бетерү мөмкинлеге бирмәделәр. Имеш, ул төзү өчен тиешле хезмәтләр белән документлар әзерләмәгән. Бездә, гадәттә, бина төзелеп беткәч кенә ул рөхсәтне алалар. Бу очракта Бигновның хакимият белән каршылыкка керүе бинаны мәҗбүри җимертүгә китерде. Без ачлык та игълан итеп карадык, файдасы тимәде.

Болар артында республиканың ул чактагы президенты Мортаза Рәхимов торды. Рәхимовның 7 февраль туган көненә аны җимерүләре турында ирештерделәр. Бу аңа туган көн бүләге булды. Без Мортаза Рәхимовтан ул акчаларны кире кайтаруын таләп итәбез. Түбәсе ябылмаган өч катлы ул бина өчен 30 миллион сум акча киткәне мәгълүм. Мортаза Рәхимов “Урал” фондыннан ул акчаларны бүлеп, татарлар алдында бераз исемен аклый ала”.

Башкортстан татар иҗтимагый үзәге бина җимертүгә биш ел тулу уңаеннан кайбер чаралар әзерли. Болар хакында оешманың идарә әгъзасы Рәмил Хөсәенов хәбәр итте:

Рәмил Хөсәенов
Рәмил Хөсәенов
“Хаҗда шундый йола бар: мөселманнар шайтан куу чарасы үткәрә. Шайтанга таш ата. Без дә шундый чара үткәрергә булдык. Бина урынына Мортаза Рәхимовның сурәтен куеп, аңа таш атачакбыз. Улым сиңа әйтәм, киленем син тыңла дигән кебек, Башкортстанның бүгенге президенты Рөстәм Хәмитов та моннан ниндидер нәтиҗәләр ясар дип уйлыйм”.
XS
SM
MD
LG