Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурда сәүдәгәр Әхмәт Хөсәеновның йорт җиһазлары табылды


Әхмәт бай Хөсәеновның йорт җиһазлары
Әхмәт бай Хөсәеновның йорт җиһазлары

XIX-XX гасырларда Оренбурда яшәгән данлыклы сәүдәгәр Әхмәт Хөсәеновның Җаек елгасы буенда урнашкан җәйге ял йортының музыкаль салонындагы йорт җиһазлары киң җәмәгатьчелеккә билгеле булды.


Әлеге диван һәм урындыклар – ХIХ гасырда эшләнгән билгесез кул остасы хезмәте. Бу җиһазлар Оренбурның Җаек елгасы буенда урнашкан Әхмәт Хөсәеновның җәйге йортындагы музыкаль салонына урнаштырылган була. Боларның барысы да музыкаль салон өчен махсус эшләнә: җиһазлар бамбуктан эшләнгән, кәнәфи белән урындыкларның аркаларында да бамбуктан ясалган арфа сурәте, утыргычлар вак печән белән ат ялы тутырылып, яхшы сыйфатлы яшел тукыма белән уратылып алынган.

Соңгы елларда болар төбәкнең Сарыкташ районы Кабан авылы мәктәбендә сакланды. Бу күренеш очраклы хәл түгелдер, чөнки әлеге яклар да Әхмәт Хөсәенов исеме белән бәйле: Сарыкташта аның йортлары һәм тегермәне була.

Оренбурда сәүдәгәр Әхмәт Хөсәеновның йорт җиһазлары табылды
please wait

No media source currently available

0:00 0:00:52 0:00
​“Бу җиһазларны минем Оренбурда яшәгән туганнарым саклап кала алган. Ә мин инде аларны Кабан мәктәбенә алып кайтып, музейга бүләк иттем”, дип сөйләде “Рассвет” хуҗалыгы җитәкчесе Равил Сәгыйтов.

Бүгенге көндә әлеге җиһазлар яңадан Оренбурга кайтарылды. Йөз еллап элек эшләнгән һәм инде таушала башлаган җиһазларның гомерен озайтырга булдылар. Бу хакта Оренбурның Әхмәт Хөсәенов исемендәге татар эшмәкәрләре оешмасы әгъзасы, эшкуар Нурия Кәримова түбәндәгеләрне сөйләде.

“Әхмәт бай, ерак булса да, ул безгә туган тиешле була. Шуңа күрә мин бу кәнәфи белән урындыкларны төзекләндереп, музейга тапшырасым килә”, диде ул.

Әхмәт Хөсәенов (1837-1906)
Әхмәт Хөсәенов (1837-1906)
​Оренбурның үзендә Әхмәт Хөсәенов исеме белән аталган бер генә урам исеме дә, һәйкәл дә юк. Узган елны тарихи “Хөсәения” мәдрәсәсе бинасына истәлекле такта эленде. Аны да әлеге мәдрәсәдә урнашкан Аграр университетының җитәкчелеге куйды. Моңа кадәр шәһәрнең “Сөләймәния” мәчете каршында оештырылган музейда Әхмәт бай Хөсәеновлар йортыннан булган бер пыяла графин һәм төзекләндерелгән шкафтан башка бер генә йорт җиһазы да сакланмаган дип таныла иде.

Ә бит данлыклы сәүдәгәр Әхмәт бай Хөсәенов төзегән йортлар әле дә булса Оренбур шәһәренә һәм аның халкына хезмәт итә.
XS
SM
MD
LG