Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда да оппозиция митингы узды


Казанда "Яблоко" фиркасе һәм “Казан ватандашлар берлеге” оештырган "Гадел хакимият өчен" митингына 300-ләп кеше җыелды.


Казанда “Яблоко” фиркасенең Татарстан бүлеге һәм “Казан ватандашлар берлеге” оештырган оппозиция митингы узды. Чарага 300-ләп кеше җыелуы хәбәр ителә.

Анда катнашучылар башта Петербур урамында җыелды һәм барабан кагып Мулланур Вахитов һәйкәле янына барды.

Төп шигарләр Мәскәүдәге “Миллионнар маршы”ндагы кебек үк “Русия ирекле булачак”, “Путинсыз Русия” шигарләре иде.

Оештыручы оешмалардан тыш җыенда Казанның башка күп кенә оппозицион төркемнәре дә катнашты. Әмма алар арасында татар милли хәрәкәте вәкилләре булмады.

Чыгыш ясаучылар оппозицион көчләрне берләшергә чакырды.

Урам йөреше белән бергә исәпләгәндә бу протест чарасы ике сәгать чамасы дәвам итте.

Яблоко фиркасенең Татарстан бүлеге рәисе Руслан Зиннәтуллин: “Бүгенге җыен Казан халкының, митинглар турындагы куркыныч канунга карамастан, җыеннар үткәрү һәм сүз иреге хокукын якларга әзер булуын күрсәтте. “Гадел хакимият өчен” митингы барышында анда катнашучылар бүгенге җәмгыятьне борчыган проблемнар, аерым алганда гадел сайлаулар, түрәләрнең җаваплылыгы, экология проблемнарын чишү, гамәлдәге кануннарның үтәлүен таләп итте. Проблемнар күп, әмма шунысы мөһим, кешеләр Мулланур Вахитов һәйкәле янына үз илләре тормышында актив катнашу, үз карашларын белдерү өчен килде”, диде.

XS
SM
MD
LG