Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәскәү фестивале: “Орда”га бүләк


Катрин Денев
Катрин Денев

Мәскәүдә 34нче Халыкара Мәскәү кинофестивале тәмамланды. Анда күрсәтелгән “Орда” фильмы берничә номинациядә җиңде.

Мәскәү кинофестивале – Канн, Берлин, Венеция кебек данлыклы кинофестивальләрнең Русия варианты. Кагыйдә һәм югарыда әйтелгән фестивальләрдән аермалы буларак, күп бүләкләрне биредә нәкъ Русия фильмнары ала.

Быел Мәскәү фестивале 34нче тапкыр узды. Ул 21 июньнән башлап 30 июньгә кадәр дәвам итте. Төп бәйгедә үзара 17 фильм ярышты. Шулай ук бәйгедә «Перспективалар», документаль кино һәм кыскаметражлы фильмнар кебек номинацияләр бар. Шуннан тыш күпсанлы махсус бүләкләр дә тапшырылды.

Тим Бертон
Тим Бертон
Сыйфатлы кино яратучылар өчен фестивальнең иң көтелмәгән яңалыгы, мөгаен, Мәскәүгә күренекле АКШ режиссеры Тим Бертонның килүендәдер. Ул биредә үзе продюссер булган, Тимур Бекмамбетов төшергән "Президент Линкольн" фильмын тәкъдим иткән. Режиссерны Мәскәүгә инде күптән чакыра иделәр, тик ул бу елны гына килергә булган. Фестивальдә йөргән шаян сүзләргә күрә, Бертонның "Линкольн" фильмы фестивальнең яңа җәймәсенә туры килә. Моңа кадәр яшел булган җәймәне оештыручылар быел кызылга алыштырган.

Кино бәйгесе быел “Октябрь” кинотеатрында узды. Фестиваль президенты Никита Михалков вәгъдә иткәнчә, якын арада бәйгенең үз бинасы булачак. Монда да Венеция, Канн фестивальләренең сарайларын искә төшерү урынлыдыр.

Катнашкан фильмнарга килгәндә, биредә зур төрлелек күзәтелгән. Польша, Италия, Мексика, Бөекбритания, Иран, Испания, Кытай кебек илләрдән тәкъдим ителгән фильмнар арасында һәм танылган режиссерларның, һәм яшьләрнең дә кинолары булган.

Җиңүчеләр

Фестивальнең иң яхшы фильмы булып британ режиссеры Тидж Кришнанның “Junkhearts” (“Чүп йөрәкләр”) фильмы танылды. Аңа “Алтын Георг” дип аталган бүләк бирелде. Хөкемдарларның махсус бүләге булган “Көмеш Георг”ны Мексика режиссеры Кения Маркес төшергән “Expiration date” (“Саклау вакыты”) киносы алып китте.

Фестивальне ябу тантанасына шулай ук бер күренекле актриса килде. Катрин Деневның килүе тамашачылар өчен көтелгән булды дип әйтеп булмый.

Данлыклы актрисаны да бүләксез калдырмадылар. Аңа “Верю” (“Ышанам”) бүләге бирелгән. Ул актерлык осталыгының югарылыгына ирешкәннәргә һәм Станиславский мәктәбенә тугрыклы булганнарга бирелә. Моңа кадәр аңа Джек Николсон, Жанна Моро, Жерар Депардье кебек актерлар лаек булган иде.

Тик, нигәдер, фестивальне ябу тантанасын ябарга тиешле Катрин Деневка бүләк бирелми калды. Русия мәдәният министры Владимир Мединский, Деневның чыгышыннан соң бүләкне тотуны дәвам итте. Нишләргә белмичә, АКШ йолдызы бераз басып торды. Соңыннан ул фестивальне ябык дип игълан итте.

Тим Бертон да махсус бүләккә иреште. Аңа «Дөнья кинематографына зур өлеш керткән өчен» дигән премия тапшырылды. Дөнья кинематографына бәя бирү хокукы нишләп Мәскәүдә булганы гына күпләргә аңлашмый калды.

FIPRESCI Халыкара кинотәнкыйть номинациясендә җиңүгә “All Cops Are Bastards” (“Бөтен коплар - хайваннар”) фильмы иреште. Аны шулай ук Русия кинотәнкыйтьчеләре һәм Русия киноклублары Федерациясе дә иң яхшы дип тапты.

“Орда” фильмы

Русияне фестивальдә “Орда” дип аталган фильм тәкъдим итте. Аның сюжет сызыгы XIV гасырдагы Алтын Урда дәүләтен тасвирлый. Сарайга Мәскәүдән митрополит Алексий килә. Аның татар башкаласына сәфәре төрле маҗараларга бай була. Сценарий буенча руханига үлем яный, аның алдында үз гомеренме, әллә инде Мәскәү кенәзлеген чираттагы татар явыннан саклап калыргамы дигән мәсьәлә туа. Митрополит Җәнибәк ханның әнисе Тайдыланы могҗиза белән сукырлыктан дәвалый, шул рәвешле ул үзе дә, аның сөекле ватаны да кыргый явыз татарлардан сакланып кала.

Узган елны Азатлык радиосы әле төшерелә башлаган “Орда” фильмы турында хәбәр иткән иде. Римма Бикмөхәммәтовага татар язучысы, тарихи романнар авторы Вахит Имамов Русиянең сәясәте тарихи ялганга, фальсификациягә корылган дип әйткән иде. Аның фикеренчә, татарларга үзләренә кыймылдарга, тарихи фильмнар төшерергә кирәк.

Фильмның чыннан да тарихи яктан никадәр дөрес һәм объектив булуын инде сентябрь аенда, кино экраннарга чыкканда күреп булачак. Дөрес, аның режиссеры Андрей Прошкин үзе дә Татарстанга фильм ошамас дип белдергән.

“Орда” фильмы иң яхшы режиссер эше һәм хатын-кыз роле өчен бүләкләр алган.

Фильм трейлеры

Шулай итеп, “Орда” фильмының уңышы татар тамашачыларына янә соңгы вакытта татар фильмнарының күренмәү мәсьәләсен хәтерләтте. Кино гади халыкка төрле фикерләр үткәрү коралы булуын исәптә тотсак, бу аптыратуны гына уята.
XS
SM
MD
LG