Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әсәдуллаев йорты өчен тарткалашу дәвам итә


Әсәдуллаев йорты
Әсәдуллаев йорты

4 октябрьдә Мәскәү полициясе Әсәдуллаев йортын мөһерләп япкан, аннары ачарга мәҗбүр булган. Мәскәү татарлары мохтарияте вәкиле бу хәлләрне мохтариятнең элекке һәм хәзерге җитәкчелеге арасындагы киеренкелек белән аңлатты.

Бүген Мәскәү татарларының милли мәдәни мохтарияте урнашкан Әсәдуллаев йортын полиция мөһерләп япкан. Бу хакта Азатлыкка Мәскәүдәге "Ватан" фиркасе вәкиле Мөхәммәт Миначев хәбәр итте.

Җәй башында мохтариятнең яңа һәм элекке җитәкчелеге арасында Татар йорты өчен көрәш башланган иде. Мохтариятнең матбугат вәкиле, шулай ук Мәскәүнең Марьино бистәсе мохтарияте җитәкчесе Халидә Хәмидуллина полициянең бүгенге гамәлен дә ике җитәкчелек арасындагы киеренкелек белән аңлатты.

– Элекке җитәкчеләр бу үзгәрешләр белән килешмәделәр, шуның өчен алар төрле канунсыз юллар белән яңа җитәкчеләрне төшерергә телиләр. Бүген мин килгән полиция хезмәткәрләренең документларын тикшергәч, аларның бинаны мөһерләп ябулары канунсыз икәнен дәлилләгәч, алар ишекләрне ачарга, мөһерләрне алып ташларга мәҗбүр булды. Аларның бу гамәле канунсыз иде, моңа бернинди мәхкәмә карары булмады.

Тикшерүчеләр кайдан иде?

"Мәскәү елгасы яръягы бистәсенең тикшерү бүлеге (Замоскворецкий) тикшерүчеләре, алар бүлек башлыгы Руднев Евгений Владимирович күрсәтмәсен үтәвен әйттеләр. Безнең вәкилебез Руднев белән сөйләште. Ул аңа бүлектә безгә каршы гаризалар булганын әйткән имеш. Гаризалар белән генә бинаны ябып куймыйлар, аның өчен тикшерү булырга тиеш", дип сөйләде Азатлыкка Мәскәү татарларының милли мәдәни мохтарияте вәкиле Халидә Хәмидуллина.

Татарстанның Русиядәге вәкиллеге Мәскәү мохтарияте яңа җитәкчелегенең кануни булуына шикләнеп каравын белдергән иде. Вәкиллекнең җәмәгатьчелек һәм матбугат белән бәйләнешләр өчен җаваплы урынбасары Алмаз Фәйзуллин Азатлык радиосына, автономиянең элекке җитәкчелегенең дөреслекне мәхкәмә аша хәл итәргә җыенуы турында әйткән иде.
XS
SM
MD
LG