Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстандагы вазгыять "Безнең гәҗит" белән кызыксынучыларны арттырды"


Илфат Фәйзрахманов
Илфат Фәйзрахманов
"Безнең гәҗит" нәшире Илфат Фәйзрахманов Татарстанда дини җитәкчеләргә булган һөҗүмнәрдән соң туган вазгыятьтә дөреслек эзләп шалтыратучыларның да, язучыларның да, газетның интернет сәхифәсенә керүчеләрнең дә артуын әйтә.

Илфат Фәйзрахманов сүзләренчә, "Безнең гәҗит"нең интернет битенә керүчеләр җәй башында көненә уртача 500ләп булса, Татарстандагы дини вазгыять катлаулангач мең ярымга җиткән.

2012 елның икенче ярты еллыгына язылуда "Безнең гәҗит" бәйсез татар басмалары арасында укучылары арткан бердәнбер мәгълүмат чыганагы булды. Мөхбир хөкүмәттән финансланучы газетларның мәҗбүри язылу кампаниясе алып баруы бәйсез газетларны укырга теләүчеләргә киртә куюын да әйтә. "Мәҗбүриләп хөкүмәт газетларына яздыргач, сезне алдырырга акчабыз да калмый шул", дип белдерүчеләр дә булган.

Бу көннәрдә Русиядә «абунәчеләр декадасы» бара. Ул 11 октябрьдә башланды һәм 21 октябрьгә кадәр дәвам итә. Үзенчәлек шунда ки, халык бу вакыт аралыгында үзе теләгән газет-журналларга арзанрак бәядә языла ала. Декадага "Безнең гәҗит"тә кушылды. Фәйзрахманов финанс ягыннан басмага артык файдасы булмаса да, почта ташу хезмәте белән бергә бәя төшерүгә мөмкинлек тугач, бу көннәрне халык файдасына кулланып калу ягында.

Фәйзрахманов яңа елдан газетның калынаячагын һәм интернет сәхифәcенең дә үзгәрәчәген хәбәр итте. Аның сүзләренчә, басма татарның бер хокук яклау оешмасына әйләнеп бара.

Азатлык студиясендә Илфат Фәйзрахманов белән булган әңгәмәне тәкъдим итәбез.

Илфат Фәйзрахманов белән әңгәмә
please wait

No media source currently available

0:00 0:15:33 0:00
йөкләү
XS
SM
MD
LG