Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тормышка ашмаган латин әлифбасы урынына яңасы кабул ителде


Дәүләт шурасы утырышы
Дәүләт шурасы утырышы

24 декабрьдә Татарстан дәүләт шурасы депутатлары “Татарстанда татар телен дәүләт теле буларак куллану турында” канун өлгесен кабул итте.

Бу канун өлгесе республикада дәүләт теле буларак татар телен куллануны тәэмин итә, татар язма мәдәниятен саклау һәм үстерүгә юнәлгән. Шулай ук республикада латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлеген дә бирә. Канун өлгесенең башына ук Татарстан Конституциясе нигезендә татар һәм рус телләре Татарстанның дәүләт телләре буларак тигез дәрәҗәдә диелгән.

Канунның бишенче маддәсенә Татарстанда латин һәм гарәп әлифбасын куллану мөмкинлекләре турында язылган. Башта эш кәгазьләрендә, рәсми язышуда татар теленең кирил графикасында язылуы турында әйтелә. Алга таба Татарстанның дәүләт, җирле үзидарә оешмаларына кешеләрдән, оешмалардан латин йә гарәп әлифбасында мөрәҗәгатьләр килгән вакытта, җавапның кирилда язылуы һәм аңа латин йә гарәп имласында татарча язылган җавап беркетелү мөмкинлеге булу турында да әйтелә.

Татарстанның дәүләт һәм җирле үзидарә оешмаларында латин йә гарәп имласындагы татарча документлар белән эшләгәндә татарча сүзләрне, исем һәм атамаларны бертөрле язу өчен кирил хәрефләренең латинда һәм гарәптә ничек язылышы әлеге канунга кушымта буларак тәкъдим ителә.

Әлеге канунны кабул итү белән беррәттән депутатлар татар әлифбасын латин имласы нигезендә торгызу турындагы канунның үз көчен югалтуын да кабул итте. Әмма Дәүләт шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин латинга кайту мәсьәләсенең киләчәктә күтәрелү ихтималын да әйтте.

“Минем фикеремчә, бу сорау әле кайчан да булса күтәреләчәк, глобализация көчәя, латин графикасы нигезендәге халыкара аралашу теле булган инглиз теле безнең тормышыбызга көннән-көн күбрәк үтеп керә”, диде ул.

Канун Татарстан президенты имзалап, матбугатта басылып ун көн үткәннән соң көчкә керә.

Татар телендә кирил хәрефләренең латин һәм гарәп графикасында язылышы (канунга кушымта):


(*) Татар телендә "в" хәрефе ике авазны белдерә: тарихи татар сүзләрендә "w", ә алынма сүзләрдә "в" авазы кулланыла.

(**) Татар телендә "г" һәм "к" хәрефләре ике төрле авазны белдерү өчен кулланыла: йомшак "г", "к" һәм калын "гъ", "къ". Латин һәм гарәп графикасында һәр аваз өчен аерым хәреф кулланыла.
XS
SM
MD
LG