Accessibility links

Рәшит Әхмәтов: “Звезда Поволжья” ябылса, башка газет ачам”


“Звезда Поволжья” газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов
“Звезда Поволжья” газеты мөхәррире Рәшит Әхмәтов

Татарстан Роскомнадзор идарәсе “Звезда Поволжья” газетын экстремизм чагылыш тапкан мәкалә бастыруда гаепли һәм кисәтә.

Татарстанның Роскомнадзор идарәсе “Звезда Поволжья” газеты нәшире һәм баш мөхәрирре Рәшит Әхмәтовны экстремизм чагылыш тапкан мәкаләләр бастырмаска дип кисәтә. Мәгълүмат чараларын контрольдә тотучы оешма газетта басылган “Россия глазами татарина” мәкаләсе экстремизмга тартым дип бәяләгән. Мәкалә авторы – техник фәннәр докторы, милли хәрәкәт әйдәманнарының берсе, язучы Зәки Зәйнуллин.

Роскомнадзор җибәргән хатта мәкаләне Мәскәүдә белгечләр тикшергән дип әйтелә. Лингвистик тикшерү үткәргән белгечләр Зәйнуллин язмасында милләтара низаг чыгаруга сәбәпче булган җөмләләр барлыгын раслаган.

“Әгәр басма ел дәвамында тагын бер кисәтү ала икән, мәкхәмә киңкүләм мәгълумат чарасы буларак теркәлү таныклыгын гамәлдән чыгарачак”, диелә Роскомнадзор хатында.

Мәкалә әле дә “Звезда Поволжья”ның интернет сәхифәсенншн алынмаган һәм аны һәр кеше ирекле рәвештә кереп укый ала. Бу язмада Зәки Зәйнуллин Русиянең проблемнары турында фикер йөртә. Аерым алганда, Русиядә тәртип юк, чөнки сәнәгатьчелек, авыл хуҗалыгы, фән, армия таркалган һәм якын арада үзгәреш көтелми, дип яза Зәйнуллин.

Бу хакта тулырак итеп “Звезда Поволжья” нәшире Рәшит Әхмәтовтан сораштык.

– Рәшит әфәнде, сезгә бу кисәтү турында кайчан әйттеләр?

– Берничә көн элек билгеле булды. Күптән түгел операция кичергән идем, шуңа күрә ике хатын-кыз бу кәгазьне өемә үк алып килде. Кабул итү документын имзалагач, ике битлек кәгазьне тоттырдылар да киттеләр. Әмма алып килгән кәгазьнең эчтәлегендә мин бернинди дә белгечләр нәтиҗәсен күрмәдем. Анда күбрәк гомуми сүзләр белән әйтелгән, ә инде төгәл нәрсә өчен гаепле булып калу турында берни юк иде. Киләчәктә бу документны таләп итәргә кирәк булыр. Кемнәр газетны гаепли? Конкрет нинди сүзләр канунга каршы килә? Бу хакта берни язылмаган.

Кисәтү турында билгеле булгач, дистәдән артык кеше шалтыратып ярдәм кулы сузарга әзер булуларын белдерде. Электрон хат хезмәтенә язган бер иптәш “Орда” фильмы белән чагыштырды. Ул фильм да бит антитатар рухны алга сөрә, милләтара низаг тудыра, ни өчен прокурорлар аны Русиядә тыймыйлар?

– Бу тикшерү берәр физик затның шикаяте нигезендә башкарылганмы?

– Шикаять белдерүче турында мин дә сораштырдым, әмма төгәл җавап ала алмадым. Өстәвенә, бу мәкалә берничә ай элек басылган иде инде. Ни өчен тикшерү барышы шул кадәр зур вакыт алган? Гомумән алганда, бу бик серле эш кебек тоела. Әйтерсең, махсус шундый боерык булган. Хатны алып килгән хатыннарга Яңа елдан соң үзем килеп белешермен дип әйттем, ләкин алар теләгемне кире кагып, кәгазьне бүген үк тапшырырга кирәк дип белдерделәр. Гадәттә, Яңа ел алдыннан кешеләрнең мәшәкатьләре күп була, ә бу кәгазь өйгә үк китереп бирелде. Тагын бер кисәтү алсам, газетка ябылу куркынычы яный. Аңлавымча, хәзер анализ бара. Әгәр инде чыннан да ябыла икән, дуслар ярдәме белән яңа газет ачарга ниятлим. Исемен “Татарская правда” яки “Татарская свобода” дип атап яңасын ачам. Бер дә булмаса, тулысынча интернет кырына күчәргә ният бар. Укучыларыбыз бихисап, саннар дистә меңнән артып китә. Абүнәчеләр хат язып гел рәхмәтләр әйтеп торалар, ә бу инде газетка ихтыяҗ булуны аңлата.

– Сезнең газетта моңарчы да кискен карашлы мәкаләләр басылганы булды. Ә игътибарны хәзер генә юнәлттеләр.

– Бу хәлгә кадәр дә дәгъва белдерүчеләр булды булуын, ләкин мин язмаларны артык кискен карашлы дип әйтмәс идем. Гадел дип бәяләсәм, дөресрәк булыр. Әйе, кайбер мәсьәләләргә игътибар бирелмичә кала. Ләкин алар турында сүз барганда, һәр кешегә үз фикерен белдерү мөһим. Һәръяклы караш булырга тиеш. Киресенчә, проблемнар турында сөйләшмәгәндә милләтара низаг туарга мөмкин. Эчтән килгән агрессивлык кына бу хәлне бозып куя ала, әмма мондый фикерләр күбрәк интернетта күзәтелә. Безнең максатыбыз – һәр кешегә сүз әйтергә мөмкинлек бирү. Безнең газетта урыс, татар милләтчеләре, коммунистлар, либераллар, хакимият ягында торучылар да үз фикерен белдерә ала. Матбугатның асылы да шуннан гыйбарәт. Ләкин вәзгыятьтән күренгәнчә, тәнкыйтьтән курку бар. Газет тирәсендә чыккан хәл белән бер үк вакытта татар телен латин имласына күчерү мәсьәләсенә чик куелды. Миңа калса, бу хәлләрнең туры килүе юкка түгел. Аңлавымча, халыкның канәгатьсезлеге артканга күрә, хәзерге вакытта актив мониторинг башланды. Шуңа күрә бу хәрәкәтне бастырыр өчен ниндидер примитив чаралар күрелә.

– Кисәтүдән соң Зәки Зәйнуллин һәм башка авторларның язмаларын басуны дәвам итәчәксезме?

– Әлбәттә, дәвам итәчәкбез. Сайттан күренгәнчә, безне Мәскәүдә бик еш укыйлар. Моннан тыш, дөньяның 35 иле сәхифә эшчәнлеген күзәтеп бара. Бу кисәтүләр безне куркыту өчен психологик басымга охшап тора. Мәсәлән, диссидентларны кыйнадылар да, төрмәгә дә утырттылар, ягъни төрле хәлләргә юлыктылар. Без хәзер нишлик инде? Почмакта куркып-посып ятыйкмы? Безнең газетның шигаре “Дөреслек һәм Ватан өчен!” дип атала. Бу юлдан тайпылырга җыенмыйбыз. Газет төрле яклы фикерләр өчен ачык.

– Соңгы арада Татарстанда милли һәм дини низаглар ешая башлады. Газетка игътибар арту бу хәлләр белән аваздаш дип уйламыйсызмы?

– Алдан әйтеп үткәнчә, каршылыклы фикерләр тудырган оешмаларга игътибар артты. Путинның бу хакта берничә тапкыр әйткәне булды. Милли стратегия кабул ителде, ә анда милли республикаларны җиңел генә бетерү сәясәте турында сүз бара. Башта Татарстан Конституциясен гамәлдән чыгару, аннан соң президент статусын бетерүгә дә барып җитәрләр. Билгеле, бу хәлләргә каршы торганнарның авызларын ябарга тырышачаклар, чөнки алар комачауларга мөмкин.
XS
SM
MD
LG