Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рәшит Әхмәтов: Мәгълүмат чараларын икътисади яктан бумакчылар


Русия думасы утырышы. 13 июль, 2011
Русия думасы утырышы. 13 июль, 2011

Русия дәүләт думасында яла ягу турындагы матдәне янә Җинаятьләр кодексына кайтаруны хуплау журналистлар, оппозиция һәм хокук яклаучылар арасында зур ризасызлык уятты.

Мәскәү Һельсинки төркеме башлыгы Людмила Алексеева 13 июль көнне Русия дәүләт думасында яла ягу матдәсен Җинаятьләр кодексына кайтаруны кабул итү журналистларга, оппозициягә һәм хокук яклаучыларга каршы эшләнде дип бәяләде.

Людмила Алексеева
Людмила Алексеева
“Бу астыртын канун, ул түрәләрне ватандашларының тәнкыйтеннән саклаячак”, дип белдерде Алесеева “Интерфакс”ка.

Канун яла яккан өчен җәза бирүне нык кырыслата. Хәзер биш миллион сумга кадәр штраф түләтергә мөмкиннәр.

Бу матдә узган елның декабрь аенда элекке президент Дмитрий Медведев тәкъдиме белән Җинаятьләр кодексыннан алынган иде.


Меңнән артык журналист думага бу канунны кабул итмәскә чакырып мөрәҗәгать кабул иткән иде. Анда: “2009-2011 елларда гына да 129-нчы матдә нигезендә 800ләп журналист хөкем ителде. Аларның күпчелеге төбәкләрдәге журналистлар һәм блогерлар. Бу җинаять эшләренең күпчелеге түрәләр, хакимият вәкилләре теләге белән ачылды... Безгә җавап тотмыйча ялган сөйләү мөмкинлеге кирәк түгел... Түрәләрнең инде бүген үк мәкаләләре ризасызлык тудырган корреспондентлар белән мөнәсәбәтләрне ачыклау мөмкинлеге бар. Алар моны намусларын һәм абруйларын саклау турында шикаять итеп гражданлык мәхкәмәләре аша хәл итә ала. Бу очракта ике арада ниндидер көндәшлек һәм дәлилләрне тикшерү туачак”, дип язылган.

Пикетка чыкканнарның берсе янында полиция хезмәткәрләре
Пикетка чыкканнарның берсе янында полиция хезмәткәрләре
Бу мөрәҗәгатьне әзерләүчеләр журналистларны да чакырып парламент тыңлаулары үткәрергә кирәклеген әйтә. Канун каралган көнне, 13 июльдә Дума бинасы алдында пикет та үтте.

“Звезда Поволжья” газеты мөхбире Рәшит Әхмәтов канун кабул ителеп көчкә кергән очракта, хакимиятләрне тәнкыйтьләгән мәгълүмат чараларын икътисади яктан буа башлаячакларын әйтә. Әхмәтов мондый кысулар нәтиҗәсендә көзгә халык күтәрешләре тагын да көчлерәк булыр дип фаразлый.


“Янәсе, ватандашлар һәм дәүләт кимсетелде, нахакка яла ягылды дип мәгълүмат чараларын эзәрлекләү башланачак. Шулай ук мәхкәмәләр ташкыны башланачак.

Рәшит Әхмәтов
Рәшит Әхмәтов
Мин үзем утызлап мәхкәмәне үткән кеше. Күбесен отсам да, бу эш бик мәшәкатьле һәм авыр. Дөнья кадәр документ тупларга, юристлар тотарга кирәк. Бер яктан яла ягуны дәлилләү бик авыр. Үз вакытында бу матдәне җинаятьләр кодексыннан алган иделәр. Чөнки мин санаган идем, бер елга мең эш каралган, шуның эченнән биш-алтысын гына дәлилли алганнар. Белә торып ялганлап кеше гадәттә мин бик нык ялгышканмын, дип әйтә.

Мәхкәмәләрдә бөтен нәрсә хөкемдарларга өстән нинди күрсәтмә бирелгәнлектән торачак. Элек биш мең сум штрафка ничектер түзәргә була иде әле. Ә бу яңа канун өлгесенә күрә, ярты миллион сум һәм аннан да күбрәк сумнар турында сүз барганда – бу мәгълүмат чараларына бик җитди һөҗүм булачак. “Дождь” телеканалы, “Эхо Москвы”, “Новая газета” кебекләр дә бу эзәрлекләүгә түзә алмаячак. Бу авызны ябу өчен яңа ысул булачак. Брежнев вакытында психушкалар иде, хәзер икътисади яктан буарга телиләр.

Күпләр көзгә таба протест чаралары кимер дип фаразлый. Минем карашымча, ул арта гына барачак. Ахмаклыклар артканга халык арасында күңелләре кайтканнар нык күбәячәк. Кешеләр протест чараларына чыгачак һәм менә мондый кысулар хакимияткә каршы эшләячәк. Бу репрессия ысулы оппозицион фикердәгеләрне арттырачак кына”, ди Әхмәтов.
XS
SM
MD
LG