Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наил Нәбиуллин сәяси ачлык игълан итә


Наил Нәбиуллин тоткарланган һәм кулга алынган мөселманнарны яклап чыгыш ясый. 29 июль 2012
Наил Нәбиуллин тоткарланган һәм кулга алынган мөселманнарны яклап чыгыш ясый. 29 июль 2012

Сәламәтлеге сәбәпле хәрби хезмәткә алынмаска тиеш булса да "Азатлык" татар яшьләр берлеге җитәкчесе Наил Нәбиуллинны медицина тикшерүе узарга хәрби комиссариатка чакырганнар. "Универсиада алдыннан һәм бу спорт уеннары барганда сәяси белдерүләр белән чыкмасын өчен миннән котылмакчы булалар", ди Нәбиуллин. Ул өч көнлек ачлык игълан итә.

Наил Нәбиуллинны 20 февраль көнне Норлат хәрби комиссариатына, ә 22 февральдә Казан комиссариатына медицина тикшерүе узарга чакырганнар. "Норлаттан өйгә кайтырга мөмкинлек бирерләр, ә Казан хәрби комиссариатыннан чыгармыйча алып китәргә дә мөмкиннәр", ди Нәбиуллин.

Ул хәрби комиссариатка үзен армиягә алуны Татарстан президенты аппаратыннан кушкан булырга мөмкиннәр дип шикләнә. Октябрь аенда Төркиянең Татарстандагы консуллыгы янында пикет үткәргәч, президент аппараты җитәкчелегенә әлеге гамәлнең ошамавы турында хәбәрдар.

"Казанда Универсиада үтәргә күп вакыт калмады. Уеннар башланганчы һәм спорт уеннары барган вакытта берәр төрле сәяси шигарләр белән ялгыз пикетка чыгар, Татарстанны башка илләрдән килгән спортчылар һәм журналистлар алдында оятка калдырыр дип куркуга калган алар. Бу иң беренче чиратта мине юкка чыгару өчен сәяси кушылган эш булып тора", ди Нәбиуллин.

Күпме дәвам итәчәге билгеле булмаган ачлык игълан итәчәкмен
Нәбиуллинга сәламәтлеге начар булу сәбәпле 2007 елда хәрби билет бирәләр. Аның сәламәтлеген башта Норлатта, аннан Чистайда, соңыннан Казанда тикшерәләр. Казан табиблары икенче дәрҗәдә яссы табанлылык (плоскостопие) һәм артроз диагнозы куя. Хәрби хезмәткә яраксыз дип хәрби билет тапшырыла. "Әлеге документ нигезендә мине сугыш башланган очракта гына хәрби хезмәткә ала алалар. Әгәр кабат медицина тикшерүе узарга кирәк булган булса, ул хәрби билетта күрсәтелер иде", ди Нәбиуллин.

Наил фикеренчә, әгәр армиягә алып китәләр икән, ул аннан әйләнеп кайтмаска, юкка чыгарырга мөмкиннәр. Аның 20 февраль көнне башланган ачлык гамәле өч тәүлек дәвам итәчәк. "Әгәр аларның канун бозып хәрби хезмәткә алу басымы тукталмаса, мин күпме дәвам итәчәге билгеле булмаган ачлык игълан итәчәкмен", ди Нәбиуллин.

Ачлык Татар иҗтимагый үзәге бинасында үтәр, ди Нәбиуллин.

Нәбиуллин соңгы бер ел эчендә үзенә карата булган басымның көчәя генә баруын әйтә. "Татар телен, татар милләтен, төрки халыкларны яклап ясаган чыгышларым, пикетлар өчен узган ел эштән китәргә мәҗбүр иттеләр, арендага алып торган фатир белән проблемнар килеп чыкты, җәен мөселманнарны яклаганым өчен 20 мең сум штраф салдылар. Басым бик көчле", ди Нәбиуллин.

Нәбиуллин канун бозып хәрби хезмәткә чакырырга җыенуларын прокуратурага шикаять итәргә җыена. Хокуклары бозылу турында Казан хокук яклау үзәгенә дә хәбәр иткән.
XS
SM
MD
LG