Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәиз китте, мөфти вазифаларын Сәмигуллин башкарачак


Камил Сәмигуллин
Камил Сәмигуллин

Илдус Фәиз чигенгәннән соң Татарстан мөфтие вазифаларын башкаручы итеп «Тынычлык» мәчете имамы, 28 яшьлек Камил хәзрәт Сәмигуллин билгеләнде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте пленумы утырышында Илдус хәзрәт Фәизов мөфти вазифасыннан китүен рәсми белдерде. Ул моны сәламәтлеге сәбәпле дип аңлатты. Шулай ук аның беренче урынбасары Габдулла хәзрәт Әдһәмов та вазифадан китте. Пленумда катнашучылар мөфти вазифаларын башкаручы итеп бертавыштан «Тынычлык» мәчете имамы Камил Сәмигуллинны раслады.

Бүген Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов та 8 март уңаеннан хатын-кыз журналистлар белән очрашуда сорауларга җавап биреп Камил хәзрәт белән күрешеп сөйләшкәнлеген һәм аның акыллы, алга карап эш йөртә торган кеше булуын әйтте.

«Рухани ул белемле, тыныч һәм кешеләрдә ышаныч тудыра торган булырга тиеш. Миңа ул нәкъ шундый кеше кебек тоелды», диде Миңнеханов «Бизнес Online» журналистына.

Алдагы көнне Руслан Айсин Камил хәзрәт турында Татарстанда аз беләләр, шуңа аңа ниндидер дәгъвалар белдерүчеләр күп булмас дигән фикерен әйткән иде.

Сишәмбе көнне "Азатлык" татар яшьләре берлеге Сәмигуллиннан канәгатьсезлек белдереп пикет үткәрде.

“Мөфти вазифасына Мәскәү тарафыннан Камил Сәмигуллин исемле бер кеше тәкъдим ителә. Без аның бик кадими, антилибераль агым әгъзасы булуын ишеттек. Бу агым Татарстанга һәм мөфтияткә тагын да зуррак таркаулык китерер дип уйлыйбыз. Безнеңчә, Татарстан мөселманнары арасында фетнә чыгару кирәк түгел. Без Татарстанда мөселманнарның берләшүен телибез", диде берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин.

Камил Сәмигуллин соңгы ике елда Татарстан мөфтиятенең нәшриятына җитәкчелек итә. Ул 2000-2003 елларда Казанның “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә белем ала. 2003 елда Дагыстандагы Төньяк Кавказ ислам университетына керә, аннан укырга Төркиягә күчә. 2007 елга кадәр Истанбулның “Исмаил ага” мәчете каршындагы кадимчеләр мәдрәсәсендә суфый шәех Мәхмүд әл-Уфида укыган. Тумышы белән Мари Иленнән, үзлегеннән татар телен өйрәнгән. Соңгы вакытта Русия ислам университетының шәригать фәннәре факультетында белем алган.

Утырыш алдыннан Азатлык хәбәрчесе анда катнашучыларның фикерләрен белеште.
Имамнар яңа мөфтине күрергә җыелды
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:01:42 0:00
XS
SM
MD
LG