Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыдагы Тукай бүләге язучы Рәшит Бәшәргә бирелде


Тукай көнендә укучылар җырлар, шигырләр башкара. Чаллы, 26 апрель 2013 ел
Тукай көнендә укучылар җырлар, шигырләр башкара. Чаллы, 26 апрель 2013 ел

Быел шәһәр хакимияте, башкарма комитеты әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә уңышка ирешкән шәхесләрне бүләкләү буенча карар кабул иткән иде. Йөз мең сум күләмендәге акчалата бүләкләр 26 апрельдә Тукай туган көнне тапшырылды.

Моңа кадәр дә сәнгать, мәдәният, әдәбият юнәлешендә алга киткән, бу юнәлештә үзләреннән өлеш кертүчеләрне Чаллыда беркадәр бәяләп килделәр. Ләкин быелгы бүләкләү шактый зурдан иде һәм аны Тукай туган көнгә туры китереп тапшырулары игътибарга лаек. Мондый хәл Чаллыда беренче тапкыр булды. Кайберәүләр инде Чаллы үзенең Тукай премиясен булдырды дигән фикерләрен дә ирештерде. Шулай да хакимиятнең бүләкләү турындагы карарында рәсми рәвештә “2013 елда әдәбиятта һәм һәм сәнгатьтә ирешкән казанышлар өчен” диелә. Халык моны Тукай бүләге дип кабул иткән икән, шулай булсын.

Рәшит Бәшәр
Рәшит Бәшәр
Шәһәрдәге шушы беренче бүләккә - 100 мең сумга язучы Рәшит Бәшәр махсус комиссия утырышында иң лаеклы дип табылган. Сәнгать тарафына килсәк, шушы ук күләмдәге акча “Наигрыш” уен кораллары ансамбле җитәкчесе Николай Федоровка бирелде. Бүләкләр 26 апрель көнне Тукай һәйкәле янында узган тантанада тапшырылды. Шушы чара барышында без Кукмара районы Янил авылында туып үскән Рәшит Бәшәрнең бүгенге уй-кичерешләре белән кызыксындык.

“Гомерем буе татар балаларын үстерергә, аларга шигырь-хикәяләрем аша чын кеше булу юлларын күрсәтергә омтылдым. Хезмәтләремнең күбесе мәктәп дәреслекләренә дә кертелде. Балалар өчен язу бик авыр. Шуңа да, бүгенге бүләк белән бик горурланам. Рәхмәт, мондый бүләкне булдыручыларга һәм минем иҗатымны бәяләүчеләргә”, диде Рәшит әфәнде.
Тукай көненә килүчеләр
Тукай көненә килүчеләр

Чаллы - зур кала. Анда шундый ук бүләккә лаек булучылар тагын да бардыр. Бу уңайдан язучы, “Көмеш кыңгырау” газеты баш мөхәррире Факил Сафин фикерләрен беләбез.

Факил Сафин
Факил Сафин
“Әдәбият, сәнгать кешеләрен шулай зурлау куаныч та, иҗатка этәргеч тә бирә. Әдәбият номинациясендә мондый бүләкне зур әдибебез Рәшит Бәшәргә бирү безнең барыбызны да сөендерде. Ул безнең газетның даими авторы да. Аңа лаеклы каләм хакы түләү мөмкинлегебез дә юк. Менә шушы тантанада аның иҗатын зурлаулары, бәяләүләре чыннан да куандырды”, дигән фикерләрен җиткерде Факил Сафин.

Чаллыда Тукай көннәре барышында Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында укучыларның рәсем сәнгате күргәзмәсе дә оештырылды.
XS
SM
MD
LG