Accessibility links

Кайнар хәбәр

Читада мәкаль арты мәкаль иярә


Читадагы сайлау алды вазгыятенә туры килүче "Чакырылмаган кунак татардан яманрак" дигән урыс мәкале язылган реклам такталары татарларны рәнҗеткән һәм урыс турында мәкальләрне искә төшергән.

Читада өч ел элек кенә чыга башлаган “Вечорка” газеты май башында “юбилей уңаеннан” дигән сытлау белән киңкүләм реклам кампаниясе башлап җибәрде. Газета Байкал арты крае башкаласы Читада гына түгел, крайның күп урыннарында куелучы реклам такталарын урыс мәкальләре һәм әйтемнәре белән тутырмакчы. Газетның баш мөхәррире Владимир Кантемир “Без шул рәвешле бай урыс телен хөрмәтләргә, аның бөеклеген русиялеләрнең исенә төшерергә теләдек, дип белдерде. Басма чараны 120 реклам тактасына "Незваный гость – хуже татарина" дип язудан башларга булган.

Башкала Мәскәүдә "Москва – для русских" дигән сүзләр инде күптәннән гадәткә кергән булса да, күпмилләтле Читада татарларны кимсетүче мондый язмаларның эленүе кайберәүләрнең игътибарын шунда ук җәлеп иткән һәм экстремистик язмалар эленүе турында шикаять алган полиция хезмәткәрләре реклам такталары элүче эшчеләр янына тиз арада килеп тә җиткән. Әмма бу язуны тикшергәннән соң алар күпләргә мәгълүм булган күптәнге бу мәкаль экстремистик түгел дигән нәтиҗәгә килгән.

Читада яшәүчеләр моны губернатор сайлавы белән бәйли

Байкал арты краенда яшәүчеләр исә өч ел элек кенә чыга башлаган “сары” басманың өлкәне миллионнарча сумга төшүче мондый реклам такталары белән каплавын беренче чиратта өлкәдәге сәяси вазгыятькә бәйләп карый. Күптән түгел анда губернатор Равил Гиниятуллинның губернаторлык вазифасы тәмамланды. 8 сентябрьгә билгеләнгән сайлауга кадәр губернатор вазифаларын башкаручы итеп чыгышы белән Якут-Саха республикасыннан булган һәм анда озак еллар эшләгән, 2011 елда Русия Думасына сайланган Константин Ильковский билгеләнде. Гиниятуллинны борынгы урыс мәкалендәге татар итеп, ә Ильковскийны чакырылмаган кунак итеп күрәләр. “Урыс теленең бөеклеген күрсәтү”максатындагы чара өчен меңнәрчә мәкаль арасыннан нәкъ менә шунысын сайлап алу да мондый шикләрне көчәйтә.

"Вечорка"ның баш мөхәррире Владимир Кантемиров
"Вечорка"ның баш мөхәррире Владимир Кантемиров
Киләсе сайлауда өлкәдә җитәкчелекне үз кулына алырга теләүче җирле элитаның бер өлеше губернаторның читтән китерелүен теләми. Берничә җирле сәясәтче бу сайлауда намзәт буларак катнашырга теләвен инде белдергән иде. Рәсми рәвештә сайлау кампаниясе әле башланмаса да, сайлау өндәмәләрен элү әлегә рөхсәт ителмәсә дә, мондый такталарның эленүен күпләр нәкъ менә шушы сайлау белән бәйләп карый. Өч еллык юбилей уңаеннан дигән сылтау белән әлеге урыс мәкален элү чыннан да Ильковскийга каршы көчләрнең шактый хәйләкәр адымы була ала. Моның өчен сайлау канунын бозуда да гаепләп булмый. Газетның баш мөхәррире, Владимир Кантемиров бу реклам такталарының сайлауга бер бәйләнеше дә юк, алар бары тик юбилей белән генә бәйле, ди. Ә кайберәүләр алда торган сайлауны игътибар үзәгендә тотучы “Вечорка”га әлеге реклам такталары өчен акчаны үзенең “Ватандашлар платформасы” фиркасенең Читадагы губернатор сайлавында катнашачагын белдергән һәм урыс булмаган халыкларга мөнәсәбәтен яшермәүче Михаил Прохоров биргән дип исәпли.

ВКонтакте социаль челтәренең “Типичная Чита” төркемендә үткәрелгән фикер белешүдә катнашканнарның бары өчтән бер өлеше генә “Вечорка” мөхәррире сүзләренә ышануын белдергән, өчтән икесе моны кара пиар дип бәяли.

Милләтләрне бер-беренә каршы куюга ризасызлык белдерелә

Чаллыдагы Татар милли хәрәкәте җитәкчеләре бу реклам такталарын элдерүче басманы да, полициянең гамәлләрен дә хөкем итеп чыкты һәм Татарстан җитәкчелеген моңа бәя бирергә чакырды.

Иван Печенин
Иван Печенин
Байкал арты ягының ветераннар шурасы бу реклам такталарын тикшерүне таләп итеп ФСБга, полициягә һәм крайның канун чыгару шурасына мөрәҗәгать итәчәген белдерде. Шура рәисе Иван Печенин фикеренчә, бу реклам такталары милләтара низаг чыгара, Читада яшәүчеләр аларны алып атарга әзер, әмма мәсьәләне кешечә чишәргә кирәк. “Тиздән фашистик шигарьләр дә элә башларлар, без анда да дәшми торырбызмы? Безнең өчен кешенең кайсы милләттән булуы мөһим түгел – Русия Федерациясе ватандашы, шул гына”, ди Печенин.

Заманында татар-башкортларны Монголиягә сөрергә өндәгән мәгълүм сәясәтче Владимир Жириновский исә татарны мыскыллаучы мәкальне реклам такталарыннан алырга гына түгел, гомумән аны онытырга чакыра.

Владимир Жириновский
Владимир Жириновский
“Без беркемне дә мыскылларга яки караларга тиеш түгел. Менә гади бер мисал. Читада “Чакырылмаган кунак – татардан яманрак” дигән урыс мәкален реклам тактасына элүгә Чаллыдан ризасызлык белдерделәр. Нигә алай эшләргә? Ул әйтем урыс телендә бар, аны онытырга кирәк. Нигә? Әлбәттә, татарларда алар урыс гаиләсендә, урыс шәһәрендә һәрбер кунактан яманрак дигән кимсенү булачак”, диде Жириновский “Коммерсант” газетына.

Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Байкал арты крае хакимиятләренең бер милләтне икенчесенә каршы куючы мондый гамәлләргә юл бирүен хөкем итте.

Фәрит Мөхәммәтшин
Фәрит Мөхәммәтшин
“Мондый чараны оештыручылар нинди генә сәяси яки реклам максатыннан эш итмәсен, тулы бер халыкны мыскыллаучы борынгы әйтемнәрне куллану сәяси сукырлык һәм җавапсызлык”, диде Татарстан парламенты рәисе. Мөхәммәтшин фикеренчә, бу урында милләтләрне бер-беренә каршы куя торган түгел, ә берләштерә торган мәкаль отышлырак булыр иде.

Форумнарда урыс турындагы мәкальләрне искә төшерәләр

Интернеттагы форумнарда Читадагы бу хәл турында фикер алышучыларның бер өлеше сүзне бары милли яссылыкта гына алып бара һәм әлеге мәкальне “русская народная мудрость” дип атап аның килеп чыгуы өчен татарлар үзләренең борынгы бабаларына үпкәләргә тиеш, ди. Икенче берәүләр монда экстремизм юк, әмма шул ук вакытта бу бик әхлаксыз гамәл, дип бәяли. Моны губернатор кәнәфие өчен яшерен көрәш дип күрүчеләр ул миллионнарны ветераннарга бирү яки балалар уйный торган мәйданчыклар ясауга тоту файдалырак булыр иде дигән фикер әйтә. Үзен “Шайтан таягы” дип атаучы берәү: Хәзер бу илдә “тарихи традицияләргә” сылтау итеп һәркем татарларны мыскыллый ала”, дип татарларны һәм башка халыкларны “баш күтәрүче фашизмга киртә куярга”, протест белдерергә, хакимиятләргә, халыкара оешмаларга хатлар, шикаятьләр язарга чакыра. Үзен “Чакырылмаган кунак” дип атаучы әлеге мәкальдән соң “Күршең урыс булса – балтаңны билеңдә тот” дигән икенче бер борынгы мәкальне искә төшергәнлеген һәм балаларына әйтеп калдырачагын язган. Форумга кунак буларак кергән тагын берәү, күрәсең, “Съ москалемъ дружи, а камень за пазухой держи” дигән борынгы мәкальне үзгәртеп “С русским дружи, да нож за пазухой держи” дип язып калдырган.

Шулай итеп, бу җәнҗалның ахыры нинди буласын әлегә әйтеп булмаса да, тиражы 7 мең данәгә тулмаган һәм чагыштырмача күптән түгел чыга башлаган “Вечорка”ның даны инде бар илгә таралды дияргә мөмкин.
XS
SM
MD
LG