Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тамашачыны алдаган җырчыга – биш миллион сум штраф


Айдар Фәйзрахманов фонограммаларны тыючы канун өлгесе хакында
please wait

No media source currently available

0:00 0:06:47 0:00

Айдар Фәйзрахманов фонограммаларны тыючы канун өлгесе хакында

Дәүләт Думасында шоу-бизнесны тәртәгә кертүче канун өлгесен карый башладылар. Җырчы концертта тере тавышмы, фонограммамы тыңлатачагын тамашачыга афишада ук күрсәтергә тиеш була. Күрсәтмәсә – акчалата җәзага тартыла.

Фонограмма белән чыгыш ясаучы җыр­чыларга тиздән штраф салырга мөмкиннәр. Русия Дәүләт думасына шул хактагы канун өлгесе кертелгән. Канун өлгесен әзерләүчеләр фикеренчә, җырчы концертында фонограммадан файдалана икән, ул бу хакта тамашачыларга алдан хәбәр итәргә тиеш. Концертка килүчеләргә мондый мәгълүмат бирелмәгән булса, алар билет өчен түләгән акчасын кире кайтара алачак.

Ә җырчыга исә мондый ялган өчен штраф түләргә туры киләчәк. Физик затлар өчен аның күләме 50-150 мең сум, юридик затлар өчен 300 меңнән алып 1 миллион сумга кадәр дип каралган. Канунны кабат бозучылар штрафны 5 тапкыр арттырып түләргә мәҗбүр булачак.

Мондый яңалык татар сәхнәсенә ничек тәэсир итәчәк? Эстрадада җырчылар кимемәсме? Тере тавыш концертлары, тамашачы саны кимемәсме? Бу сорауларны Азатлык хәбәрчесе Татарстанның халык артисты, Русиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахмановка юнәлтте.
XS
SM
MD
LG