Accessibility links

Кайнар хәбәр

Американ президенты быел да "Әсир милләтләр атнасы"н игълан итте


АКШта әсир милләтләрне яклау чарасы
АКШта әсир милләтләрне яклау чарасы

Русия белән мөнәсәбәтләрен яңадан сүтеп корырга тырышкан һәм еш кына Мәскәүгә карата йомшак сәясәт алып баруда гаепләнгән Барак Обама быел да "Әсир милләтләр атнасы" башлануын белдерде.

"Барлык кешеләр дөньяга тартып алынмаслык билгеле хокуклар, шул исәптән яшәү, ирекле һәм бәхетле булу хокуклары белән яратылган. Без бергәләп бу төп өмет утының инде ике гасырдан артык яктыртып торуына, ватандашлык хокукларының саклануына һәм аның тагын да киңрәк таралуына, азатлык хәрәкәтенең көчәюенә һәм һәркем мөмкинлекләргә ия булган җирләрнең артуына ирештек" – АКШ президенты Барак Обама шундый сүзләр белән "Әсир милләтләр атна"сы башлануын игълан итте. Ул 21 июльдән 27 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

Яулап алынган милләтләр атналыгы Кушма Штатларда ел саен июль аеның өченче атнасында үткәрелеп килә. 1959 елда Конгресста кабул ителеп президент Дуайт Дэвид Эйзенһауэр тарафыннан имзаланган канун нигезендә, коммунистик режимнар һәм демократик булмаган хакимиятләр тарафыннан коллыкка төшерелгән халыкларның хәленә иътибар җәлеп итү өчен ил президенты ул милләтләр азатлык һәм бәйсезлек алганчыга кадәр ел саен коллыктагы милләтләр атналыгын игълан итәргә тиеш.

Бу атнада төрле рәсми чаралар, "коллыкка төшкән милләтләрне" яклап демонстрацияләр дә үткәрелә. Ул чараларда элек АКШта яшәүче татарлар да катнашып килде.

Барак Обама үзенең быелгы белдерүендә коммунистик хакимият җимерелгәннән соң күп кенә халыклар бәйсезлек алса да, тоткынлыктагы барлык милләтләрнең дә әле котыла алмавын әйтә. "Иреклек һәм гаделлек нуры Җир шары буйлап таралса да, бик күп халыклар әле дә золым һәм рәнҗетүләр караңгылыгында яши. Дөньяның бик күп өлешләрендә төп иреклекләр тәэмин ителми, канун бары өстенлекләргә ия төркемнәрне генә яклый", диелә бу белдерүдә.

1959 елгы канунда Идел-Урал төбәге дә аерым телгә алына, андагы халыкларның азатлыктан мәхрүм ителүе турында әйтелә, ә урыс халкы башка халыкларны коллыкка төшерүче дип атала. АКШта яшәүче урысларның оешмасы инде күптәннән канун текстының шул өлешен гамәлдән чыгаруга өндәп килә, әмма алар әлегә уңышка ирешә алмады.

Рәсми Мәскәү дә моны "салкын сугыш" калдыгы дип атый. 2008 елда үзләрен урыс интеллектуаллары дип атаган бер төркем американ Конгрессын бу кануннан баш тартырга өндәп чыкты. Әмма әлегә американ президентлары июльнең өченче атнасын ел саен "Әсир милләтләр атнасы" дип игълан итеп килә. Шулай итеп Америка иң югары җитәкчелеге дәрәҗәсендә үзенең әсиргә төшкән милләтләрне азат иту эшенә тугъры булып калуын һәм бу эштә ярдәмен дәвам итәчәген белдерә.
XS
SM
MD
LG