Accessibility links

Кайнар хәбәр

Миллиардерлар саны белән Русия бишенче урынга күтәрелде


Миллиардерлар җанисәбе дөньяда доллар миллиардерларының арта баруын күрсәтә. Русия миллиардерлар саны белән бишенче, Мәскәү дөнья шәһәрләре арасында өченче урында.

Wealth-X һәм UBS ширкәтләренең 2013 елда үткәргән миллиардерлар җанисәбе нәтиҗәләренә караганда, 2013 елда дөньяда доллар миллиардерлары саны 2170-кә җиткән.

Азия – миллиардерлар саны да, аларның күмәк байлыгы да иң тиз арта баручы төбәк. Биредә бер ел эчендә миллиардерлар саны 3,7 процентка, аларның күмәк (барысының байлыклары бергә кушып исәпләнгән) байлыгы исә 13 процентка диярлек арткан һәм тагын биш елдан бу төбәк беренчелек өчен Төньяк Америка кыйтгасы белән ярыша башлар дип фаразлана. Шулай итеп, Җирдәге климат кына түгел, байлар дөньясы да зур үзгәрешләр кичерә дигән сүз.

​Русиядә бер ел эчендә тагын 11 кеше миллиардерга әверелгән. 2012-дә 17 кеше миллиардерга әверелгән иде. Хәзер Русиядә 108 миллиардер исәпләнә һәм аларның күмәк байлыгы 342 миллиард долларга тиң.

Миллиардерлар саны белән дә, аларның күмәк байлыгы белән дә Русия дөньяда бишенче урында тора. Былтыр Русия миллиардерлар саны белән алтынчы урында булса, быел Һиндстан белән урыннарын алмашканнар.

Русия миллиардерларының өчтән ике өлеше (74 миллиардер) Мәскәүдә яши һәм миллиардерлар саны белән Мәскәү бары Нью-Йорк (96) һәм Һоң-Коңнан (75) гына калышып өченче урынны алган.

Русия миллиардерлары арасында җиде татар да бар һәм аларның дүртесе хәзер Татарстанда яши.

Бу җанисәп шулай ук 2009 елгы дөньякүләм финанс кризисыннан соң дөньяда тагын 810 кешенең миллиардерга әверелгәнлеген күрсәтә.

2012 елның июле белән 2013 елның июле арасындагы чорны үз эченә алган хисапта миллиардерлар төрле яклап тикшерелгән, аларның кайсы төбәктә, кайсы илдә, кайсы җенестән булулары, байлыкларының каян килүе турында язылган.

Кыскача алганда, хисаптан тагын менә нәрсәләр аңлашыла:

Бер ел эчендә дөньяда миллиардерлар саны 0,5 процентка, аларның күмәк байлыгы 5,3 процентка арткан.

Европа – миллиардерлар иң күп (766 кеше) яшәгән кыйтга, әмма күмәк байлык ягыннан караганда, Төньяк Америка беренче урында, аларның байлыгы 2 триллион 158 миллиард.

Азиядә бер ел эчендә миллиардерлар саны 18-гә арткан, икенче урындагы Төньяк Америкада 11 яңа миллиардер барлыкка килгән.

Латин Америкасы – миллиардерланың күмәк байлыгы иң аз арткан төбәк, аларның байлыгы бер елда 2,3 процентка гына арткан.

2013 елда миллиардерларның уртача байлыгы 3 миллиард доллар булган.

111 кешенең байлыклары 10 миллиард доллардан артык һәм аларның күмәк байлыгы 1,9 триллион доллар.

Күпләр миллиардерларны гел эш сәфәрләрендә йөрүче, космополит кешеләр дип күз алдына китерсә дә, чынлыкта миллиардерларның күпчелеге туып-үскән җирләрендә яши.

Миллиардерларның 60 проценты үз байлыкларын үзләре туплаган, 40 проценты байлыкны мирас итеп алган яки мирас итеп алып арттырган.
XS
SM
MD
LG