Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Татарстан" һава ширкәте башлыгын эшеннән алу ике ширкәтне кушуга беренче адым була ала"


Бөгелмәдәге һава аланы. Пассажирлар "Ак Барс Аэро" очкычына утыра
Бөгелмәдәге һава аланы. Пассажирлар "Ак Барс Аэро" очкычына утыра

"Татарстан" һава ширкәте җитәкчесе Әхсән Гыйниятуллин эшеннән алынды. Авиация белгече бу хәл "Татарстан" белән "Ак Барс Аэро"ны бергә кушуга беренче адым була ала дип саный.

Чәршәмбе "Татарстан" һава ширкәте ачык акционерлык җәмгыятенең директорлар шурасы ширкәт башлыгы Әхсән Гыйниятуллинны эшеннән алу карары чыгарды. Аның урынына әлегә кем куелганы хәбәр ителмәде.

Ширкәт сүзчесе Гөлназ Миңнеханова Азатлыкка "без үзебез дә аның вазифаларын кем башкарачак, ширкәттә нинди үзгәрешләр булачагын белмибез" дип белдерде. Миңнеханова шура утырышында ничә кеше булганлыгын һәм аңа кемнәр кергәнлеген дә әйтә алмады.

Татарстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы сүзчесе Наилә Клевлеева да министрлыктан утырышта бер генә түрәнең дә катнашмаганлыгын, әлегә Гыйниятуллин вазифаларын кем башкарачак һәм авиация тармагында нинди үзгәрешләр булачагы турында мәгълүмат булмауны белдерде.

3 декабрьгә кадәр Росавиациянең Татарстан бүлеге җитәкчесе булып эшләгән Шәүкәт Умаров Гыйниятуллинны эштән алу "Татарстан" белән "Ак Барс Аэро"ны инде чынлап торып бергә кушу өчен беренче адым булып тора ала дип әйтә.

"Татарстан" һава ширкәтен бу хәлдә һич кенә дә калдырырга ярамый. Уйлавымча, мондый фаҗигаләр бүтән булмасын өчен хәзер Татарстан хөкүмәте уйланган карарлар чыгарырга тиеш. Мин үзем бу ширкәтләрне кушу кирәк дип уйлыйм", дип белдерде Умаров.

Кайбер интернет сәхифәләр "Татарстан" һава ширкәте очкычлары "Ак Барс Аэро"га тапшырыла башлаячак дип тә язып чыкты. Аларга бу хәбәрне Татарстан һава ширкәте тармагында эшләүче берничә белгеч "хәл ителеп бетеп килә торган мәсьәлә" дип раслаган.

"Татарстан" сүзчесе Миңнеханова бу хәлне кире какты. "Бу дөрес хәбәр түгел, имеш-мимешләр генә. Журналистлар безгә шалтыратмады һәм бу хакта бернинди комментар да алмады, әмма шуңа да карамастан мәкаләне чыгарганнар инде", диде сүзче.

Авиация белгечләре фикеренчә, 17 ноябрьдә "Татарстан" һава ширкәтенең Мәскәүдән кайтучы Boing очкычы Казан һава аланына төшкәндә һәлакәткә юлыгып 50 кешенең гомере өзелү ширкәттәге җитешсезлекләргә соңгы нокта булды.

Бу хәлдән соң Азатлыкка “Казан" авиация ширкәте генераль директоры Магомед Закаржаев: "Татарстандагы һава ширкәтләре берләшкән очракта гына яшәп калачак", диде. Аның фикеренчә, соңгы берничә ел эчендә "Татарстан"ның абруе төшә генә барды, бик зур бурычлары булу да аны аска сөйри.

Авиация белгече, Русиянең атказанган очучысы Наил Әхмәтшин да "Татарстан" һава ширкәтенең һәм гомумән Русиядә авиация тармагында бик күп җитешсезлекләр булу һәм аларның бергә кушылуы очкыч һәлакәтенә китерә дип белдергән иде.
XS
SM
MD
LG