Accessibility links

Кайнар хәбәр

Идән астында тотылучы мөселманнарны көненә бер генә ашаталар


Тоткарланган мөселманнар полиция бүлегенең подвалында тотыла
Тоткарланган мөселманнар полиция бүлегенең подвалында тотыла

Татарстанда мөселманнарны тоткарлаулар дәвам итә. Республика мөфтияте мөселманнар дин тоту өчен эзәрлекләнми дип саный.

Татарстанда шартлаткычлар табылу, Түбән Камада ракеталар җибәрелү һәм чиркәүләр яну турындагы мәгълүматлардан соң, кабат мөселманнарны тоткарлаулар башланды. Аеруча да нәкъ шул шартлаткычлар табылды дип белдерелгән Алексеевски, Түбән Кама, Чистайдагы полиция бүлекләре подвалында мөселманнар күпләп тотылуы әйтелә.

Чистайдан өч бала анасы Гүзәл Хөснетдинованың ире Рушанны да бер сәгатькә генә дип алып киткән булганнар, әмма бер тәүлек узгач та ул өенә кайтмаган. Бу хакта Хөснетдинова белән сөйләштек.

Гүзәл, синең иреңне кайчан һәм кайда тоткарладылар?

– Безгә көндезге 11дә ишек шакыдылар һәм паспорт тикшерүләрен әйтеп ишекне ачуны сорадылар. Мин ирем ишекне бикләп эшкә киткәнен әйттем. Алар иремә шалтыратырга куштылар. Иремә шалткыраткач, ул эштән җибәрмәүләрен һәм кайта алмавын әйтте.

Аннары әлеге полиция вәкилләре аның эшенә киткән. Шуннан ирем полиция вәкилләре безгә тентү белән киләчәкләрен әйтте һәм миңа яулыгымны бәйләргә кушып шалтыратты. Алар килеп тентү уздырдылар, үзләре болай әйбәт итеп сөйләштеләр. Шуннан шаһәдә язылган ике каралы-аклы байракны, җиде диск һәм компьютерны алып киттеләр. Компьютерда минем яза башлаган диплом эшем бар иде, чөнки мин 5 курста югары уку йортында укыйм һәм тиздән диплом якларга тиешмен. Мин хәзер инде нишләргә дә белмим.

Шуннан соң алар иремне бер сәгатькә алып китәчәкләрен әйттеләр. Инде берничә сәгать узып та ул кайтмагач без Чистай шәһәре эчке эшләр идарәсенә киттек. Анда Хөснетдинов Рушан дигән кешенең булмавын әйттеләр. Сакта торучы ир кеше исә моны кире какты, чөнки алар бер мәктәптә укыганнар икән һәм аны белә булып чыкты.

Шул ук вакытта ашыгыч ярдәм машинасы килеп җитте. Алар Хөснетдинов янына килүен әйттеләр, ләкин беребезне дә аның янына кертмәделәр.

Ашыгыч ярдәм машинасын кем чакырткан?

– Үзе чакырткандыр, чөнки аңа операция булган иде һәм шуңа борчылганда эче авырта. Әмма мин шалтыратып караганда, аның кесә телефоны инде сүндерелгән иде.

Без өч сәгать көттек-көттек тә аннары урамга чыктык. Шунда безне өстән кемдер фотога төшереп алды. Анда ФСБ вәкилләре бар иде. Шуннан мин кар өстенә "Фикус иремне җибәр" дип яздым. Анда Пикус фамилияле ФСБ хезмәткәре бар, мин аны бераз үзгәртеп Фикус дип яздым.

Шуннан бернигә ирешә алмыйча без өйгә кайтып киттек. Төнлә бернинди шалтыратулар булмады. Иртә белән инде адвокатка киттек. Ул полициянең безгә тентү белән килгәндә калдырган карарын укыды да, бик күп хокук бозулар һәм ялган җинаять эше ачарга мөмкинлекләрен әйтте.

Әлеге карарда: 2013 елның 1 сентябреннән-12 ноябренә кадәр (төгәл көне һәм вакыты билгеләнмәгән) Татарстанның ачыкланмаган урынында ачыкланмаган кеше халыкны куркыту максатыннан шартлату теләге белән 10 литрлы пластмасс савытта фугаслы шартлаткыч эшләгән. Ул ябыша торган лента белән уратып алынган һәм аннан чыбыклар чыгып тора. Аны гамәлгә китергәндә ул кеше үлеменә китерергә, мөлкәткә зыян салырга һәм башка төрле зыян китерергә мөмкин. Бу кулдан эшләнгән шартлаткычны ачыкланмаган кеше халык күпләп йөри торган Биләргә изге чишмә янындагы музей-тыюлыкка алып килгән. Бу Билярдән ике чакрым ераклыкта. Шуңа мәхкәмә өлкән тикшерүче А.Л.Вагановка Хөснетдиновны тикшерү уздыруга рөхсәт бирә, диелгән.

Мин әлеге карарны рәтләп торып соңыннан гына укып чыктым. Полиция булганда куркудан күзләр дә күрмәде. Безгә бернинди Ваганов килмәде, ә Никифоров дигән кеше булды.

Адвокат ниндидер киңәшләр бирдеме?

– Адвокаттан соң тагын Чистайның эчке эшләр идарәсенә киттек. Иремнең югалуы турында гариза язарга теләвемне әйттем. Алар мәгълүмат базасыннан караячакларын әйтте һәм шунда иремнең Алексеевскида булуы ачыкланды. Шулай итеп без Алексеевскига киттек. Шунда эчке эшләр идарәсендә кемнең дә булса чыгуын көтеп утырганда куллары богауланган дүрт мөселманны алып чыктылар. Аларны өченче катка алып менәләр иде. Кыяфәтләре таушалган булуын күрдек.

Аннары ул мөселманнарны җибәрделәр һәм без алардан андагы хәлләрне сораша башладык. Алар мөселманнарның яхшы җылытыла торган подвалда тотылуларын, көненә бер тапкыр ашатуларын һәм сәгать саен чәй бирүләрен әйтте. Кыйнамаганнар. Болай кешечә сөйләшкәннәр. Телефоннарын алганнар. Ул егетләрне биш көн тотканнар, гәрчә башта ике көнгә генә дип әйткән булганнар. Минем иремне бер сәгатькә дип алып китсәләр дә, эшенә шалтыратып аның 48 сәгать булмаячагын әйткәннәр.

Минем иремнең машинасының ачкычы да үзе белән иде, ә машинада акчалар да, документлар да бар. Ачкычны безгә бирмәделәр. Иремә дип җылы киемнәр һәм ризыклар алып килгән идек, бары шуларны гына алдылар. Аны тапшырачакларын әйттеләр, әмма күрешергә рөхсәт итмәделәр. Ярый әле ризыкларны алдылар, анысын да гел алмыйлар икән.

Кайда гына барып нәрсәгә генә сорасаң да – без белмибез дип икенче урынга җибәрәләр. “Әнә җитәкче Егоровка барыгыз”, диделәр. Аның янына килдек, ул бернәрсә белмәвен әйтте һәм кире дежурный частька барырга кушты. Шулай итеп безне йөрттеләр дә йөрттеләр.

Азат ителгән мөселманнар подвалда ничә кеше булуын әйтмәдеме?

– Подвалның шыгрым тулы булуын әйтте. Анда Алексеевски, Яңа Чишмә, Норлат, Чистай һәм Базарлы Матактан мөселманнар бар икән. Алексеевскидагыларны Чистайдагы подвалда тоталар, безнекеләрне киресенчә Алексеевскига алып киттеләр. Күрәсең, туганнарына килергә ерак булсын өчен шулай эшлиләрдер инде. Тагын бер мөслимәнең шулай ук ирен алып киткәннәр. Аның иренә инде террорчылык нигезендә җинаять эше ачканнар. Миңа ирем шаһит кына булачак дисәләр дә, чынлыкта ул шикләнелүче икән.


Мөфтияттә дин тоткан өчен эзәрлекләнгән мөселманнарны белмиләр

Мөселманнарның тоткарлануы турында аңлатма алу өчен Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенә дә шалтыраттык. Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров нигездә сорауга сорау белән җавап бирде.

Хәзрәт, мөфтият мөселманнарның тоткарлануы турында беләме?

Рөстәм хәзрәт Батров
Рөстәм хәзрәт Батров
– Аларны ниндидер ярамаган эш эшләгән өчен шикләнеп тоткарлыйлармы яки мөселман буларакмы? Бездә бит ярты республика мөселман, аларны тоткарламыйлар бит. Димәк дин тоту өчен түгел булып чыга. Яисә инде сез мөселманча яшәгән өчен тоткарлаган кешеләрне беләсезме? Бездә наркотик белән тотылган мөселманнар да бар. Алар мөселман булган дип кенә без аларга да булышырга тиешме?

Дин тоткан өчен тоткарланган мөселманнар турында без ишеткәнебез юк.

Интернетта Диния нәзарәте мөселманнарны яклау өчен берни эшләми дип зарланып язалар.

– Интернетта нәрсә генә язмаслар. Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте быел эшләгән эшләрне әле кем эшли алгандыр – белмим. Мәктәптә яулыклар бәйләүне тыюны хәл иттек. Яулык – ул дини мәсьәлә. Без бит бу өлкәдә уңышка ирештек дип кычкырмыйбыз, без бары тик эшлибез. Шуңа дин тоткан өчен тоткарлау турындагы очракны әйтсәгез, без аны тикшерәчәкбез. Әгәр инде террорчылыкта яки тагын нәрсәдә булса да шикләнелеп тоткарлыйлар икән, без нишли алабыз?

Чистай имамы тикшерү вакытына читләштерелгән

Билгеле булганча, узган атнада Чистайда шулай ук “Нур” мәчете имамы Мөхәммәт Кыямов үз вазифасыннан алынды дигән хәбәр таралды.

Батров бу мөфтиятнең эчке кадрлар мәсьәләсе булуын һәм Татарстандагы соңгы вакыйгаларга катнашы булмавын әйтте. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта Чистайда комиссия эшли икән.

“Без үзебезнең имамнарны тикшерәбез, аларның таләпләргә туры килүен карыйбыз. Аны эшеннән алмадылар, ә комиссия эшләве вакытына читләштерделәр генә”, диде ул.
XS
SM
MD
LG