Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Чиркәү яндыручы"ның әти-әнисе: "Улыбыз газаплаудан аяксыз калды"


Ракыйп Зарипов
Ракыйп Зарипов

Сак астына алынган Рафаил Зариповны полициядә чиркәүләр яндыруны үз өстенә алсын өчен интектергәннәр. Камерада аны битлек кигән кешеләр җенси әгъзасына ток тигезеп җәберләгән. Хәзер ул йөри алмый. 29 яшьлек егетнең ике атна элек беренче баласы үле туган булган, бер атнадан үзенең туган көне. Юбилеен ул реанимациядә уздырырга мәҗбүр.

12 декабрьдә Татарстан эчке эшләр министрлыгы чиркәүләр яндыруда шикләнелүчеләрне кулга алу турында хәбәр итте. Хәбәргә күрә, 22-35 яшьтәге ир-атлар чиркәү яндыруны сентябрьдә планлаштырган, ә идеяны тормышка ашыру карары ноябрь уртасында кабул ителгән.

16-17 ноябрьгә каршы төндә шик астындагы 22 яшьлек егеткә ВАЗ-2112 машинасында 30 яшьлек дусты килгән һәм ут төртүләрне Чистайда Вишневский урамында төзелә торган чиркәүдән башларга тәкъдим иткән. Ул шулай ук бензин белән шешәләрнең әзерләнгән булуын хәбәр иткән, дип белдерәләр хокук саклаучылар.

Җинаять кылучылар төнге бер белән ике арасында чиркәүгә ут төрткәннәр. Берсе чиркәүнең диварларына бензин сипкән, икенчесе яндырып җибәргән. Соңыннан җинаятьчеләр урыннан качкан. Каравылчы ялкынны вакытында сизгән һәм янгынны тиз арада сүндерә алганнар.

Полиция хәбәр иткәнчә, җинаятьчеләр алдагы җинаятьләрен Яңа Чишмә районының Ленино авылында иртәнге бишләр тирәсендә башкарган, анда алар янучан сыеклык тутырылган ике шешә кулланган. Нәтиҗәдә, чиркәү тулысынча янып беткән.

Ут төртүчеләрнең һәм аларның ярдәмчеләренең кем булуы кыска вакыт эчендә ачыкланган. Алар барысы да сак астына алынган. Полиция аларны радикал ислам трафадарлары дип исәпли.

Эчке эшләр министрлыгы сак астына алынган егетләрнең исемнәрен ачыкламый.

“Азатлык” радиосы әлеге егетләрнең берсе - Рафаил Зариповның әтисе Ракыйп Зарипов белән элемтәгә керде. Аның сүзләренчә, барлыгы дүрт егет сак астына алынган: Рәис Шәйдуллин, Марат Сабиров, Айрат Ситдыков һәм Рафаил Зарипов.

Ракыйп Зарипов “Азатлык”ка түбәндәгеләрне сөйләде.

Егет хәлсез рәвештә идәндә яткан булган. Хәрәкәтләнә алмаган, үз көче белән ятакка ята алмаган. Тәне гематомалар белән капланган, умыртка сөягенә, җенси әгъзаларына зыян килгән, сидек куыгы шартлаган.
4 декабрьдә Рафаилне телефон аша Чистай эчке эшләр бүлегенә чакыртканнар. Ул анда әтисе белән үз машинасында барган. Бүлеккә кереп киткәннән бирле Рафаилне күрмәгәннәр. 5 декабрьдә әти-әнисенә аның Түбән Камада вакытлы изоляторда булуын хәбәр иткәннәр. Ике көннән соң Зариповлар улы өчен түләүле адвокат яллаган. Яклаучы Рафаилнең камерасына бары тик 8 декабрьдә генә үтеп керә алган. Егет хәлсез рәвештә, идәндә яткан булган. Хәрәкәтләнә алмаган, үз көче белән ятакка ята алмаган. Тәне гематомалар белән капланган, умыртка сөягенә, җенси әгъзаларына зыян килгән, сидек куыгы шартлаган. Сигәндә кан сия - бөерләренә зарар тигән. Адвокат ашыгыч ярдәм чакырткан. Хәзерге вакытта Рафаил Түбән Кама үзәк хастаханәсенең реанимация бүлегендә ята.

Адвокат гаризасе
Адвокат гаризасе


Җәберләүче полицияләр битлек кигән булган, Рафаилгә күзен капларлык итеп башлык кидергәннәр. Җенси әгъзаларына электр тогы тигезеп интектергәннәр.
Ракыйп Зарипов сүзләренчә, Рафаилне чиркәүләр яндыруны үз өстенә алдырыр өчен шушы хәлгә китереп җәберләгәннәр. Җәберләүчеләр битлек кигән булган, Рафаилгә күзен капларлык итеп башлык кидергәннәр. Җенси әгъзаларына электр тогы тигезеп интектергәннәр.​

“Улыбызда алиби бар. Чистайда чиркәү янган көнне ул өйдә иде. 14-15 ноябрьдә ул минем белән Аксубай районында эштә булды. Ә 16-17 көннәрендә ул хатынын йә хәстаханәгә, йә бала тудыру йортына саклауга алып-кайтып йөрде. Шуның белән мәшгуль булды. Балалары үле туды бит аларның. Мондый кайгы хәлендә ничек ул чиркәү яндырып йөрсен инде”, - дип сөйли Рафаилнең әтисе.

Адвокат гаризасе (дәвам)
Адвокат гаризасе (дәвам)
Рафаилгә 29 яшь. Бер атнадан аның туган көне, 30 яшьлек юбилеен ул реанимациядә уздырачак. Егет әтисе белән бергә эшләгән - Аксубай һәм Чистай районнырында суыткычлар төзәтү белән шөгыльләнгән. Хатыны белән бала көткәннәр. Ләкин 28 ноябрьдә көнне ул үле туган.

Рафаилнең радикал ислам тарафдары булуын әтисе катгый рәвештә кире кага. “Улыбыз бары тик традицион ислам, хәнәфи мәзһәб буенча тормыш итә”, - ди ул.

Мөселман активисты Илмир Имаев интернетка Рафаил Зариповның әти-әнисе белән әңгәмә урнаштырган. Ракыйп Зарипов видеода әйтелгәннәрнең барысын да “Азатлык”ка раслады.


XS
SM
MD
LG