Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Дальний" вәхшилеге бар Татарстанга тарала


Казан хокук яклау үзәге Түбән Камада вакытлы тоткарлау урынында газапланган Рафаил Зариповның яклаучысы булачак. Бу хакта Азатлыкка үзәк юристы Андрей Сучков белдерде. Полиция "Дальный"дан да коточкычрак вәхшилек кылган, ди ул.

Сучков фикеренчә, Түбән Камадагы вакытлыча тоткарлау урынындагы хезмәткәрләр "Дальний" полиция бүлегендә булган газаплауларга караганда да катырак вәхшилекләр кылганнар. Казан хокук яклау үзәгенә Рафаилнең әтисе Рәкыйп Зарипов үтенеч белән мөрәҗәгать иткән.

"Без зыян күргән Зариповның хокукларын яклаячакбыз. Безгә Рафаилнең әтисе мөрәҗәгать итте. 5 декабрь көнне янәсе сөйләшү өчен дип Рафаилне Чистай полициясенә чакырганнар. Бер көн анда тотканнар. Җитмәсә, Рафаил утырып килгән машинаны алып китеп штрафстоянкага куйганнар. Аннан Чистайдан Түбән Камага алып киткәннәр. Шунда ук ике айга сак астында калдыру карары да чыгарылган. 7 декабрьдә әти-әниләре адвокат белән сөйләшә һәм улларын яклау өчен аның белән килешү төзелә. Әмма башта адвокат күпме генә тырышып караса да, төрле сәбәпләр табып, аны Зарипов янына кертмиләр.

8 декабрь көнне генә адвокат зыян күрүче янына керә һәм аның бик авыр хәлдә булуын күреп ала. Адвокат "ашыгыч ярдәм" чакыра, бу вакытта алар янында кизү прокуроры да була. "Ашыгыч ярдәм" Зариповның тәнендәге яраларны, арка сөягенә зыян килүне терки", ди Сучков.

Монда процессуаль яктан да бик күпләгән канун бозулар булганлыгын әйтә ул.

Аның сүзләренчә, 9 декабрьдә адвокат боларның барсын да теркәп тикшерү комитетына шикаять иткән. Әлегә тикшерү комитетының җавабы юк.

Сучков, Зариповның әти-әнисе, адвокат белдерүләреннән соң Рафаил белән "Дальний"га караганда да вәхширәк кыланганнар, дип әйтә. Русиядә тоткарланганнарга карата көч куллануның әледән-әле булып торуын белдерә.

"Бу хәлне хәтта кешене газаплау дип тә әйтеп булмый, аннан да коточкычрак. Бу Татарстандагы гадәти хәлне күрсәтеп тора. Мөнбәрләрдән бездә полициядә көч кулланулар юк дип сөйләнә, ә булган хәлләр киресен – зыян күрүчеләрнең тагын да авыррак хәлдә калганлыкларын күрсәтә", ди Сучков.

Зариповның умыртка сөягенә, җенси әгъзаларына зыян килү, сидек куыгы шартлау, аякка баса алмавы белдерелә. Әти-әнисе полициянең кул белән кыйнап кына түгел, ә җенси әгъзасына электр тогы тоташтырып газаплаганнары турында да сөйли.

Канун, мәхкәмә, прокуратура, президент кая?!

Бу вәхшилекләр интернетта зур шау-шу тудырды. Халык арасында да “Дальний”дан да коточкычрак дип бәяләүчеләр бар.

"Димәк, шешә белән генә көчләү җитмәгән, хәзер инде кешене гаепләү өчен электр җайланмалар кулланалар. Нәтиҗәдә яшь ир, әти буласы кеше аяксыз кала! Ә кая соң канун, мәхкәмә, прокуратура, президентлар?! Кая сез, Конституциягә кул куеп, халык мәнфәгатьләрен яклармын дип ант иткән кешеләр?!” дип яза Facebookка Илдус Садыйк.

Татар үзәге 14 декабрь көнне сәгать 11дә Казанның Бауман урамында митинг үткәрә. Ул Украинадагы вазгыятькә багышланса да, анда Түбән Кама полициясенең вәхшилекләре дә халыкка җиткереләчәк.

Милли мәҗлес рәисе Фәүзия Бәйрәмованың Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка язган хаты укылачак һәм халыкка таратылачак.

"Түбән Кама нефтехимия ширкәтендә кулдан ясалган ракеталар табылуын һәм республикада берничә чиркәү яндырылуын сәбәп итеп, Кама аръягында мөселман-татарларны күпләп кулга алулар башланды. Бу мөселманнарны Түбән Кама, Чистай, Алексеевски төрмәләрендә гаепне үз өсләренә алсыннар өчен коточкыч җәзаларга тартулары билгеле булды.

Хөрмәтле Рөстәм әфәнде, сез бу хәлләр турында хәбәрдармы? Сез бит татарстаннарның иминлеген сакларга ант иттегез, бу татарлар кеше исәбенә кермимени инде? Алар белән ничек кылансаң да ярыймы? Фашистлар да болай ерткычланмаган бит, нигә сез Татарстанда шушы явызлыкларга юл куясыз?! Димәк, Казанның “Дальный” полиция бүлегендә кешене шешә белән көчләп үтерү очраклы хәл булмаган, димәк, бу явызлыклар инде Татарстанда системага кергән булып чыга түгелме?" дип яза президентка Бәйрәмова.

Ул Татарстанда мөселманнарга карата террор туктатылырга, ялган ялалар белән кулга алынган барлык мөселманнар да тиз арада азат ителергә, мөселман-татарларны ерткычларча җәзалаган барлык көч структура хезмәткәрләре дә җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш дип белдерә.
XS
SM
MD
LG