Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дәрдмәнд


Дәрдмәнд
Дәрдмәнд

Дәрдмәнд, чын исеме Закир Рәмиев – ХХ гасыр башының бөек татар шагыйре, җәмәгать эшлеклесе.

1859 елның 23 ноябрендә Оренбур губернасы Эстәрлетамак өязендәге (хәзерге Башкортостанның Мәләвез районы) Җиргән авылында туа. 1862 елның җәендә әтисе, гаиләсен алып, Орски өязенең Юлык авылына күчеп китә. Закирне һәм аның абыйсын башта өйдә укыталар. Аннары Муллакай авылындагы мәдрәсәгә бирәләр. Закир 1880-1881 елларда Истанбулда яши, төрек телен, әдәбиятын өйрәнә.

1890-1900 елларда бертуганнар Шакир белән Закирга аталарыннан Орски өязендәге алтын ятмалары күчә. Алардан 1917 елга кадәр барлыгы 5 тонна алтын табыла. Рәмиевләр алтын приискларының техник җиһазландыруын кайгыртканнар. Приискларда барлыгы 850 эшче көч куйган.

Рәмиевләрнең иганәчелек эше шактый мәгълүм. Алынган табышка алар татар язучыларының әсәрләрен бастырганнар, дистәләрчә мәктәп тотканнар, татар студентларына матди ярдәм күрсәткәннәр, мәчетләр төзегәннәр. Алтын ятмаларын арендага биреп торган башкортларның авылларында үз хисапларына мәчетләр төзегәннәр, мәдрәсәләр ачканнар.

Орскида Закир Рәмиев сәүдәгәр Закир Борнаевның Мәһүбҗамал исемле кызына өйләнә һәм Оренбурга күчә. Анда җәмәгатьчелек эшенә, мәдәни-агарту шөгыленә керешә.

Шакир Рәмиев
Шакир Рәмиев
1905 елдан бертуган Шакир белән Закир Рәмиевләр Оренбурда матбугат чыгару эшен башлыйлар. 1906 елда "Вакыт" газетын (башта атнасына өч тапкыр, аннары көн дә чыга башлый), 1908 елда "Шура" журналын чыгара башлыйлар. "Вакыт"ның мөхәррире Фатих Кәрими, "Шура"ныкы Ризаэтдин Фәхретдин була. Бу ике басма да 1918 елда ябыла.

Октябрь инкыйлабыннан соң типографиясен, алтын приискаларын яңа хакимияткә тапшыра. Закир Рәмиевнең шәхси китапханәсен әрәм итеп, яндырып бетерәләр.

1921 елгы ачлык вакытында халыкка ярдәм итү эшен оештыруга керешә, ләкин авырып китә һәм шул елның 9 октябрендә вафат була.

Википедия язмасы: Дәрдмәнд
XS
SM
MD
LG