Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Туган тел көне искә алынды


Казанда татар телен яклау пикеты
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:11 0:00

21 февраль – Халыкара Туган тел көне Казанда "Азатлык" татар яшьләре берлеге һәм ТИҮ уздырган пикет белән билгеләп үтелде. Оештыручылар сүзләренчә, бу көнне татар халкы туган телен юк ителүдән саклау өчен үз телен яклап фикерен белдерергә тиеш.

Казанның Бауман урамында узган пикетта "Татар телен белмәсәң, дәүләт хезмәтеннән кит", "Мэр Метшин! Оят һәм хурлык! Казан Мәҗлесендә (Дума) татарча сөйләшмиләр", "Дәүләт шурасы рәисе Мөхәммәтшин! Кайчан парламент татар телендә эшли башлый?!", дигән һәм башка урыс һәм татар телләрендә язылган шигарьләр күтәрелде.

Шулай ук Татарстан президенты Рөстәм Миңнехновның һәм Русия премьер-министры урынбасары Игорь Шуваловның кайчандыр татар теленә карата әйткән сүзләреннән өзекләр язылган зур плакатны да күреп булды.

Татар иҗтимагый үзәге вәкиле Галишан Нуриәхмәт, бер Татарстанда гына түгел, бөтен дөньяда татар халкын хөрмәт итүләрен таләп итеп әлеге пикетка чыгуларын белдерде.

"Бүгенге көндә татар халкын хөрмәт итмәү генә түгел, ә бетерү бара. Әйтик дүрт ел эчендә Татарстанда 500ләп татар мәктәбе ябылды, әмма бер урыс мәктәбе дә ябылмады. Русия федерациясендә дүрт мең татар авылы бар. Хәзер аларның берсендә дә татар мәктәпләре калмады, Мәскәү аларның бөтенесен бетерде.

Татар телен саклау өчен татар халкы үз иленә үзе хуҗа булырга тиеш. Инде хәтта Татарстанның президент исемен дә бетерергә телиләр. Татар телен татар халкы үзе сакларга тиеш. Әмма безнең конституция нигезендә татар телен дәүләт сакларга тиешле. Дәүләт гарантиясе булмаганда тел бетәчәк. Ә безнең дәүләт татар телен бетерү сәясәте алып бара. Без бүгенге чарага җаны булган кешеләргә аз булса да туган тел проблемы турында фикер уяту өчен чыктык", дип белдерде ТИҮ вәкиле Галишан Нуриәхмәт.

Көн хәйран салкын булуга карамастан, чара бер сәгать дәвам итте. Пикетчылар янына кайбер урыс һәм татарлар килеп гауга чыгарырга теләсәләр дә, аларны тәртип саклаучылар бик тиз таратты.
XS
SM
MD
LG