Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мәҗлес булса, хәләл булсын


Мәҗлес булса, хәләл булсын
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:03:46 0:00

Мәҗлес булса, хәләл булсын

Казанның "Ярдәм" мәчетендә беренче тапкыр "Хәләл мәҗлес" фестивале оештырылды. Хәләл мәҗлесләр оештыручы Гамил Нур, мондый чаралар белән татар милләтен бергә җыеп, кешеләргә әдәп-әхлак тәрбиясе бирү, ислам динен киң җәелдерү мөмкин, дип саный.

Узган җәйдә генә ачылуына карамастан үз эшчәнлеген төрле чаралар белән бик актив алып барган Казанның "Ярдәм" мәчетендә март башында Хәләл мәҗлес" фестивале үтте. Чарада татар халкында туй мәҗлесләрен ничек итеп хәләл форматта уздыру турында сүз барды. Шулай ук әлеге мәҗлес залларын бизәү, махсус милли киемнәргә хас булган бизәлешләр белән тәэмин итү, хәләл ризыклар белән өстәл әзерләү мөмкинлекләре һәм башкалар хакында да сөйләшенде.

Хәләл туйлар алып бару белән шөгыльләнүче Гамил Нур бу чараны бер дәгъват чарасы дип бәяләде.

"Безнең халык кайгыларны онытып ниндидер бәйрәмнәр ясап үз кәефен үзе күреп ниндидер бер автоном тормыш белән яши. Шуңа күрә аның тормышында мәҗлесләр аерым вазифа башкара. Кызганыч, бу мәҗлесләрдә еш кына хәләл булмаган әйберләр кулланыла. Бу беренче чиратта хәрәм эчемлек. Моның белән күп кенә гаиләләргә бәла, хәсрәт, кайгы килә. Хәмерле мәҗлесләр татар халкының, татар милләтенең үзаңын юкка чыгара. Нәкъ менә шуны булдырмас өчен бу чара оештырылды. Хәләл мәҗлес дип аталган бәйрәмнәргә аракы куелмасын, мөмкин кадәр әдәп-әхлак кагыйдәләре керсен һәм гореф-гадәтләрне хөрмәт итү булсын иде", диде ул.

Гамил Нур бүгенге чараның әлләни искитәрлек шоу програмы булмаса да, моның бер пиар максаты йөртүен әйтте.

"Ярдәм" мәчете әлеге чара белән күп кенә гаиләләргә хәрәмнән башка да бик күп хәләл мәҗлесләр оештырып булуын күрсәтәчәк. Аннан соң мондый чаралар белән татарларның гореф-гадәтләрен дә сакларга кирәк булуы хәтерләтеләчәк. Һәм шулай ук ислам нигезләренә таянган мондый шоу бизнестан ислам дине һәм милли традицияләрне хөрмәт итә торган бер даирә барлыкка киләчәк", диде ул.
XS
SM
MD
LG