Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиягә тагын кайсы төбәкләргә гаскәр кертергә кирәк?


Акмәчеттә Русия хәрбие, 4 март 2014.
Акмәчеттә Русия хәрбие, 4 март 2014.

Мәскәү үз ватандашларын кайгырту нияте белән Кырымга гаскәр керткәндә Русиянең үз төбәкләре җитди икътисади ярдәмгә мохтаҗ.

Журналист Роман Романенко иртәнгә мәшһүр булып уянды. Фейсбукта аның Путиннан Вологда төбәгенә Русия армиясен кертүне сораган язмасын меңләгән кеше уртаклашкан.

“Кырымда рус телле халыкны яклар өчен гаскәр кертүегезне ишеттек. Зур үтенечебез бар - Вологдага да гаскәр кертегезче, без бөтенебез дә монда рус телле һәм безнең хокуклар бозыла”, дип яза "Премьер" медиа-холдингы директоры булган Романенко һәм төбәктәге проблемнарны санап китә: медицина, мәгариф, авыл хуҗалыгы коточкыч түбән дәрәҗәдә. Ә хакимиятне гаделсез сайлаулар ярдәмендә яулаган оккупантлар халык өчен берни эшләми, байлык туплау белән генә шөгыльләнә, ди журналист.

“Вәгъдә итәбез, гаскәр кертсәгез - каршылык күрсәтеп партизан сугышы башламыйбыз”, дип шаяра Романенко.

“Әлбәттә, бу Русиянең Украина һәм Кырымга карата алып барган сәясәтенә тәнкыйть белдерү”, ди Романенко язмасына карата Вологда журналисты Иван Беляев.

“Бу тәнкыйть, сарказм Русиянең үз эчендәге халәтенә, аерым алганда Вологда төбәгендәге хәлләргә бәйле”, ди ул. Беляев үзе дә элек Романенко җитәкләгән "Премьер" басмасында хезмәт куйган.

“Вологданы иң артта калган төбәк дип әйтеп булмый. Икътисади күрсәткечләргә карасаң, ул күршеләреннән алдарак бара. Ләкин барыбер юллар коточкыч начар, инфраструктура бөтенләй юк диярлек. Төбәкнең бурычлары зур, чөнки элекке губернатор төрле проектлар өчен акча алып ятты. Ул бурыч хәзер 10 миллиард сум тирәсе”, дип сөйләде Беляев Азатлыкка.

Иван Беляев
Иван Беляев
Романенконың язмасыннан соң башкалар да аның үрнәгенә иярде.

Тверь төбәгендә яшәүчеләр дә Русия гаскәрен кертүне үтенеп яза:

“Русиядә уртача хезмәт хакы 29700 сум, Украинада - 11 мең сум. Бәхетле русиялеләр һәм украиннар! Тверьдә 400 мең кеше аена 6-8 мең сум алып яши. Тверьне дә Русиягә кушыгызчы!”

Пермьдә яшүчеләр дә Путинга шундый ук үтенеч белән чыккан. Сарказм шаукымы хәтта Германия русларына кадәр барып җиткән.

“Вологданың да, башка төбәкләрнең дә Кырымдагы икътисад белән принципиаль аермасы юк. Ул шулай ук артта калган. Социаль секторда да үстерер әйбер шактый”, дип нәтиҗә ясый Беляев.
XS
SM
MD
LG