Accessibility links

Кайнар хәбәр

Җәмилев бернигә карамый Кырымга кайта


Мостафа Җәмилев
Мостафа Җәмилев

2 майда Мәскәү аша Кырымга кайтучы Мостафа Җәмилевне Мәскәү һава аланында кире борганнан соң, ул Киевка кайтырга мәҗбүр булды. Мәҗлес әгъзасы Ремзи Ильясов Азатлыкка хәбәр итүенчә, Җәмилев Киевтан машина белән тагын Кырымга юл тота.

Мәскәүдә булган вакыйгадан соң Кырымда 3 майга планлаштырылган кырымтатарларның бөтенкырым Хыдырлез милли бәйреме үткәрелмәячәк дип хәбәр ителде.

Хыдырлез бәйреме урынына кырамтатарлар машиналар белән Кырым-Украина чигәнә, Әрмәни базар (Армянски) шәхәренә барып Мостафа Җәмилевне каршылаячаклар. Ремзи Ильясов әйтүенчә, анда милли кырымтатар байраклары белән кимендә меңга якын машина барачак.

Сез Мәскәүдә булган вакыйганы ничек бәялисез дигән сорауга ул “бу – ахмахлык, моны Мәскәү Кырымдагы хакимиятләр әйтүенчә эшләгән дип фаразларга мөмкин. Мәскәү мәсьәләне тиешле дәрәҗәдә белмичә аларның әйткәннәреннән чыгып эш итә бугай. Иртәгә сәгать тугызда лидерыбызны каршыларга барабыз” диде ул. Хыдырлез урынына Мәҗлес митинг үткәрергә җыенмыймы, дигән сорауга Ремзи Ильясов, Мәҗлес нинди карар алса, шуны эшләрбез, диде.

Мәҗлес рәисе Рифат Чубаров Мостафа Җәмилевнең Русиягә кертелмәвен Русия рәсмиләрнең "әхлаксыз гамәле" дип атады (видео):

19 апрель Җәмилев Кырымга машинада килгән иде. 22 апрельдә Кырымнан киткәндә аңа "Русиягә керүне тыю турындагы кисәтү" тапшырылган. Документта имзалар да, мөһерләр дә юк, Җәмилевкә 2019 елга кадәр Кырымга керү тыелуы турында язылган. Ул Кырымга баребер кайтачагын белдергән иде матбугат чараларына.

Кырым хәкүмәте рәисе Аксенов, Җәмилев Кырымга килеп мондагы вазгыятьне какшатырга тырыша, шуңа күрә ул Кырымга кертелмәячәк дип белдерде.

Кырымдагы вазгыятьне күз алдына алып, Җәмилев Хыдырлез бәйремен үткәрүгә каршы чыккан иде. Аның фикеренчә, хакимият бу чараны “кырымтатарлар яңа шартларга риза, бәйрәмнәрен дә үткерәләр” дип, матбугат чараларында да кулланыр иде. Ләкин Мәҗлес утырышында 16 әгъза Хыдырлезны үткерергә дип тавыш бирде, 10 әгъза каршы чыкты. Шуннан соң Җәмилев бәйремдә һичъюгы сәяси шигарләрне чыгарырга тәкъдим иткән иде.

Мәнә шул чарада катнашырга дип кайтканда булса кирәк Җәмилевне Мәскәүдә кире бордылар. Шимбә көнне ул Кырымга Киевтан машинада килә. Аны кире борырга җыеналармы-юкмы, аны каршылаган кырымтатарлар аны ничек каршылаячаклар – әлегә билгесез. 19 апрельдә аны шул ук урында Украина-Кырым чигәннән уздырмаска маташкан Кырым самообороначылары монда кырымтатарлар жыела башлагач Җәмилевны керетергә мәҗбүр булган иделәр.
XS
SM
MD
LG