Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы ТИҮе кырымтатарларны яклап урам җыены уздырмакчы


Чаллы ТИҮе кырымтатарларны яклап урам җыены уздырмакчы
please wait

No media source currently available

0:00 0:04:33 0:00

Чаллы ТИҮе кырымтатарларны яклап урам җыены уздырмакчы

Чаллы ТИҮе утырышында кырымтатарларның бүгенге хәленә бәя бирелде һәм аларны яклап 18 майда урам җыены үткәрү турында карар кабул ителде.

Чаллы татар иҗтимагый үзәгенең 5 майда узган чираттагы утырышында кырымтатарларның бүгенге хәле турында ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов сөйләде.

“Белгәнегезчә, Мостафа Җәмилевне Кырымга кертмәделәр. Меңләгән халык аны туган җиренә кертү өчен зур гамәлләр кылды, ләкин аны уздырмадылар. Бу нәрсәне аңлата – монда инде урыс фашистлары үз көчләрен күрсәтә. Якын арада Владимир Путин белән Төркия җитәкчесе Рәҗәп Эрдоган шушы мәсьәләдә сөйләшергә тиеш.

18 май – Кырым татарларын илләреннән сөрү көне. Башка елларда бу матәмне билгеләү өчен күп илләрдән кырымтатарлар җыела иде. Хәзер инде илгә Мостафа Җәмилевне да кертмиләр, башкаларны да кертмәячәкләр. Вазгыятьне исәпкә алып Мостафа Җәмилев, Рифат Чубаров мөрәҗәгать белән чыкты. Анда, әгәр дә Кырымга уза алмасагыз, сез Европадамы, Азиядәме, кем кайда булдыра ала, шунда оештырыгыз, диелә. Әгәр алар шундый карар кабул иткән иткән икән, без менә Чаллыда, Казанда, Түбән Камада һәм башка шәһәрләрдә үткәрергә тиешбез. Кайда ничек булдырабыз, шунда Кырым татарларын яклап акция үткәрергә тиешбез.

Чаллы ТИҮ бүлмәсендәге белдерү
Чаллы ТИҮ бүлмәсендәге белдерү
​Фәүзия апа Бәйрәмова үз инервьюсында Кырым татарларының Милли Мәҗлесен юкка чыгара башлауларын белдерде. Озак еллар үз эшен башкарган Милли Мәҗлес, урыслар басып алганнан соң, таркатылачак. Шулай итеп, 18 май көнне Кырым татарларын яклап, Җиңү паркында урам җыены уздыру турында килештек. Төгәл вакытын соңрак билгеләрбез."

Рәфис Кашапов шулай ук Казанда урамда узган БТИҮ корылтае уңаеннан 7 майда башкалада мәхкәмә булачагын да хәбәр итте.

“Бүген миңа Казанның Совет районы мәхкәмәсеннән шалтыраттылар, мәхкәмәгә чакырдылар. Анысы урамда оештырылган БТИҮ корылтаен урам җыенына әйләндерү дигән сәбәп белән бәйле. Бу эш буенча 6-7 кеше чакырылуы көтелгән иде, мин соңгысы булырга тиеш шикелле. Күптән түгел Галишан абый Нуриәхмәткә, Наил Нәбиуллинга, Гомәр хәзрәт Батыршага шалтыраттым, фейсбокта яздым, аларны чакырмаганнар. Бу юнәлеш эшне аз гына булса да җиңеләйтә, чөнки мәхкәмә штраф турында карар чыгарса, миңа гына түләргә туры киләчәк. Күп кеше түли башласа авырга чыгачак. Шулай итеп, мин 7 май көнне өченче яртыга Совет районы мәхкәмәсенә чакырулы”, диде Рәфис Кашапов дүшәмбе үткән ТИҮ утырышында.
Утырышта катнашучылар
Утырышта катнашучылар
XS
SM
MD
LG