Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Сөргендә кырымтатар балаларын укол кадап үтерә иделәр"


Сабрие Зейтуллаева
Сабрие Зейтуллаева

Карасубазарда яшәүче 84 яшьлек Сабрие апа Зейтуллаева бар кырымтатар халкы белән 1944 елның 18 маенда Кырымнан сөрелә. Ул сөргенлек хатирәләре белән уртаклашты.

Кырымтатар халкының күпчелеге Урта Азия далаларына сөргенгә җибәрелә, ә Сабрие апа Карасубазарның Ак Кая исемле туган авылыннан Мари Иленә 14 яшендә әнисе, апасы белән сөрген ителә.

– Без урнашкан урында үлем күп булмаган иде бугай, ләкин участоклар зур иде бит, бездә үлмәгән булсалар, башка участокларда, мәсәлән, Суслонгер бар иде, анда үлүчеләр булгандыр. Үзбәкстанда үлүчеләр бик күп булган, безгә моны хатларда туганнарыбыз яза иде. Вафат иткәннәрне жыярга да кеше табылмаган очраклар булган. Хастаханәләрдә булган балаларыбызны да укол кадап үтерә иделәр.

Без барган поездда вагонда булган бер карчык вафат булды. Аны вагоннан чыгардылар, юл кырыена салып киттеләр, аны җирләргә дә ризалык бирмәделәр. Без Мари Иленең Оршански районы Головино авылында баракларда комендант режимы астында яшәдек.

Безгә урманга алып китеп тау кисәргә кушылды. “Эшләсәгез – яшәрсез, эшләмәсәгез – сезгә хәтле монда булганнар кебек үләрсез”, дигән аларны кабул иткән җирле начальник. Кеше башына көненә 6 кубометр агач кисү нормасы куелган иде.

Тау кискәнгә миңа көненә 800 грамм ипи, иждивенецларга, ягъни эшли алмаганнарга 200 грамм ипи бирәләр иде. Апам белән эшләвебез гаиләбезне ачлыктан коткарды, аннары – бәрәңге. Ләкин әнием поезд астында калып һәлак булды. Моннан соң без апам белән икәү калдык. Без бу җирләрдә 7 ел яшәдек.

Сабрие Зейтуллаева сөрген елларын искә ала
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:09 0:00

Үзбәкстанда сөргенлектә булган туганнарыбыз кырымтатарларның күпләп үлүен хәбәр итеп тора иделәр безгә. Еллар узгач сөргенлекнең коточкыч фаҗигаләре, җинаятьләре хакында халык арасында мәгълүматлар тарала башлады.

Минем абыемның улы - 7 яшьлек Сейтумерны (1937 елда туган) укол кадап үтергәннәр Коканд хастаханәсендә. Кич, малайның туганы хастаханәгә барганда кечкенә Сейтумер мине моннан алып китегез, монда керосин белән укол кадап үтереләр дип елап-елап сораган, ләкин аны өйгә алып кайтмаганнар. Иртәгәсенә хастаханәгә килгән туганнарына аның үлүен хәбәр иткәннәр. Аны укол кадап үтергәннәр. Әлбәттә, аны үтергәннәрен кем сөйләсен, беркем сөйләмәс. Үзбәкстанда чыннан да халыкны үтергәннәр, - дип сөйләде Сабрие апа.

Кырымтатар милли хәрәкәте үткәргән халык санын билгеләү документлары буенча сөргенлекнең беренче елларында кырымтатарларның 46,2 %ы һәлак булды. Аларның күпчелеге – балалар, хатыннар, олы яшьтәгеләр иде.

XS
SM
MD
LG